Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярдәм итәргә яралган җан

Тормыш авырлыкларына бирешмичә, көчле рухлы булулары белән аерылып торган хатын-кыз җитәкчеләр аеруча соклану уята.

Шәһәр инвалидлар җәмгыятенә нигез салган, өч дистә елдан артык физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең мәнфәгатьләрен яклаучы Ләйлә ханым Гайфуллинаны Әлмәттә генә түгел, республикада да бик яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр.

Чибәр, акыллы бу ханым үзенең бар гомерен кешеләрне кайгыртуга багышлаган. Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә яшәүче инвалид хатын-кызларыбызны нинди проблемалар борчый - Ләйлә Фаязовна белән шул турыда сөйләштек.

- Физик мөмкинлекләре чикләнгән ханымнарның күпчелеге өйләрендә утыра инде алар. Әлбәттә, аларга социаль хезмәткәрләр беркетелгән, шулар ярдәм күрсәтә. Ә менә бәйрәм көн-нәрендә игътибар җитен-керәми. Җылы сүз - җан азыгы, диләр бит халыкта. Бәйрәмнәр вакытында инвалид хатын-кызларыбызны шәһәр җитәкчелеге дә онытмасын иде, кечкенә генә булса да бүләкләрен, матур сүзләрен жәлләмәсеннәр иде. Иҗтимагый оешма шул ярдәм белән яши бит, аның керемнәре юк.

Кызганыч, пандемия чорында инвалидларга игътибар кими төште. Шулай да, һәрдаим нефтьчеләребезнең ярдәмен тоеп яшибез. 90 нчы еллардан башлап ярдәм кулы сузалар - рәхмәт аларга. Үзегез аңлыйсыздыр, шул ук коммуналь хезмәтләр өчен дә түләү бар бит әле. Нефтьчеләр булмаса нишләр идек, белмим. Бәлки инде ябылган да булыр идек, мөгаен. Җәмгыятебез шәһәрдә билгеле. Әлбәттә, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр дә бар. Мисал өчен, Үзәк мәчет имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов үзенең тормыш иптәше белән коронавирус вакытында бүләкләр ясап, күпләрне куандырдылар. Шәфәгать Фахразович Тәхаветдинов даими булыша. Мондый шәхесләр безгә ныклы таяныч булып тора. 2000 елларга кадәр оешма-предприятиеләр барысы да бик нык ярдәм итә иде. Шул елларда район башлыгы булган Ришат Фазлытдинович Әбүбакировка чиксез рәхмәтлебез. Аның тырышлыгы белән шәхси милек хокукында биналы булдык. Республикада әле бер генә иҗтимагый оешманың да үз бинасы булганы юк.

Җәмгыятебездә 2500 кеше исәптә торса, шуларның 1500 е - гүзәл затлар. Һәр-берсенең тормышы, язмышы белән кызыксынам, алар өчен куанам һәм борчылам. Үзем дә җиде яшьтән инвалид калган кеше буларак, аларның нинди хис-тойгылар, нинди авырлыклар кичергәнен бик яхшы аңлыйм.

Үзем өйдә укып урта мәктәпне тәмамладым. Инвалид булгач, шулай өйдә утырырга туры килде. Ләкин яшь чакта дүрт стена арасында утырасы килми шул. Әнием миңа үзең чык, йөр, йөрмисең икән - өйдә утырасың инде, диде. Халык арасына чыгу теләгем зур булганга күрә, мин үземне, оялуымны җиңдем. Троллейбус, автобуска утырып йөри, кинога, кибеткә чыга башладым. Шулай итеп үз язмышымны үзем төзедем. Физик мөмкинлекләре чикләнгән ханымнарга гел шуны әйтеп киләм - көрәшергә, сынатмаска, хәрәкәтләнергә, кешеләр белән аралашырга тырышырга кирәк, дим. Менә карагыз, мин сезнең кебек инвалид, култык таягы белән йөрим, ләкин һәрчак позитивта, тормышның, кешеләрнең яхшы якларын гына күрергә тырышам, дип тә әйтәм әле кайберләренә. Бәлки үз мисалымда күп-ләргә үрнәк тә була алганмындыр.

Җәмгыятебез физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында төрле спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар оештыра. Бу үзенә күрә аралашу чарасы да бит әле. Мондый очрашулар вакытында кемнәрдер үзләренә тормыш иптәше таба, гаилә кора. Берничә ел элек мин сыйныфташлар очрашуына барган идем. Күрештек, сөйләшә башладык - барысы да нәрсәгәдер ирешкән. Мин дә каушап калмадым - тормышымнан канәгать, дидем. Бу бит чыннан да шулай. Кияүгә чыктым, эшем бар. Кызганыч, әни булу бәхетенә генә ирешә алмадым. Язмышыма үкенмим - үземне кешеләргә ярдәм итәргә яралган җандыр дип уйлыйм. Ләкин икенче яктан мине хәзер борчу басты - инвалидлар миңа ышанып, гозерләре белән мөрәҗәгать итә, ә мин берни эшли алмыйм. Заманасы шундый, сезнең кебек ярдәмгә мохтаҗлар бик күп, дип, өстәл тулы кәгазьгә ишарәләүчеләргә үпкәләмим дә инде хәзер. Бәлки шулайдыр да. Ләкин йөрәк игелек-ле, мәрхәмәтле кешеләр барыбер бар ул дип тибә. Кайчагында эштән китәсе дә килә, төшенкелек биләп ала, куллар салына.

Тик шунда, үткәннәргә әйләнеп кайтып, башкарылган эшләрне искә төшерәсең дә - кабат өмет чаткылары кабына. Шул ук социаль таксины гына алыйк. Коляскада йөрүче инвалидлар өчен түләүсез йөрү мөмкинлеге тудырылды бит. Бу бит безнең җәмгыятебез тырышлыгы. Кызганыч, торак йортларда инвалидлар өчен ясалган күтәртү җайланмаларын (подъемникларны) гына эшләтеп җибәрү әле дә зур кыенлык-лар тудыра. Бу сорауны мин бик еш күтәреп чыгам һәм аңа шәһәр күләмендә игътибарны арттыру зарур, - дип фикерләре белән уртаклашты Ләйлә Фаязовна.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса