Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңүчеләрне котлады

4 мартта Әлмәт районы башлыгы үзенең инстаграмында турыдан-туры эфирга кунак итеп “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында җиңүче Гүзәл Зуйкованы чакырган иде.

Ул “Хатын-кыз-ана” номинациясендә беренче урынны яулады.


Гүзәл Зуйкова алты бала тәрбияләве һәм җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнүе турында сөйләде. Аерым алганда, ул “Мир добрых людей” волонтерлык хәрәкәте белән җитәкчелек итә, онкология белән авыручыларга, янгын сүндерүчеләргә, өлкән кешеләргә, ятимнәргә, инвалидларга һәм башка бик күпләргә ярдәм итә. Гүзәл Зуйкова авыр тормыш шартларына эләккән хатын-кызлар өчен матурлык көне оештыра. Киләсе айда ул психология буенча проект оештырырга планлаштыра, анда күп балалы, аз тәэмин ителгән, ялгыз әниләрне чакырачак. Ул кешеләргә ярдәм итәргә теләүче барлык битараф булмаган әлмәтлеләрне үз командасына чакырды.


Тимур Дмитриевич аны һәм беренче урыннарны алганнарны җиңүләре белән, ә гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын — кызлар көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса