Тагын чүп турында...
2000 еллар башында «Татнефть» инициативасы белән шәһәрдән чыгу юлларында чүп түгү өчен бункерлар куелган иде. Әмма, ни сәбәптәндер, алар юкка чыкты.
Якын-тирәдә яшәүчеләргә, шулай ук табигать кочагында ял иткәннән соң шәһәргә кайтучыларга да чүпләрен ташлап китү өчен бу урыннар бик уңайлы иде. Хәзер халык аптырашта.
Ни өчен аларны бетерделәр соң? Бу хакта «Экосервис» директоры Илдар Мортазиннан сорадык. Ул чыннан да Түбән Мактамадан Бөгелмәгә һәм Азнакайга таба китү юлларындагы, ДСРКда, СУ-5 боҗрасында һәм 3 нче УТТ янындагы мәйданчыкларның гамәлдән чыгарылуын раслады.
- Кызганычка каршы, намуссыз предприятиеләр анда төзелеш чүп-чарын, хәтта автомобиль покрышкаларын һәм терекөмешле лампаларын да ташлый башлады. Ә бу экологиягә зур зыян сала. Менә шул сәбәпле аларны бетерергә дигән карарга киленде, - диде ул.
Әмма кешеләр инде күнегеп беткән контейнерларның булмавы шәһәр тирәсендә законсыз чүплек-ләр санын арттырырга мөмкин дип тә борчыла. Бу уңайдан экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Айнур Исхаков болай дип җавап бирде:
- Вәзгыятькә дөрес бәя бирү өчен язны көтәргә кирәк. Кар эрегәннән соң чүпнең күп булуы ачыклана икән, димәк, тиешле чараларны күрергә туры киләчәк. Бөтен нәрсә кешеләрнең ни дәрәҗәдә аңлы булуыннан тора.
Бу мәйданчыкларда ПЭТ һәм макулатура җыю өчен аерым контейнерлар да куелган иде. Элегрәк үт-кәрелгән сораштыру барышында әлмәтлеләр калдык-ларны сортларга аеруның ни дәрәҗәдә мөһим булуына һәм аларның чыннан да аерым эшкәртүгә җибәрелүенә шик белдерде.
Шушы араларда без чүпне сортларга аеру станциясенә барып чыктык. Илдар Мортазин сүзләренә караганда, кышын бер ай эчендә станция территориясенә чүпне аерым җыю контейнерларыннан 8 тоннага якын калдык китерелә, шуның 90 проценты икенчел чималга аерыла, ә калган 10 проценты, ягъни кабат эшкәртү өчен яраксызы, полигонга озатыла. Моннан тыш, предприятие куәтләре тик тормасын өчен һәр көнне конвейерларга каты көнкүреш калдыклары өчен куелган баклардан да якынча өч йөк машинасы чүп салына.
Чүпне сортларга аеру станциясе 2003 елдан бирле эшли, җиһазлары искергән, заман таләпләренә җавап бирми. Шуңа аны акрынлап реконструкцияли башларга планлаштыралар. Кыш көне станциядә биш кеше эшли, җәйгә персоналны 20 кешегә кадәр арттыралар. Эш җиңел түгел, чиста дип тә әйтеп булмый. Аерым җыю контейнерлары булу да эшләрен әллә ни җиңеләйтми. Чөнки сортларга аеру эше кулдан башкарыла. Эшләүче хатын-кызлар пластикны төсе буенча, картонны кәгазьдән аера, кәгазьнең үзен дә гади, ялтыравыклы, газета кәгазенә аерырга туры килә. Контейнерларга пластик яки кәгазь генә салмый кешеләр, кайвакыт көнкүреш чүбе тутырылган капларны да ыргытучылар табыла.
Станциядә 17 яшеннән сортларга аеручы булып эшләүче Елена Мәүлетова болай дип сөйли:
- Мин күрше авылда гына яшим, эшкә вахта белән йөрим. Атнасына биш көн эшлим. Конвейердан килүче калдыклар арасыннан алюмин банкалар, кәгазь, целлофанны, пластикны аерып алам һәм төрле тартмаларга сала барам.
Сортларга аерылган чүп алга таба пресс астына эләгә һәм автомат рәвештә тимерчыбык белән уратыла. Нәтиҗәдә брикетлар барлыкка килә. Аларны Яр Чаллы, Казан һәм Башкортстанга озаталар.
Илдар Мортазин контейнерларга, бигрәк тә макулатура бакларына ут төр-түләренә борчылуын да җиткерде:
- Кешеләр моны юри эшлидерме, белмим. Полициягә гариза язып та карадык, бер генә ут төртүчене дә ачыклый алмадылар. Күрәсең, узып баручы кешеләр саксызлык белән тәмәке төпчеген ыргыта, я булмаса яшүсмерләр шаяра инде.
Узган айда Әлмәтнең төрле районнарында пыяла калдыкларны җыю өчен 80 яңа бак куйганнар, тиздән аларның саны 300 гә җиткереләчәк.
«Экосервис» директоры пыяла калдыкларның да Колшәрип авылы янындагы чүпне сортларга аеру станциясенә озатылачагы, ә аннан эшкәртүгә җибәреләчәге турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта тиешле оешмалар белән килешүләр төзү бара.
Арина Сафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа