Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт волонтерларына рәхмәт белдереп, спектакльләргә чакыру билетлары тапшырдылар

Пандемия вакытында волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләргә, күп балалы гаиләләргә һәм коронавирус белән көрәшүче табибларга түләүсез ярдәм күрсәттеләр. Бу вакыт эчендә алар даими рәвештә үз вакытларын һәм көчләрен бушка сарыф иттеләр, авыр хәлдә калганнарга кайгыртучанлык күрсәтеп, ярдәм иттеләр.

«Кече Ватан мәдәнияте» - «Театрлар-балаларга» партия проекты кысаларында Әлмәт татар дәүләт драма театры нефть шәһәрендә яшәүче волонтерларга өч февраль тамашасына чакыру билетлары тапшырды.

Әлмәт драма театры «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектының хәйрия акцияләрендә даими катнаша. Проект барлык гражданнарның илнең мәдәни тормышында катнашуына үтемлелеген тәэмин итәргә, мәдәни ялны төрлеләндерергә һәм өстәмә белем бирү өчен мөмкинлекләрне киңәйтергә, яшь талантларга ярдәм итәргә тиеш. Проект кысаларында «Кече шәһәрләр театрлары» һәм «Театрлар – балаларга» юнәлешләре тормышка ашырыла.


18 февральдә волонтерлар «Көзге сере» спектаклен карый алдылар, 20 февральдә «Кызлар килде авылга», 22 февральдә «Хыял йорты» спектакльләрен тамаша кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса