Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы җәмәгать транспорты эшен кәнәгатьләнерлек түгел, дип бәяләде

 Район активы белән планеркада Тимур Нагуманов салкын көннәрдә җәмәгать транспортының сыйфатсыз эшләве, рейсларның тоткарлануы, транспорт хәрәкәте графигы үтәлмәве мәсьәләсен күтәрде.

Ул билгеләп үткәнчә, халык бу проблема турында социаль челтәрләрдә актив язган.

 

Район башлыгы троллейбус идарәсе һәм транспорт идарәсе җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: “Мондый очракларны бетерергә һәм алар кабатланмасын өчен нәтиҗәләр ясарга кирәк. Барлык проблемаларга да социаль челтәр аша җавап бирергә кирәк. Әгәр дә дәгъва бар икән, проблемалар булса, без аларны хәл итәргә омтылабыз, кирәк булса, гафу да үтенәбез.

Проблемаларны күрмәмешкә салышу - безнең алым түгел. Транспорт идарәсе дә чит күзәтүчеләр кебек утырмагыз, әгәр транспорт эшендә проблемалар күзәтелсә, кабинетларда утырмыйбыз, чыгабыз һәм нәрсә булганын урында ачыклыйбыз. Нәрсә дә булса эшлибез, проблемаларны хәл итү юлларын эзлибез. Сезнең эшегез кәнәгатьләнерлек түгел.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса