Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы атна ахырына кадәр шәһәр ишегалларын кардан чистартып бетерергә кушты

Атна ахырына кадәр барлык ишегалларын да кардан чистартып бетерергә тиешләр.

Район активы белән атна саен уздырыла торган традицион очрашуда Тимур Нагуманов юл хезмәтләренә һәм идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итте: “Кар яуган чорда тәүлек әйләнәсе эш алып барылырга тиеш, безнең кардан чистарту өчен берничә көн вакытыбыз бар һәм бер генә очракта да яз көне үзе дә эреп бетә дигән сүз булырга тиеш түгел. Ишегалды территорияләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Анда идарәче компанияләр эшчәнлеге буенча иң күп шелтәләр туа. Шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе бик әкрен булса да, үз бурычын үти. Тулаем алганда, алар шәһәрне 3+ билгесенә чистарталар".

Район башлыгы  шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиевка ишегалларындагы кар чистарту, чыгару һәм җыю эшен шәхси контролендә тотарга кушты.

 

Фото: Әлмәт автомобиль юллары идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса