Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язучылар корылтае Әлмәт мәйданында

Татарстан Язучылар берлеге, аның эшчәнлеге турында соңгы вакытларда интернет челтәрләрендә төрле характердагы язмалар еш күренде.

Беренче чиратта моңа Татарстан Язучылар берлеге корылтаеның булмый торуы сәбәпче.

Берлекнең чираттагы XIX Корылтае былтыр июнь аенда узарга тиеш иде. Тик пандемиягә бәйле рәвештә ул узмый калды. Чөнки 300 дән артык язучының шактые өлкән яшьтәгеләр. Аларны бер залга җыю сәламәтлек ягыннан куркыныч, дип аңлатты җитәкчелек.

Ниһаять, 3 мартта Корылтай үтте. Ул өч мәйданчыкка бүлеп үткәрелде: Казанда К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, Яр Чаллы шәһәре мэриясында һәм Әлмәттә. Мондый Корылтай тарихта беренче тапкыр. Әлбәттә, алты дистә елга якын эшләп килүче Язучылар берлегенең Әлмәттәге бүлеге нинди генә вакыйгалар шаһиты булмаган да, кемнәрне генә каршы алып озатмаган.

Корылтай туры элемтә аша барды. Бүлектәге 28 язучының 13 е әлеге чарада Әлмәттән торып катнашты. Өлкән яшьтәге 7 язучы авырып китү сәбәпле катнаша алмады. Ике язучыбыз zoom форматында катнашты. Алтысы исә Казанга барды.

Көттереп ясалган Корылтай шактый җанлы үтте. Дөресрәге, Казан «кайнады». Чөнки язучы халкын иң борчыганы һәм дулкынландырганы рәислеккә кемнең сайлануы иде. Әлеге вазифага төп ике кандидат - җырчы-шагыйрь Рәмис Аймәт һәм шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла күрсәтелгән иде. Корылтай барышында Рәфис Корбан белән Вахит Имамовны да тәкъдим иттеләр. Тик соңгы икесе үз кандидатураларын алды.

Рәмис Аймәт көчле шагыйрь, озак еллар берлек урынбасары булып тәҗрибә туплаган. Оешма эшчәнлегенең «аш бүлмәсе»н яхшы белә, документ эшләрен төгәл алып бара торган шәхес. Ркаил Зәйдулла исә шактый каты, тиешле урында үз сүзен әйтә ала торган, көчле язучы һәм депутат. Әлмәт бүлеге үз тавышларын күбрәк аның өчен бирде. Гомуми сайлау нәтиҗәләре буенча яңа рәис итеп Ркаил Зәйдулла тәгаенләнде.

Сайлау алдыннан биргән вәгъдәләре һәр икесенеке дә шактый кызыклы. Әлбәттә, язучы халкын иң беренче чиратта туган телебезнең торышы, аның дәүләт югарылыгына күтәрелүе кызыксындыра. Татар китапларын пропагандалау, язучыга каләм хакы - гонорар мәсьәләләре дә көн үзәгендә. Яңа рәис ул мәсьәләләрне хәл итүне вәгъдә итте. Кем үлмәгән, шул күрә, ди халык. Исән булыйк, күрербез. Өметсез шайтан гына. Без бит әле шайтан түгел!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса