Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчәкләр гомерен озайтучы

Хатын-кызның һәрвакыт үзенчәлекле булып күренәсе килә. Аны киемнәр, прическа, макияж һәм, әлбәттә, бизәнү әйберләре ярдәмендә ассызыкларга була. Дөрес сайланган бизәк - яхшы стиль нигезе.

Кибетләрдә тәкъдим ителгән бижутерия шактый зур ассортиментта булуга карамастан, еш кына берни дә туры килми сыман.

Бу вакытта үз куллары белән бизәнү әйберләре ясаучы осталар ярдәмгә килә.

Төрледән-төрле үсемлекләр, чәчәкләр, кабырчыклар, ташлар, формалар һәм ювелир эпоксид сумала - болардан Альбина Таһирова хатын-кызлар өчен гаҗәеп матур бизәнү әйберләре ясый. Аның кул эшләренә күз салсаң, сокланып туймаслык. Берсеннән-берсе аерылып тора, чөнки табигатьтә һәрнәрсә кабатланмас.

Җитештерү технологиясе дә гадәти түгел: ювелир эпоксид сумала чәчәкләрнең гомерен озайта, аларның матурлыгын саклый һәм ассызыклый. Ачык катлам астында алар пыяла эченә яки су астына урнаштырылган кебек күренә.

Ике бала әнисе һәм ике онык әбисе Альбина Ягъфәр кызы инде берничә ел бу затлы иҗат белән мавыга. Бизәнү әйберләре ясаганчы, балалар өчен тәм-томнардан панно булдыру буенча мастер-класслар үткәреп йөргән. Хәйрия чараларында катнашкан. Төп эш урыны - «Татнефтегазпереработка» идарәсе. Һөнәре иҗади булмауга карамастан, гаиләсе белән мөмкинлек булган саен табигать кочагына сәяхәт кылалар. Аннан Альбина ханым чәчәкләр, кабырчыклар, гаҗәеп төстәге ташлар алып кайта.

- Беренче тапкыр мондый бизәнү әйберләрен Грушин фестивалендә күрдем, һәм кызыктым. Ләкин сатып алмадым. Шул рәвешле, үземә ясап карарга сәбәп булды. Тирә-юньгә игътибар итсәң, анда да бит могҗизалар бик күп. Кайда гына барсам да, искиткеч үсемлекләр очрап тора. Ерак йөрисе дә юк. Гүзәллек күз алдында. Теләк кенә булырга тиеш, - дип бүлешә оста.

Гаиләсе дә бик иҗади аның. Хоббиен хуплап кына калмыйлар, ә гел ярдәм итеп торалар. Кызы ярминкәләргә бизәкләр ясауда актив булышса, тормыш иптәше киңәшләре белән зур ярдәм күрсәтә. Ике ел элек гаиләләре белән Бөтенроссия конкурсында проект яклап, беренче урын да яулыйлар. Хатын-кыз өчен гаилә бердәмлеге, гаилә ярдәме бик мөһим. Алар булганда, яраткан эш куаныч китерә.

Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан оста «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясе коллективы кызлары өчен дә мастер-класс үткәрде. Һәрбер катнашучы зәвыклы бижутерия иясе булды. Ювелир эпоксид сумаладан үз кулларың белән иҗат итү җиңел түгел икәнен аңладык. Әгәр сездә аның белән эшләү тәҗрибәсе юк икән, гади бизәкләр, әйтик, боҗра яки кулоннар салудан башларга кирәк.

Икенче этап - эш урыны әзерләү. Эпоксид сумала целлофан, полиэтилен һәм силиконга ябышмый, шуңа күрә өстәлгә шуларның берсен җәйсәгез дә була. Эпоксид сумала белән эшләү өчен силикон яки пластик стакан, үлчәү һәм бутау өчен яссы таяк кирәк булачак. Кечкенә стаканга сумала салабыз һәм үлчибез, аннары шул ук стаканга кирәкле пропорциядә катыргыч өстибез. Таяк белән җентекләп бутыйбыз. Перчатка киеп эшләргә киңәш ителә. Сумала әзер булганнан соң формаларга салабыз, өстенә сайланган үсемлекләрне куябыз да, тагын сумала белән каплыйбыз. Бизәнү әйбере әзер диярлек. Хәзер аны киптерәсе генә кала. Альбина Таһирова әйтүенчә, сыйфатлы эш нигезе - эпоксид сумаладан сыекча ясаганда пропорцияне саклау һәм 2-3 көн эшләнмәгә кагылмау.

Бизәнү әйберләре, кагыйдә буларак, бер экземплярда башкарыла, шуңа күрә уникаль һәм гадәти булмаган дизайнга ия.

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса