Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыннар мәҗмугасы турында хыял

Олыгайгач, адәм баласын туган туфрагы ныграк тарта. Бертуган Юнысовлар белән дә шулай булды ахры.

Миргазиян абый яраткан берәр кешесе турында сөйләгәндә «искиткеч» дип әйтә иде.

Ни белән генә кызыксынмады ул: әдәбият, музыка, рәсем сәнгате, архитектура, скульптура, психология, фәлсәфә - һәрберсеннән хәбәрдар. Дәлилләр китереп, үз фикерен төгәл әйтеп сөйләшә иде.

Язудан арыган чакларында кулына өтерге, пычаклар алып, агачтан төрле метафорик рухтагы сыннар ясый. Сыннарын Баулыга алып кайтып күргәзмә оештырды. Алар турында берәр альбом чыгару теләге барлыгын әйтте. «Якташлар бераз ярдәм күрсәтмәсме?» - иде ул. 1996 елның җәен Миргазиян абый Баулыда үткәрде. Сыннарын фотога төшерергә фотограф Дамир Йосыповны да алып кайткан иде. Матур гына тупланма барлыкка килде. Акча мәсьәләсенә килеп терәлгәч, эш тукталды.

Бәхетне Әлмәттә сынап карарга булдык. Разим Вәлиуллин ул вакытта олы бер хыял белән янып йөри - Әлмәтне Татарстанның нефть башкаласы гына түгел, ә рухи башкала итеп тә күрсәтәсе килә иде. «Рухият» фонды шуның нигезе булырга тиеш. Шул максатлардан чыгып, Разим Вәлиуллин Миргазиян абыйны бирегә күчеп кайтырга күндергән. Җитмеш яшен Миргазиян абыебыз Әлмәттәге яңа фатирда каршылады.

Килеп урнашу белән, картиналар галереясында агач сыннар күргәзмәсен оештырды. Мифологик сыннар остасы Әхсән Фәтхинең Түбән Камадан махсус килеп, күргәзмәне озаклап карап йөргәне, куелган эшләргә сокланып: «Ничек нечкәләп ясаган һәр сынын», - дип әйткәне хәтердә.

Ныклы дуслар табып, күп кешеләрнең ярдәмен тоеп яшәде ул Әлмәттә. Миргазиян абыйның биредәге ихтирамлы, ярдәмле тормышы ул халкыбызның олы иҗат кешесенә булган хөрмәтенең бер чагылышы иде.

Сыннар турындагы альбом мәсьәләсе һаман баштан чыкмый. Разим белән төрле оешмаларга кереп сөйләшеп карадылар, акча мәсьәләсе чишелмәде. Монда, акчадан да бигрәк, сынчы буларак аны аңлаучы табылмады дип уйлыйм. Ахырда ярдәмне «Татнефть»нең ул вакыттагы генераль директоры Ш.Ф. Тәхаветдиновтан сорарга дигән фикергә киленде.

Атна уздымы, Миргазиян абыйны кабул итеп, Шәфәгать әфәнде аңа альбом белән генә чикләнмәскә, ә «Рухият» фонды ярдәме белән бөтен язган әсәрләрен бастырып чыгарырга тәкъдим иткән.

Китапларның тышлык бизәлеше, эчендәге фотоларны урнаштыру, рәсемнәр - барысы да үзе күзаллаганча махсус заказ белән ясатылды. Шулай итеп «Рухият» фонды ярдәме белән Миргазиян Юнысның әсәрләре биш томлык, затлы китаплар булып басылып чыкты.

Кечкенә шәһәр тормышы тар тоелдымы, нәшрият, редакторларга якынрак буласы килдеме - Миргазиян абый Казанга күченде. Озак та тормады: «Юкка киткәнмен икән», - дип уфтанды. Ул Казанда Әлмәттәге кебек авылча, туганнарча мөнәсәбәт табарга уйлагандыр. Әмма зур шәһәр кешесе ябык яши, һәркемнең үз кайгысы. Бу фикерләр аның «Табу һәм югалту» повестенда бик ачык әйтелгән. Казанда бер еллап яшәгәч, яңадан Мәскәүгә китте ул.

Сыннарга килгәндә, ниндидер аңлашылмаучылык чыгып, алтынчы том басылмады, калды сыннар. Соңгы язган хатында: «Өемдә аунап яталар», - дип ачынып искә алган иде. Шулай тәмамланды агач сыннар мәҗмугасы.

Зәрия Хәбипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса