Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа ачылган кием һәм аяк киеме кибете хәйрия акциясе үткәрде     

Биредә бөтен гаилә өчен кием-салым, аяк киеме белән бергә йорт өчен кирәкле товарлар, шулай ук косметика, парфюмерия, сумка, рюкзаклар, төрле аксессуарлар да сатыла.  Әлеге кибет барлыгы 2 мең кв. м сәүдә мәйданын били.

Шәһәр халкы кибет җитәкчелеге инициативасын уңай бәяләде һәм андагы ассортиментның төрле яшьтәге һәм төрле размерлы кием киючеләр өчен бай икәнлеген аңлады.

Әлмәттә хәйрия акциясе үткәрү турында игълан ителгәч, кибеткә беренчеләрдән булып аз тәэмин ителгән 12 гаилә балалары килде. Балалар үзләренә ошаган кием-салым һәм аяк киемнәрен бөтенләй бушлай алдылар. Бүләк ителгән киемнең гомуми бәясе 100 мең сум тәшкил иткән. Яңа киемнәргә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә шат иде. Аларның күпме акчалары янга калды бит!

 

Мондый вакыйга шәһәр халкына да ошады. Яңа кием тарату акцияләрләре сәүдә нокталары өчен бик сирәк күренеш. Гадәттә, яңа кибет ачылганда, сатып алучыларга бүләк яки дисконт карта өләшәләр. «Мир одежды и обуви» кибете директоры Мархәбәт Рәхмәтов хәйриячелек  теләсә кайсы бизнес өчен мәҗбүри булырга тиеш, дип уйлый. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен «Мир одежды и обуви» кибетендә мондый акцияләр даими үткәрелә.

 

Ачылу тантанасыннан соң, сатып алучылар яңа сәүдә ноктасында куелган товарларның төрлелеген бәяли алдылар. Кибет ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өчен 3 меңнән артык кием һәм аяк киеме, баш киемнәре, плащ, пальто, салкыннарга һәм җылы һава торышына курткалар, футболкалар, толстовкалар, күлмәк, джинсы һәм күлмәкләр тәкъдим итә. Биредә кием-салымнан тыш савыт-саба, көнкүреш техникасы, кухня өчен товарлар, косметика, парфюмерия, сумкалар, рюкзаклар, балалар уенчыклары, урын-җир әйберләре һәм текстиль эшләнмәләре сатып алырга була. Барлык товарлар да уртача бәя категориясендә урнашкан, озакламый язгы киемнәр дә сатыла башлаячак.

 

Марат Рәхмәтуллин, «Мир одежды и обуви» кибете директоры:

«Без бу кибетне ачуга озак һәм җентекләп әзерләндек, килүчеләр өчен максималь уңайлы шартлар тудырдык. Алар моны бәяләр».

 

Әлмәттә «Эссен» сәүдә үзәге Ленин урамы, 126 йорт адресы буенча урнашкан. Аның мәйданы 7888 кв. м. шуларның 6630 ы арендага бирелә. Сәүдә үзәгенең парковкасы 350 автомобиль сыйдыра ала. Бинаны ремонтлау ике айдан артык дәвам итте. Яңа арендатор белән сәүдә үзәге трафигы үсеш алды, монда бигрәк тә  хатын-кызлар белән балалар еш килә.

 

“Эссен Девелопмент” белешмә

 

“Эссен Девелопмент” “Эссен Продакшн АГ”  АҖ коммерция күчемсез милек департаменты, 16 елдан артык девелоперлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Россия Федерациясенең кече шәһәрләрендә гаилә сәүдә үзәкләре белән эшләүдә специальләшә.

Бу вакыт эчендә компания эре федераль һәм региональ арендаторлар – «Детский мир», Decathlon, «Спортмастер», «Бургер Кинг», H&M, Adidas, Х5 Retail Group, «М видео», «Магнит» һ.б. белән эшлекле элемтәләр урнаштырды.

Компаниянең сәүдә үзәкләре Татарстанда, Башкортстанда, Марий Элда, Чувашиядә, Удмуртиядә, Киров өлкәсендә – Россиянең 27 шәһәрендә 40 «Эссен» сәүдә үзәге төзелде. "Эссен Девелопмент"компаниясе милкендә сәүдә үзәкләренең гомуми мәйданы 300 000 м2.

Компания урнашкан шәһәрләр исемлеген киңәйтә – төзелә торган объект Башкортостан республикасының Туймазы административ үзәгендә урнашкан.

«Эссен Девелопмент» - «Эссен Продакшн АГ» АҖ коммерция күчемсез милек департаменты директоры Елена Николаевна Стрюкова MRICS.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса