Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элеккечә түгел без генә (ХИКӘЯНЕҢ БАШЫ)

Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа җегәр бирә. Андый көч, ышаныч – иман. Иман – ул иң әүвәл Аллаһка ышану булса, икенчедән, ул күңел сафлыгы, рухи пакълек, изгелек , шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау (Әбҗәд,иман шарты һәм утыз өч аят). Иман — ул Аллаһтан килгән бүләк. Аллаһ иманны безгә әманәт итеп бирде. (“Ибраһим хәзрәтнең хикмәтләре” китабыннан).

Кыз бала өчен әнинең иң кирәк вакытында, ятим калды Гайшә. Алай дисән, әнинең кирәкмәгән чагы бармы икән?.. Җидене бетергән иде ул елны. Әнисе Фатыйма, озак ятмыйча гына, бер атна эчендә китеп барды. Гайшә өч кызның иң кечесе. Ике апасы инде тормышка чыккан, үз гаиләләре, балалары бар. Ә Гайшәгә кадәр туган икесе, бала вакытта ук, Ходай хозурына күчкәннәр. Шуңа Гайшәне, әти-әнисе, иркәләп кенә үстерделәр. Гайшә дә әнисен яратып туймый иде. Әнисе авырып киткәч тә яныннан китмәде ул. Апалары чиратлап килеп торсалар да, Гайшә төнлә, әнисе ята торган агач карават кырына чүмәшеп, башын әнисенең аяк очына куеп арып йоклап китә. Шулай торса әнисе терелер, авыру кире чигенер кебек иде Гайшәгә. Терелә аның әнисе, терелә. Көчле, сабыр хатын ич. Алай гына да түгел, атаклы Мөшәрәф мулла кызы бит әле ул. Авыруын да бик сабыр үткәрә әнисе. Өченче көн күрше Минсәрвәр әби хәл белергә кергәч: “Балам, тәхәрәтем дә бар, өс-башым да чиста, әллә булмаса ясин укыйммы? Файдасы тияр, җиңеләеп китәрсең бераз, – дигәч, – Сәрвәр астай, иртәрәк булыр. Вакыты җитмәгән әле, мин үзем әйтермин”, – диде. И куанды инде Гайшә әнисенең шул сүзләренә, и шатланды. Димәк, әле өмете өзелмәгән, ризыгы бетмәгән болай булгач. Әнисе белми сөйләми аның. Тик, менә, әтиләре Хөсәен генә җилкәсенә аскан йөген сала алмаган төсле, башын аска иеп, аякларын көчкә генә сөйрәп йөри. Өмете киселгән кебек. Сугышларны кичеп кайткан Хөсәен димәссең.    Ниндидер яшел болында күбәләкләр куып йөргәндә, әнисенең тирән-тирән итеп тын алганына, уянып китте Гайшә. Әтисе инде күптән эшкә киткән, ә апалары кичке эшләрен тәмамлаганнан соң гына Гайшәне ял иттерергә дип киләләр. Гайшә әнисенә таба иелде. – Әни, әллә эчәсең киләме? – диде ул. Хәзер менә шушы чүпрәкне юешләп башта бит кулларыңны сөртеп алыйм әле тиз генә. – Шулай ит әле кызым, чиста булсын, – диде Фатыйма, ничектер елмаеп, гел сау-сәламәт кеше кебек. Тавышында бер сыкрану, ыңгырашу калмаган иде. Гайшәгә канатлар үскәндәй булды. Ул почмак якта комганга таманлап су салды да, әтисенең тәхәрәтләнә торган тазын алып килеп әнисенең кроваты янына куйды. Аннан, юа-юа йомшарып беткән сөлгене чылатып, әнисенең бит-кулларын сөртте. – Әле дә ярый син бар, кызым, – диде Фатыйма, бит кулларын сөрткәннән соң. – Кызым, син хәзер минем өс башымны да алыштыр инде, матур булып ятыйм.    Гайшә әнисенең өстенә, ак җирлеккә вак зәңгәр җитен чәчкәләре төшкән, әнисе үзе теккән күлмәген кидерде. Чәчләрен ике толым итеп тарап үргәннән соң, ак яулыгын таратып бәйләтте дә ике битеннән үбеп алды. Бигрәк матур инде аның әнисе. – Кызым, ятканда чәчкә эләгеп җафалый, син ипләп кенә алкаларымны салдыр әле, – диде Фатыйма. – Юганда-ниткәндә җайлы булыр. – Ие шул, иртәгә менә Аллаһ кушып әти мунча ягар, юындырып чыгарбыз, апалар белән, – диде Гайшә, әнисенең алкаларын салдыра салдыра. – Әллә ничек җаным тарыга, кызым, менә бу беләзегемне дә салдыр әле, яме, – диде әнисе. – Хәзер инде бар, Сәрвәр астайны дәшеп чык. Әни чакыра диген. Гайшәнең йөзендәге елмаюы юып алган кебек юкка чыкты. Ул әнисенең күзләренә карады. Аларда эчкерсез моңсу елмаю иде. Гайшә тиз генә, тыкрык аша торган Минсәрвәр карчыкка йөгерде. – Балам, бер-бер хәл юктыр бит, – дип каршы алды аны карчык.  – Юк, юк, киресенчә, әнинең кәефе яхшы бүген. Гел елмаеп кына тора. Чәчләрен дә үрдем, өс-башын да алыштыртты. Менә әле, кереп чыксын дип, сине чакырды, – диде Гайшә. – Хәзер кереп җитәрмен кызым. Бар, син әниең янына чыга тор, – диде карчык, күңеле нидер сизенеп.    Гайшә ишекне ябуга, Минсәрвәр тәхәрәт яңартты. Бүлмә як киштәгә элгән җирдән чиста яулыгын алды, таратып башына япты. Алъяпкычын салып, ике яклап ыштан бөрмәсенә кыстырган күлмәген төзәтте дә, ишегенә таяк кына терәтеп, Фатыймаларга кереп китте. – Кызым, бар Ташкоега чишмә суына төшеп мен, – диде Фатыйма, авырлык белән генә тын алганын кызына сиздермәскә тырышып. – Нәрсәдер шул үзебезнең чишмǝ суын эчәсем килеп китте.    Гайшәнең үсмер йөрәге ниндидер хәтәр нәрсә якынлашканын сизенгәндәй, көзге яфрак кебек, калтыранып куйды. Ишек төбенә җиткәч ул әнисенә тагын бер борылып карады. Аларның карашлары очрашты. Әнисенең күзләренә мөлдерәмә ярату тулган иде. Фатыйма елмайды. Кыз көянтә чиләкләрен асып тыкрыктан Ташкоега төшеп китте. Җәйнең кыл уртасы. Су буендагы Талип талларыннан әрекмән яфракларына тып та тып бал тама. Җир йөзенең бөтен матурлыгы, әйтерсең лә, аларның субуена тулган. Инештә, инде мамык йоннарын каты кавырсынга алыштыра башлаган бәпкәләрен ияртеп, рәхәт кенә йөзеп йөргән ике оя казлары, Гайшәне танып, ярга күтәрелделәр. Гайшә чиләкләрен тутырып чишмәдән су алды да, йөгерә атлый өйләренә ашыкты. Аның тизрәк әнисе янына кайтасы килә иде. Гайшә чишмәгә дип чыгып китүгә, ишектә Минсәрвәр карчык күренде.   – Ни хәлләрең бар, Фатыйма балам? – диде ул, тыныч булырга тырышып.  – Йомгак чорналып бетте, Аллага тапшырыйк Сәрвәр астай. Син ясин чык инде миңа. Менә хәзер вакыты җитте, – диде Фатыйма, кипшенгән иреннәрен ялап. – Мендәрем астында бирнәм белән килгән Коръәнем, шуңардан чык. Ул әкрен генә күзләрен йомды. Карчык юатып бер сүз дә әйтмәде. Чөнки Фатыйманың күзләрендә нур бетмәсә дә, күз алмасының акларына кадәр сары суккан иде. Минсәрвәр карчык ипләп кенә Фатыйманың мендәрен күтәреп китапны алды. Урындыгын җайлап, аның күкрәк турысынарак утырды да, бисмилла әйтеп китапны ачты.   “... Фәсубухәәнәлләзии бийәдиһии мәләкүту кулли шәйъиү вә иләйһи турҗәгүүн. Амин”, – дип Минсәрвәр карчык кулларын догага күтәргәндә, ишектән Гайшә килеп керде. – Ходай хәерле кылсын. Аллаһы теләсә барысы да әйбәт булыр. Ходай кушып, менә җиңеләеп китәрсең әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, карчык Коръәнне кайдан алган булса, яңадан шул урынга куйды. – Аллаһының рәхмәте яусын, йөргән аякларын саваптан булсын, – диде Фатыйма тонык тавыш белән. Көтүләр кайтып, малларын җыеп япканнан соң, Гайшәнең олы апасы Гаҗилә дә килде. Ул әнисенә иелеп: “Әни, менә мин дә килеп җитем. Тавык шулпасы алып килгән идем. Әйдә әле әзрәк кабып ал шуны, хәл кереп китәр үзеңә” – дип, түшәген җайлап, юрганын рәтләп куйды. Әнисе ашау турындагы сүзләрне ишетмәде дә кебек.  – Килгәч бик әйбәт булган, балам, – диде Фатыйма, күзләрен ачмыйча гына. Минсәрвәр карчык чыгып азрак торуга, Фатыйма тирән-тирән тын алып, күзләрен ачмыйча гына ята башлаган иде инде. – Син укы, укы кызым. Бабаңнан ятлаганнарны укы, – дип пышылдады ул. Гаҗилә әнисе ишетелерлек итеп иман кәлимәсен әйтә башлады. Фатыйма кипкән иреннәрен көчкә генә кыймылдатып, кызы артыннан кабатлады. Гайшә исә, әнисенең аяк очында тезләнеп утырган килеш, апасына ияреп “ля иляһы иллә аллаһы” дип мышык-мышык еларга тотынды. Фатыйманың тын алуы әкренәйгәннән әкренәя барып тынды. Гаҗилә укудан, Гайшә елаудан шып туктап, нәрсә булганын аңышмыйча әниләренә төбәлделәр. Фатыйма, күзләрен зур итеп ачып, мөлдерәтеп кызларына карады да, әкрен генә күзләрен йомып бөтенләй тынды. Ире Хөсәен белән кызы Гамилә йөгерә-йөгерә өйгә кайтканда Фатыйманы, авызы ачылмасын өчен яулыгы белән иягеннән бәйләп, аяклары белән кыйблага каратып сузып куйганнар иде инде.   Гайшә әнисенең аякларына капланып үкседе. Әнисе шулай үзе белән ашның тәмен, өйнең ямен, җылысын алып китте.  Авыр, ләкин ни хәл итмәк кирәк. Апалары Гаҗилә белән Гамиләнең үз гаиләсе, үз оя-куышы бар. Иң авыры Гайшәгә калды: үзенең ятимлеге, әтисенең ялгызлыктан бәргәләнүе. Әтисенә авыр булмасын дип, Гайшә кешеләргә яшен күрсәтмәскә өйрәнде. Инде һич тә түзәрлеге калмаганда, качып кына, әнисенең истәлеге булган Коръәнне кулына ала, шуннан җанына тынычлык таба торган булды.  Ике ел дуадак каз кебек каңгырып йөргәннән соң, әтисе кызларын җып, өйләнү хакында сүз кузгатты. Каршы килүче булмады. Ятимлек ачысы, өйгә үги әни килгәч, тагын да куерып китте, җанга тагын да авырырак була барды. Гайшәнең балалык белән үрелгән шат үсмер чагы, әнисенең җеназасын алып китәргә ачкан капкадан чыгып, каядыр, югалды.    Бөтен юанычны эштән тапты Гайшә. Җиде классны тәмамлаганлыкка алган таныклыгын, такта чәйдән бушаган укага төреп, сандыкка салды да колхоз эшенә чыкты. Бер атна гына бригад эшенә йөргән иде, ферма мөдире Гарифҗан абыйсы Гайшәне сыер саварга чакырды.  – Үскәнем, Хәдичә апаңның кулы гөбе кебек шешеп чыкты. Аның урынына кардага сыерларын саварга чыга алмассыңмы икән? – диде ферма мөдире. – Тыңла зинһар, берәүне дә ризалата алмыйм. Кулының шеше кайтканчы гына ризалаш инде. – Ярар, – диде Гайшә. Кеше арасында әз булса да хәсрәтләре таралып китә. Сыерлар арасында елаганы да күренми. Күрсәләр дә, чыш-пыш сөйләнмиләр. – Кайчан барырга, Гарифҗан абый? – Бүген кичке савымга кил инде син, үскәнем. Җинан апаң Хәдичәнең чиләкләрен, феләкләрен күрсәтер.   Баштагы ике көндә кеше рәтенә савып өлгерә алмый интекте Гайшә. Куллары оеп, бармаклары тала, көче бетә. Рәхмәт яугырлары, Җинан апасы белән әтисенә кардәш тиешле Нәмига апасы үзләренекен савып бетерүгә Гайшәгә булыша. Шомырт белән Буян дигән сыерлар һич кенә дә сөтләрен бирмиләр. Хәдичәнең исенә, төсенә ияләнгән әлеге ике сыерның Гайшәне тыңлыйсылары килми иде.  – Гайшә гөлкәем, эштән кайтканда Хәдичә апаңның яулыгын кереп ал әле син. Кайсы мал чит кул тотынса сөтен төшерми торган була. Без үзебез дә шулай итә торган идек, я яулыгын бәйлибез, я халатын киябез, – диде Нәмига апасы. Гайшә кергәндә Хәдичә кулына ниндидер үләннәр ябып, шуларны бәйләргә азапланып утыра иде.  – Ходайның хикмәте, ничекләр генә бәйлим икән инде дип уйлап кына куйган идем. Аллаһ бар шул ул. Әйдә, уз кызым. Менә шуны гына бәйлә зинһар. Их, шул ялгызлыклар, – диде Хәдичә уфтанып. – Хәзер чәйләп алырбыз. Тукта, “Эшкә бармыйм” дип әйтергә керүең түгелдер бит, кызым.   Габдулла абзый Хәдичәсе диләр аны авылда. Бер тапкыр да тормышка чыкмыйча ялгыз картайган карт кыз. Чалгы чүки, печән чаба, утын яра, ат җигә, сыер сава – колхозның тоткасы. – Хәдичә апай, Шомыртың белән Буяның һич кенә дә сөтләрен төшерәселәре килми. Нәмига апа, “Яулыгын булса да сорап тор. Хәдичә исе килгәч җайланып китәләр алар”, дигән иде. Шуңа гына керүем. – Алай гына булса ярар. Мә әле, истә чагында алып куй, аннан онытыла да башлар. Әйдә, әйдә, кунак кызы кебек торма, ал чынаякларны. Гайшә, Хәдичә апасы биргән яулыкны артка чөеп бәйләде дә, чәй ясарга кереште. Хәдичә, ниндидер эш тапкан булып, Гайшәне күзәтте. Йөреше, хәрәкәтләре, бөтен булмышы белән әнисе Фатыйманы хәтерләткән Гайшә, яулыкны чөеп бәйләгәч, тач әнисе булды да куйды. “Гайшә-Фатыйма булган бит бу”, – дип эчтән генә уйлап куйды Хәдичә. – Сагынмаклык өчен туган икән, – дип, Гайшәгә күрсәтми генә күзләрен сөртеп алды.   Чыннан да, әллә яулыкның хикмәте тиде, әллә сыерлар Гайшәгә ияләнделәр, артыннан үзләре ияреп йөри торган булдылар. Савымчы апалар да үз итте Гайшәне. Хәлен аңлап, аның алдында кирәкмәгән сүз сөйләмәделәр. Беркөнне Сǝкинǝ генә, эштән кайтырга чыккач, “Гайшә, әниеңнән хат килмиме соң? – дип куйды. Гайшә барган җиреннән туктап калды, ә дип тә, җә дип тә әйтәде. Яшен дә күрсәтмәде. Хатыннар бердәм Сǝкинǝне сүгеп ташладылар. “Кит тулыксыз нәрсә, шул да булдымы шаяру”, – диде Җинан апасы һәм сүзне икенчегә борып җибәрергә ашыкты.   Үзеннән өлкәннәр белән эшләү Гайшәгә күп нәрсә бирде. Сабырлыкка, кеше алдында сер бирмәскә өйрәнде. Әнисенең “Авызың тулы кара кан булса да, ятлар алдында төкермә” дип әйтә торган сүзенең мәгънәсен менә шушында аңлады да инде ул. Бик яшь булса да, аңлады. Эштә әкренләп кенә йөзенә елмаю кайтты. “Эшкә өйрәтеп үстермәгән”, дип әнисен начар исем белән телгә алмасыннар өчен, кайда нинди эш бар шунда йөгерде, батырып эшләде. Тик үги әни Закирә барыбер ыргаклы булды; эләгергә җай таба торды. Беркөнне көтүләр кайтып, ябасын карап япканнан соң, арып-талып Гайшә өйгә кергәндә Закирә Фатыймадан калган сандыкны ачып куеп нәрсәдер эзләп маташа иде. Гайшәнең кергәнен абайламый калды булса кирәк. “Закирә апа, нәрсәдер югалттыңмы әллә?” дигәнененә сискәнеп китте. Сандык капкачы, кулыннан ычкынып китеп, шапылдап ябылды. “Абау, Гайшә, куркыттың бит, җаным”, – диде Закирә, әйбер урлап тотылган кеше кебек, уңайсызланып.   – Анда әнинең төсе итеп саклап тота торган кием-салым да, әнинең үз кулы белән миңа бирнәлек итеп суккан ашъяуклык-тастымаллары гына. Башка нәрсә юк, – диде Гайшә. – Ай Аллам, мин ул киемнәргә калмаган инде Гайшә. Бер көнне әтиең, Фатыйманың Коръәне бар дип сөйләнгән иде. Шуны гына карый идем. – Закирә апа, син зинһар ачулана күрмә. Әни аны үзе исән чагында да кешегә бирмәде. Үзенә ясинны да шул китаптан чыгарга кушкан. Минсәрвәр әби шулай диде. Ачуланма, бирә алмыйм мин аны сиңа, – диде Гайшә, эчке бер тынычлык саклап.   – Кит моннан, комсомол башың белән шул хан заманыннан калган, тетелеп беткән китапка ябышып ятмасаң. Төннәрен Коръән актарып утырганыңны белсәләр, идарәдәгеләр дә рәхмәт әйтмәсләр. Харап икән, миңа бирсәң, кырыен кимермәс идем, тычкан түгелмен. Эчеңә бәйлә инде алайса, – диде дә, почмак якка кереп китте. Гайшә сандык янына тезләнде, азрак сандыкны кочаклап торды. Әйтерсең лә шапылдап капкачы ябылганда бер-бер җире авыртты. Әнисе авырганда шулай аның аякларыннан кочаклап торырга ярата иде ул. Аннан сандыкны ачып җибәрде. Борынга әнисе исе килеп бәрелде. Гайшә ипләп кенә әнисенең Коръәнен алды да күкрәгенә кысты. Шундый да җылы, шундый да рәхәт, ә җанда әйтеп аңлата алмаслык юксыну ачысы иде. Вакыт-вакыт, әнисен юксынудан, урамга чыгып кычкырырдай була да, тиз генә шушы китапны ала. Әнисенең җаны шушы изге китапның ясин сүрәсенә кереп урнашкан кебек Гайшәгә. Алай гына да түгел, Гайшәнең бөтен сере шушында. Шушы дусты гына бөтен хәсрәтне, бөтен шатлыкны сыйдыра.    – Кызым, әйдә ашарга чык. Әле бит син, эштән кайтканнан соң, һаман ашамаган килеш йөрисең. Әтисенең тавышы Гайшәне айнытып җибәрде. – Чыгам, чыгам әти, хәзер, – дип ул китапны әнисе кебек итеп, ак киндер намазлыкка төрде дә, сандык төбенә салды. Аннан ипләп кенә сандыкның капкачын ябып, өс-башын рәтләгǝч, табынга чыгып утырды. Шул көнне Гайшә белән үги әни арасыннан кара мәче үтте. Кара каршы талашмадылар, закон эзләп сәвиткә бармадылар, тик сердәшләр дә булмадылар. Эләгешеп алырга Закирә җай эзләп кенә торды. Ә тормыш булгач төрле вакыт була. Теләгән кеше җаен таба. “Хастын күрсәң, астын күрәсең” дия торган иде Минсәрвәр карчык. Гайшә аңламый иде элек бу сүзләрне, менә хәзер аңлый башлады. Хәзер ул бик күп нәрсәне аңлый. Үги тормыш рәхәт булса, әкияттә дә рәхәт итеп язарлар иде аны. Әкият ул әкият түгел, ул чын икән.   *** Ерак утардан икенчесенә күчкәндә, сыерларның су эчә торган улакларын күчерергә дип, Гарифҗан абый председательдән тракторы белән Миневәлине сораган иде. Үзендә көч, тазалык икән. Ялгызы төяп бетерде улакларны трактор арбасына. Гайшә булышыйм дип барган иде дә янына, кычкырып көлде генә. – Гайшә, синең чәең тәмле була диләр, бар булмаса миңа да ясап чык әле син. Улак төяү кызлар эше түгел ул, – диде Миневәли. – Кем әйтә аны тагын, – дигән булды Гайшә. – Сүз иясе белән йөрми инде, – дип кычкырды Миневәли, трактор гөрелтесен күмеп.   – Менә анысы начар Миневәли абый. Сүз иясе белән йөрсә дөрес була ул. Ә болай... әллә мин тәмле ясыйм, әллә Нǝзирǝ апа. Ярар, әз генә ял итә тор, болай мактагач, ясап карыйм инде, – дип Гайшә савымчылар йортына кереп китте. Чыннан да, тәмле пешерә чәйне Гайшә. Башкаларның савып бетергәннәрен көткән арада Сәлимә тау итәгеннән әллә ниткән генә үләннәрне җыя да, шуларны сөт өсте белән салмак утта пешереп ала. Эчеп туймаслык була.   Гайшә чәй күтәреп чыкканда, Миневәли иртәнге кояш нурларына изрәп, җир җылысына оеп йокыга китеп бара иде. Гайшә дәшәргәме, дәшмәскәме дип басып торганда, буш чиләкләрен юри шалтыратып әллә каян гына Сǝкинǝ килеп чыкты. – Әстәгъфирулла, кызлар. Улаклар күчерергә Миневәли килде дигән буласыз, монда бит кияү килгән ләбаса. Әзрәк сыер астыннан башларыгызны күтәрегез инде. Кызыбызны урлап китмәсеннәр тагын, – дип, бөтен урман буена шǝран ярды. Сǝкинǝнең тавышына Миневәли сикереп торып, чак кына Гайшәнең кулындагы чәйне төртеп төшермәде. Миневәли сүзсез генә чәйне эчте. Аннан соң, Сǝкинǝгә әйткән булып, савымчы хатыннар ишетелерлек итеп: – Мондый да тәмле итеп чәй пешерүче кызны урласаң да язык булмас, – диде. Гайшә авыз ачып сүз әйтмәде. Чәйне эчеп бетергәнен көтеп торды да, буш кружканы алып өйгә таба юнәлде.   Миневәли инде егерме бишне тутырды. Күптән өйләнергә дә исәбе, тик авыру әнисе булгач, кызларның аңа тормышка чыгасылары килми. Күрше авылныкы Наҗия белән озак йөргәннәр иде. Яраткан да иде Миневәли аны. Тик өйләнү турында сүз чыккач, Наҗиянең “Синең бит ике апаң да бар, бәлки әниеңне алар алып китәр” диюенә, Миневәли кырт кисеп:  – Мин әнине бер кая да илтмим. Минем әни ошамаса, үз әниең белән генә яшә, – диде.  Шуннан соң, ничек кенә сагынса да, Миневәли Наҗия янына бүтән бармады. Насыйбым чыгар әле дип, сабыр итә бирде.    Ерак утарга улаклар күчерергә баргач, Гайшәне күреп, Миневәлинең эченә корт керде. Үги әни белән бик борчаклары пешмәгәнен дә, уңганлыгын ишеткән булса да, ничектер артык игътибар бирмәгән иде. Ә менә ул пешергән үлән чәен авыз итеп карагач, башына уй, җанына җыр керде Миневәлинең. Үзе авырлык күргән кыз, аның хәлен аңлар кебек тоелды аңа. Шулай итеп, кайда эшләсәләр дә, Миневәли Гайшә белән күрешергә җай таба башлады. Яратам дип әйтмәде ул аңа, я феләген күтәреште, я сыерларын бәйләште. Беркөнне кибеттә ипи чиратында торганда Сǝкинǝ Закирәгә: – Кызый, нәрсә соң әле, туйлар кайчанрак? Анда Миневәли артын өзгән кигәвен урынына кайнаша Гайшә тирәсендә. Исе чыкканчы, җибәрү ягын каргыз инде, – диде. – Башка кайгың булмаса, аның өчен бер генә дә кайгырма син, Сǝкинǝ. Ис чыгара торган нәсел баласы түгел, – дип Закирә бик тиз авызын каплады. Кеше арасында үги кызын шулай яклаган ананы, кем инде начар дип әйтә алсын. Өйдә Гайшәне көндәш күрсә дә, кеше арасында сер бирми иде ул. Үзе Сǝкинǝгә шулай диде, үзе эчтән сөенеп куйды Закирә. Җайлап кына Хөсәенгә бу хакта әйтергә кирәк, дип уйлады ул. Алучысы барда китсен, урнаштырыйк, дияр.    Гайшә исә, Миневәлине дус итеп йөри иде, якын дус итеп. Үзен кызганганнарын яратмый ул. Вакыт бөтен нәрсәне дәвалый дигән булалар. Юк, вакыт дәваламый, ә булган югалтуларың, борчу-хәсрәтләрең белән яшәргә генә өйрәтә. Шуңа да Гайшә елмаеп, булдыра алган кадәренә шөкер итеп яшәргә өйрәнде. Миневәли дә Гайшәне иш итте. Аның янында җанына җылылык тапты. Сөйләшкәннәре дә эш турында гына кебек, тик шулай да икесенә дә рәхәт.  Гайшәне сорарга, Хөсәен янына, Миневәли үзе килде. Каткак, кара туң җирне каплап беренче кар төшкән көн иде ул. Көн дип, җомга киче иде. Кичке ашны бүлеп, табынга утырганда ишек шакыдылар. – Керегез, кер. Бу вакытта ишек бикләп утырмыйбыз, кайсыгыз анда? – диде Хөсәен, урыныннан кузгалып. Ул арада ишек ачылып китте дә, елмаеп Миневәли килеп керде. – Нихәл, Хөсәен абзый, – диде ул ике кулын сузып. Исән сау гына яшәп ятасызмы? Гайшә каушады. Табын яныннан тиз генә торды да, әтиләре хәл-әхвәл сорашкан арада, эчке якка кереп китте. Эштә очрашканда бер дә болай булмый торган иде, монда әтисе янында уңайсызланып калды. Закирә дә чаршау артына кереп югалды, үзе шыпырт кына ирләр сүзенә игътибар итте. – Әйдә, уз Миневәли. Мактап кына йөрисен икән, әле генә табын янына утырган идек. Әй, тараканнар кебек кая качтыгыз?! Әйдәгез әле Миневәлигә аш бүлегез. Кызым, Гайшә, син кайда? – Гайшә, әтиең дәшә бит, – дип ысылдады, Закирә, чаршау артыннан гына.  Гайшә кыенсынып кына чыкты да, почмак яктан аш бүлеп Миневәли алдына китереп куйды. Үзе тагын тиз генә эчке якка үтте.  – Әйдә әле Миневәли, тартынып торма. Катык катып җибәр. Итенә дә җитеш. Эшләр барамы? Колхозны алга җибәрәбезме? – диде Хөсәен, ит кимереп.   Тырышабыз инде, Хөсәен абзый. Бөтенең дә авылны ташлап нефтьче булып китсә, авылда кем эшләр соң? – диде Миневәли авызына капкан ашын йотып. – Аннары, әнине калдырып китүе дә уңайсыз. Болай бит әле, нәрсә әйтсән дә, авылда. Самат кыстап караган иде, Кичүгә нефтьчеләрдә бульдозерга үзе янына, напарник кирәк, дип. Нәрсәдер барасы итмәдем. Башы күренсә дә башка авыл бит. Болай, җае чыкканда өйгә кайтып, әнинең хәлен белә алам, – диде ул тәмләп ашый-ашый. – Әниеңне ташламавың әйбәт. Эшләгән кешегә кайда да эш бетми ул. Тик колхозда ялы юк, шунысы авыр. Кая, бит сөртергә берәр нәрсә бирегез әле, тирләтеп җибәрде. Борычы бик яхшы булды, – дип Хөсәен кул аркасы белән маңган сөртеп алды. Гайшә әтисенә тастымал китереп бирде. Ул битен, кулларын сөртә-сөртә Миневәлигә төртеп: – Әйдә син тартынып торма, ашап утыр. Итен аша ипиләп, – дип тастымалын тезенә куйды. – Баш исән булсын, Хөсәен абзый. Эштән курыккан юк анысы, – диде дә, туктап ничек сүз башларга белмичә торды. Аннан бөтен батырлыгын җыеп: – Хөсәен абзый, мин бит олы бер эш белән килдем. Сез каршы килмәсәгез, безнең Гайшә белән бшлы-күзле булырга иде исәп. Нәселне беләсең, яман аты белән даныбыз чыкканы юк. Алтын-көмешкә күмәрмен дип вәгъдәләр бирә алмыйм, ләкин мохтаҗлыкта яшәтмәм, тел белән дә, кул белән дә рәнҗетмәм. – Алай икә-ә-ә-н, – диде, Хөсәен абзый сузып кына. – Хәерле булсын. Үзе нәрсә ди соң? Кызым, Гайшә, син ишетәсеңме безнең сөйләшүне? – Ишетәм, әти. Син каршы килмәсәң, мин риза, – диде Гайшә, эчке яктан. Әлеге сөйләшүне шыпырт кына почмак якта тыңлап торган Закирә куанычыннан нишләргә белмәде. “Берүк, хәере белән генә китсен” диде ул эченнән генә.   Ашлар ашалып бетеп, дога кылганда никах көнен инде тәгаенләп куйганнар иде.    Гайшәне ак мендәрләргә бастырып, бал-майлар каптырып каршы алучы булмады. Трактор кабинасыннан төштеләр дә, бирнәләргә кагылмыйча өйгә уздылар. Миневәли ишекне ачып Гайшәне уздырды да, аның артыннан үзе керде.  – Исәнмесез, – диде Гайшә куркыбрак һәм сүзсез генә елмаеп Миневәлигә карады. – Балалар, сезме? – диде чаршау артыннан Гадилә карчык. – Без әни, без, – диде Миневәли һәм, Гайшәне җитәкләп, әнисе ята торган якка узды. Гадилә карчык ипләп кенә чаршауны ачты. – Исәнме, әни, – дип, Гайшә Гадилә карчыкка ике кулын сузды.  Әни! Ничек рәхәт бу сүзне әйтүе. Җанга гына түгел, хәтта авызга да рәхәт икән бит. Бу сүзнең җылылыгы, йомшаклыгы! Әйткән саен әйтәсе килеп кенә тора. Тансыклаган икән Гайшә бу сүзне. Юк, бу сүзне әйтүнең рәхәтен әнилеләр белмиләрдер. Белсәләр дә аңлап җиткерми торганнардыр.   – Төкле аягың белән, балам. Хәерең, бәхетең белән кил! Улымны санлап, минем авыру икәнне белеп безнең йорт бусагасын атлап керүеңә рәхмәт. Бу йортта сиңа да рәхәт булсын, миңа да рәхәт булсын. Икебезгә рәхәт булса, безнең яндагыларга начар булмас, – дип догага кулын күтәрде. Гайшә белән Миневәли дә янәшә урындыкларга утырып кулларын күтәрделәр. “Ходаем, шушы күтәргән кулларыбызны буш итмә, тигез мәхәббәт, бәхет бир” дип пышылдады Гайшәнең иреннәре.  – Улым, Гайшәне язмыш шактый елатты инде. Син елатма. Ходай каршында ир хакы гына түгел, хатын хакы да бар. Шуны хаклап яшә. Гайшәне нахакка елатсаң, риза бәхил түгел. Йорт җылысы хатында. Син балам, Гайшә, бүгеннән йортны үз кулыңа ал. – Әни, рәхмәт яхшы сүзеңә. Ышанычыңны аяк астына салмам, – дигәндә Гайшәнең иреннәре дерелдәп куйды. – Хуҗабикә булсаң, хуҗабикә бул, әйдә чәй көйләп җибәр алайса, – диде бу моңсу сөйләшүгә дәрт өстәп Миневәли. – Менә шушында хәзер өстәл көйләп куябыз да, өчәүләп бергә чәй эчәрбез. – Ай Аллам, сиңа әйтәм, безнең бит бөтен бирнә тракторыңда калган, – дип көлеп җибәрде Гайшә. – Менә сиңа яшь килен. – Яшьлек шулай инде ул. Улым, бар син алып кер, Гайшә чәй куя торыр, – дип, улына күрсәтми генә, Гадилә карчык яшь киленнең җиңеннән тартты. Гайшә “Нәрсәдер дөрес булмадымы икән әллә”, дип уйлап куйды. Миневәли тиз генә күздән югалды.   – Иреңне – ир, мине – әни ит, балам. Тормышта төрле чак булыр, кешегә сер бирмә. Сине кызганган булып тыңлар да, яныңнан киткәч “шул кирәк сиңа” дияр. Бәхетне “эт”тән түгел, эштән эзлә. Шул сүземне исеңнән чыгарма, – дип ул ялварулы моңсу күзләрен килененә текәде. Гайшәнең күзләреннән мөлдерәмә яшьләре бәреп чыкты. Ул тыела алмыйча Гадиләне кочаклап алды. Бу шатлык яшьләре иде. – Кайда син, мәле мендәр-ястыкларны алып куй, – диде ишектән башын тыгып Миневәли. – Әле сез һаман аерыла алмыйсыз икән, мин инде чәй эчәргә җыендым.   Гайшә эшләп туймый торган җан. Инде, эштән кайтканнан соң, мал-туар яныннан кереп, аш-су хәстәрләп ашагач, тагын берәр эш таба. Я камыр куя, я бәйләү эшенә тотына. Аркасын түшәккә терәп гәҗит карап утырган Миневәли вакыт-вакыт: “Ничек арымый да, ничек гел эшлисе килеп тора икән моның”, дип уйлап куя. Икесе дә бик бәхетле иделәр. Гайшә үзенең авырга калганын белгәч, сөенеченнән елап җибәрде. Шатлыгы эченә сыймады. Миневәлинең эштән кайтканын көтеп арып бетте. Ире исә, Гайшәдән дә ныгак куанды кебек.  – Гайшә, авылда миннән дә бәхетле кеше юктыр. Син берүк үзеңне сакла, – диде ул. – Син кешегә әйтә күрмә. Үзем дә куркам. Чокырны сикергәнче, алдан “Хоп” димик. Алла сакласын. Бу шатлыкны каенанасы белән уртаклашасы килсә дә, түзде. Вакыты җиткәч белерләр дип, шатлыгын җанына яшерде. Кеше күрмәгәндә генә, намазлыгын да сүтмичә, Коръәнне күкрәгенә кысып җанына тынычлык, рәхәтлек ала иде.   Гайшәдәге үзгәрешне  Гадилә карчык үзе сизде. – Гайшә, балам, түгәрәкләнеп киткәнсең бугай. Исәнлек белән табып, тигезлектә үстерегә Аллаһ насыйп итсен. Уңганлыгың алдан йөгерә. Сакланыбрак йөре, күз тидермәсеннәр, – диде ул беркөнне. – Пункытка барып, Гыйльмери килененә күрен. Бу яңалыкка, әнисе әйткән, Гыйльмери килене  – авыл фельдшеры Лениза да куанды. Гайшәгә карта ачып, исәпкә куйганнан соң, карап-танышып чыгарга бер китап биреп җибәрде. Миневәли эштә иде. Каенанасы эчке якта яткан булса да, өйдә әллә ниткән рәсемле китап актарып утырырга уңайсызланды. Мунчага китте. Карындагы бала рәсемен күргәч, Гайшә чак кына кычкырып җибәрмәде. Әстәгъфирулла...   Кара әле, сәҗдәгә тезләнгән кебек бит бу... Лениза янына күренергә баргач Гайшә: – Кара әле, бөтен бала да анасы карынында шулай сәҗдәгә тезләнеп торамы? – диде. Лениза башта аңламый торды. Аннан соң гына: – Ни чыкмаган синнән чыгар. Әйе инде, бөтен бала да карында шулай ята, – диде. – Минке дәме? – Юк, синеке аягүрә кыямда басып тора, һәм биш вакыт намаз укый, ди.  – Укыйдыр, укыйдыр, Лениза. Тугыз ай буе сәҗдәдә ничек намазсыз булсын.   Соң да түгел, иртә дә түгел, үз вакыты җиткәч, Гайшә, тупырдап трган кыз бала алып кайтты. Кояш үзе кергән кебек булды өйләренә. – Кыз бала булуы бик әйбәт. Игелекне кыз баладан көтәр заман килер сезгә. Имезгәндә балаңа бәхет кенә сорама, тәүфикъ та сора. Үзе бәхетле булып та, ул бәхеттән сезгә өлеш чыкмаска мөмкин, балам. Тәүфигы булса, бәхете дә булыр. Ул бәхеттән сезгә дә өлеш тияр. Гадилә карчык үзе Гайшәгә сөйләде, ә кипкән, коргаксыган куллары, килене аның күкрәгенә китереп салган нарасыйны иркәләделәр.   Печәнне Гайшә Миневәлигә килгәч чабарга өйрәнде. Кызы Нәсимә дә бик тыныч булды. Миневәли күршедәге Габдулла абыйдан кечкенә биләүсә-корават ясатып алган иде. Тамагы тук булса дөньясын онытып йоклый. Уянса да, әбисенең дәшкәненә үзенчә җавап биреп ята торган булды.  Беркөнне Миневәлине, Бикчәнтәй Әнвәре белән, Каршы урман астына пар җирен сөрергә куйдылар. Эштән кайтып ашап-эчкәннән соң, Миневәли лапас астына урнаштырып куйган чалгысын тотып чыкты. Көянтә чиләкләрен асып судан кайтып кергән Гайшә аптырап иренә карады. – Син нәрсә, әллә өр-яңадан печәнгә төшәргә җыендынмы, – диде чиләкләрен баскычка куеп. – Күрсәң янәшә басуда камылны, үзең кызыгып ашарлык. Иртәгә чалгыны алып барып карыйм әле. Вакыт табып, әзрәк, селтәнсәмме дигән идем, – дип чалгысын келәт кырыенда үскән топольга сөяп куйды да, сандал кадаклаган түмәрен җайларга кереште.   Гайшә, почмак якка узып, суын бушатканда, ишек алдыннан җанга рәхәт чалгы чүкегән тавыш ишетелә иде: чак-чак, чык-чык, чак-чык, чык-чак... – Гайшә, балам, Миневәлиме соң ул анда, чалгы чүки? – диде Гадилә түр яктан. – Миневәли булмыйча, безнең ишек алдында тагын кем чалгы чүкесен инде, әни. Каршы урман астында камыл бик әйбәт, шуны чабыйммы әллә ди. Интегеп йөри инде. Әзерләгән кадәресе дә җитәр иде әле. – Дәрте бар икән, исәнлеге булганда чапсын әйдә. Эшләп кеше үлми ул, балам, әҗәле җитмәсә. Тик син, кызым, иреңә якты йөзең белән тәмле телеңне генә жәлләмә.   Икенче көнне йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрне караганнан соң, кайнанасына төшкелекне әзерләп ашатты да, Нәсимәсен йоклаткач Миневәлиенә ашарга алып, Гайшә басуга китте. Ул килеп җиткәндә, ике трактор бер-бер артлы басуның Печмән чокыры ягыннан күтәрелделәр. Гайшә башындагы яулыгын кулына алып югары күтәреп болгады да, адымнарын тизләтә төште. Ике трактор да юл читендәге чикләвек куаклары янына барып туктады, ирләр кабиналарыннан җиргә сикерделәр.    – Уф-ф-ф... якын гына кебек, килә башлагач шактый икән, – диде Гайшә, алар янына килеп җиткәч. – Йөрмәскә идең инде, аяк итеңне ашап, баланы калдырып. Монда иртән алып киткән сөт белән йомыркалар бар бит әле. – Гүзәл нәрсәләрдер тутырган иде, миңа да, – дип Әнвәр дә сүзгә кушылды. – Ярар, әле шактый вакыт сөрәсегез бар, алары да бетәр. Хәзер менә, җылы, чакта катыклап бәрәңге ашагыз. Монда кипкән җиләк салып ясаган чәй. Әйдә, Әнвәр, утыр син дә, икегезгә дә җитә монда, – диде Гайшә суккан ашъяулыкны чирәм өстенә җәеп. – Безнең авыл кызлары уңган да инде, яшьти, әйеме, – дигән булды Әнвәр, Миневәлигә күзен кысып. – И-и-и, әле ярый телегез бар. Ул да булмаса карга күтәреп китәр иде үзегезне. Әйдә, ашагыз. Мин сез ашаганчы әзрәк урман буена барып килим, – дип Гайшә урыныннан кузгалды.   – Әйдә инде, чәй булса да эч безнең белән, – диде Миневәли хатынына.  – Ашап-эчегез әле башта, мин бит сезнең кебек җир сөрмәдем, – дип ул, күлмәк итәген рәтләп куйды. – Ярар алайса, – диде Миневәли авызына капкан бәрәңгесен йотып. – Бик теләгең булса, анда әнә Миневәлинең чалгысы да шунда гына, – дип, Әнвәр урман буен яңгыратып көлеп җибәрде. Тавыш та көчле инде үзендә. Көлүе Каршы урман юкәләренә бәрелеп кайтаваз булып яңгырады. – Мин печән чаба белмим шул, синең Гүзәлең кебек булдыра алмыйм, – дип, ипләп кенә Әнвәргә җавап кайтарды Гайшә. Гайшәнең Миневәлигә ашарга китерүе ул болай гына, аның уй-нияте башкачарак иде. Ирләр күрмәгәндә генә печән чабып карарга иде исәбе. Ул килүгә Миневәли чапкан пакусларны күреп алды.   Ирләр катыклап бәрәңгене сугып куйдылар да, чәй белән артык мавыкмыйча, урыннарыннан тордылар. – Ашаудан башка бернигә дә ярамады бәрәңге белән катыгың. Сиңа әйтәм, ишетәсеңме? – дип Миневәли хатынына кычкырды. – Ишетәм, ишетәм. Төреп куй шунда, хәзер киләм, – диде Гайшә. – Рәхмәт яусын, Гәйшә, бик тәмле булды сыең, – дип Әнвәр тракторына таба китте, ә Миневәли бушаган катык банкасын коштабакка куеп, ашъяулыгына бәйләде дә, тракторы янына китмичә, хатынының килгәнен көтте. – Ярар, кайт инде. Чәйне генә алып калам, эштән соң чапканда авыз чылаткаларга кирәк булыр. Күрдеңме, иртәнге якта әзрәк чапкан идем, – диде Миневәлие хатыныннан мактатасы килеп. – Әзрәк кенә булмаган анда синең, күп булган. Бер үзеңә авыр була инде. Их-х, үзем дә чаба белсәм..., – дип Гайшә әйберләрен чүпрәк сумкасына салды.   – Сиңа әйтәм, сез барыгыз Әнвәр белән эшегезгә. Ә мин кеше кара күрмәгәндә, әзрәк селтәнеп карыйм әле, яме, – диде Гайшә, уңайсызланыбрак. – Икәү чапсак, сиңа да җиңелрәк булыр иде. – Нәрсә сез анда, бүген өйләнешкәннәр кебек, бер-берегездән аерыла алмыйсыз, – дип кычкырды Әнвәр, пускач бавын сүтеп. – Кит инде, йөрмә интегеп. Эшең беткәнме әллә?! Анда Нәсимә нишлидер? Хәзер кайтып азрак йорт тирәсендә кайнашсаң, кичке савымга китәр вакытың җитә. Йөрмә, йөрмә, кычытмаганны кашып. Бар өйгә кайт, – диде дә, Миневәли тракторы янына китте. – Ярар, үзем белермен мин. Әйдә, син эшеңә бар, – диде дә, сумкасын алып Миневәли чабып туктаган урынга китте. Тракторларның күздән югалганын карап торды, аннан, “бисмилла”сын әйтеп, чалгысын селтәп җибәрде.   Селтәнгән саен кызыгып, дәртләнеп селтǝде ул чалгысын. Баштагы ике пакос әллә ни калын булмаса да, өченчесе инде шактый матур килеп чыкты. Гайшә чалгысын кадап куйды да, тирләгән битләрен яулыгы белән сөртеп чәчләрен җыеп яулыгын бәйләде. Тракторларның тавышы якыная төшсә дә, әле тагын берәр пакос чыгарга була. Гайшә чалгысын алып бер-икене селтәнгән иде, эчләре авыртып, мускуллары тартылып куйды. “И-и-и, рәхәт булса аны бөтенесе печән чабар иде”, дип уйлады Гайшә. Шулай булса да селтәнүен дәвам итте. Пакос башына чыкканда ул инде, борып җибәргән уенчык кебек, шактый җиңел селтәнә иде.    Шул вакыт чокырдан тузан күтәрелеп, ике трактор күренде. Гайшә, чалгысын ташлады да, тиз генә чикләвек куаклары артына йөгерде. Ирләр күрсәләр, Әнвәр тагын урман буен яңгыратып шаркылдар, оятка калырмын, дип уйлады ул. Тракторлар ничек тузан болыты чыгарып килгән булсалар, туктап тормыйча борылып кире китеп тә бардылар. Гайшә яңадан чалгысын алды. Авызы коргаксып, теле кабык кебек кипкән иде. Үлеп су эчәсе килсә дә түзде. “Бер эчсәң, гел эчәсе килеп тора. Түзсәң, бераздан уза ул”, ди торган иде әтисе. Гайшә авызында телен кыймылдаткалый торгач, азрак юешләнгән кебек булды. Авыр булса да, үзенең эшеннән канәгать иде ул. Артыннан кабарып ятып калган тигез пакоска карагач Гайшә елмаеп куйды. Була бит. Шулай, тракторлар күренгән саен куаклар артына кача-поса, унике пакос чыкты да, сумкасын аркасына салып кайтырга кузгалды. Бераз атлагач, булдыра алганына куанып, онытылып йөгереп тә китте. Тик үзенең шулай, мәктәптән “5” ле билгесе алып кайтучы бала кебек, сикерә-атлый кайтуыннан көлеп җибәрде дә, кеше күрмедеме дип, як-якка каранып алды.   Печән чабарга шулай өйрәнде Гайшә. Икенче җәйгә инде, кардада иртәнге савым беткәч, башкалар белән өенә кайтмыйча, тау битендәге каенлыктан Миневәлие янына, Караңгы кул арасындагы печәнлекләренә, менеп китә башлады. Иртәнге салкында икәү бергә бер тын чапканнан соң, рәхәт бер талчыгу белән, Миневәли эшенә, Гайшә кызы белән кайнанасы янына кайтып китә торган иде. Кичтән исә, Миневәли савым беткәндә килеп ала.   Бер кичне Миневәли тракторына чана тагып килде дә, бастырыклап төяп кайттылар печәнне. Булышырга дип ул күрше Зөфәрне дә алган. Гайшә өстә җайлап ала торды. Кибәнне оста куйган кебек, печәнне дә уңаен белеп ала, җайлап сала белә ул. – Гайшә, әйдә син өстә алып кына торырсың. Каерылып астан бирергә авыр булыр, – диде Миневәли хатынына. – Бигрәк җиңел эш куштың син Гайшәгә, күрше. Утын төягәндә өстә алып торырга кушкан кебек, – дип елмайды Зөфәр, җиңнәрен сызганып. – Минем хатын кебек оста алып торучы, ипләп өюче авылда да юктыр ул, малай. Кияү бавырсагы өйгǝн кебек итеп өя. Ул өстә торса, бәйләмичә кайтсаң да, юлда бер уч печән дә коелмый. – Сез бик артык күп бирмәгез. Мин, алайса, өлгерә алмыйм. Монда җайлап бетерергә дә кирәк бит. Менә, Зөфәр абый, минем ир кисәгем шулай мактап-мактап эшләтә инде, – дип елмайды Гайшә. Төяп бетергәндә ай калыккан иде.  – Күрше, син сәнәкне кадап тотып тор. Гайшә ипләп кенә, аягыңны шудырып кына, сәнәк сабына бас. Шулай, шулай. Хәзер әйдә мин сине менә шулай күтәреп алам, – диде дә Гайшәне күтәреп җиргә бастырды. – Ярый алайса күрше, синең тауларны төшкәнеңне генә көтәм дә, мин алдан китәм, – дип Зөфәр мотоциклына таба атлады. Миневәли тырма-сәнәкләрне трактор артына җайлап кыстырып тимер чыбык белән ныгытып куйды да, сикереп кенә кабинасына менде. Гайшә эчке бер соклану белән аңа карап тора иде. – Ник утырмый торасың? Арыгансыңдыр инде көне буена. Түз инде, булганы җитәр, монысы соңгысы булыр, – диде ул хатынына таба борылып. – Быелга диген. Исән булыйк та, соңгысы булмасын әле, – дип Гайшә ире янына трактор кабинасына менеп утырды. – Бернәрсә дә калмады бугай инде. Әйдә Аллага тапшырдык. Фара яктысында Зөфәрнең, янәшә диярлек, аларны көтә-көтә генә таудан төшкәне күренде. Юлга чыгып җитүгә, күршесе тизлеген арттырды да, караңгыда якты бер нокта булып, бераздан күздән югалды.  – Әнинең дә, Нәсимәнең дә ашыйсы килеп беткәндер инде. Сиңа әйтәм, игътибарлаганың бармы, соңгы вакытта әни әллә ничегрәк кебек. Мин куркып та куям вакыт-вакыт. Ничектер, әйтеп калырга тырышкандай ашыга ашыга сөйли шикелле, – дип борчылып әйтеп куйды Гайшә. – Юктыр, сиңа гына шулай тоелгандыр. Иртән эшкә киткәндә болай әйбәт кенә күренде. Сөйләшүендә дә ул-бу сизмәдем, – диде Миневәли игътибар белән юлга караган килеш.   Түп-түгәрәк тулы ай Миңнебай юлын көмеш яктылыкка күмгән. Фара кабызмыйча да кайтырлык иде. Кичке талгын һавага Сәлимә тауды гына үсә торган сабын чәчәгенең исе таралган. Әлеге татлы ис тау битләренә сарылып кына аска төшеп авыл өстенә җәелә. Гайшәнең керфекләре авырая башлады. Ләкин тырыша-тырыша йокысын куды. Руль тотып кайткан ире янында йоклап кайтырга оялды Гайшә.  Кай арада йокымсырап киткәндер, ул күзен ачканда Миневәли, чигенеп, трактор чанасын ишек алларына кертеп куйган иде инде.  – Ай Аллам, кайтып та җиттекме соң? – диде Гайшә, күзләрен угалап. Сиңа әйтәм, ничек чигенеп кердең соң син, мине дә уятмагансың? – Зөфәр капка төбендә көтеп тора иде. Ә син Нәсимә кебек иреннәреңне ялый-ялый йоклыйсың, уятырга жәлләдем, – диде Миневәли, тракторын сүндереп. – Мунча баскычындагы ике чиләккә су тутырып киткән идем, таман гынадыр әле. Сез икегез юына торыгыз мин хәзер тиз генә шулпага токмач салып җибәрәм. Зөфәр абый, чыгып китмә, кер. Гайшә йөгереп диярлек өйгә керде дә, ишекне акрын гына ябып, почмак яктагы утны кабызды. – Бу без әни. Исән-сау алып кайттык печәнне. Ничек анда синең хәлең? Ашыйсың килеп беткәндер инде, – дип ул башта кайнанасы янына узды. Нәсимәне Мәдинә апа йоклатып чыктымы?   – Безнең монда Аллага шөкер. Мәдинә балакайга Аллаһының рәхмәтләре яусын. Мине дә, баланы да карый. Ашадык та, эчтек тә. Бар син печәнчеләреңне көйлә, – диде Гадилә карчык, бала уянмасын дип, шыпырт кына. – Хәзер, шулпага токмач кына салып җибәрим дә, чәй кайнагач сиңа ясап кертермен, әни. Әле ярый син бар, өйне ямьләп торырга, – дип Гайшә алгы якка чыгып китте. Ул арада сөйләнә-сөйләнә ирләр өйгә керделәр.  – Сиңа әйтәм, мәле итне турый тор. Мин аш салам. Гайшә аш бүлгән арада чәе дә кайнап чыкты. – Әйдәгез, итен ашагыз. Зөфәр абый, эшләгән кебек аша инде, ят кеше кебек утырма. Сиңа әйтәм, кыста инде Зөфәр абыйны, – диде Гайшә почмак яктан. – Мин әнигә чәй кертим әле.   Ирләр озак юанмадылар. Һәркемнең иртән торып эшкә барасылары бар иде. Күршесен озаткач Миневәли, түр якка кереп, әнисенең хәлен белеп чыкты. Печәннән кайтканда хатыны әйткән сүз аның эчен тырнап тора иде. – Әни, хәлең ничек? Башың авыртмыйдыр бит? Син инде безгә рәнҗи күрмә, эшкә бармыйча да булмый. Өйдә утырсаң китереп бирүче юк, – дип шыпырт кына сөйләнеп әнисенең аяк очыннан узмады. Әзрәк капса әнисенә сиздермәскә тырыша ул. Мактана торган нәрсә түгел бит.  – Болай булгач Аллага шөкер дим инде, улым. Юанычка, әнә, Нәсимә кызым бар. Шулай булса да, син, улым, иртә-кич яныма кагылып чык әле. Бу көннәрдә еш кына йокламаган килеш тә, әллә кайчан киткән туганнарны күрәм. Ходайныкын белмәссең. Соң инде, бар ятыгыз, арыгансыздыр, – диде Гадилә карчык.  – Ярый, сиңа да тыныч йокы, – диде Миневәли шыпыр кына. Аннан кызының башыннан сыйпап, юрганын рәтләде дә хатыны янына чыкты. Ятарга өлгермәделәр, инде офыкта таң яктысы сызыла иде.    Аларның шомланулары урынсыз булып чыкты. Гадилә карчык үз көенә генә яши берде. Миневәлинең апалары, Әлмәттән кайтып, хәлләрен белешкәләп тордылар. Гайшә иренең туганнарына бик ачык булды. Юк, ярарга тырышып түгел, үзенең булмышы шулай. Мул куллы, үзенә калдырмаса калдырмый, күчтәнәчсез җибәрми апаларын. Кайнанасы да кызларына Гайшәне мактап туймый. Бер кайтуда кечесе, Галия, апасына: – Безнең әни киленен бездән дә ныграк ярата ул, – диде уенын-чынын бергә кушып. Аңа каршы апасы, сүз әйтмичә, елмаеп кына куйды. – Яратам шул. Ул бит минем улымны яратып килгән бала. Тормыш итәргә дип килгән, эшләп туймый. Шуның белән яраттыра да.   Бәрәңгеләрне алып, урнаштырып бетергәннәр көннәр иде. Арт бакчадагы суган урыннарын казып чыкты да, Нәсимәсе уянгач кызының өсләрен алыштырды.  – Әни, эшкә киткәнче мин әтиләргә барып хәлләрен генә белеп килим әле, – диде Гайшә кайнанасына. – Бар, бар. Миннән дә күп итеп сәлам әйт. Берәр нәрсә хәстәрләргә идең, буш кул белән төп йортка бару килешми. Кичә оеткан катыгыңны булса да ал, кодагыйдан ару түгел. Апаңнар алып кайткан шәһәр күчтәнәчләре дә бардыр әле. Аларны да кара. – И-и баш инде үзеңдә, әни. Син ничек шулай акыллы да, яхшы да соң?!  – Гайшә, балам. Минем кайнанам, мәрхүмә, бик коры булды. Дога булып барсын инде. Әниләргә барырга да ярамады. Үземнең киленем булса, телемне әйләндереп, авыр сүз әйтмәс идем, дип елаган чакларым әз булмады. Барысы да үтте инде. Ходай хәерле кылсын. Шуңа да сине рәхәт яшәтәсем килә, – диде әнисе. – Рәхмәт, әни! Әле ярый син бар, нишләр идек икән син булмасаң?! Алайса, мин, теге катыкны алам? – дип елмаеп каенанасына карады ул. – Без озак тормыйбыз, хәзер кайтабыз.   Гадилә карчык, бала җитәкләгән киленен, җылы карашы белән озатып калды. Атлап йөрүләре үк нык шул килененең. Ашаса – батырып ашый, эшләсә – җир җимертеп эшли, әйтсә – ике сөйләргә урын калдырмый. Гадиләнең үзенә охшаган. Шулай уйлады ул, килене чыгып киткәч. Гайшә килгәндә әтисе бакча якта нәрсәдер казына, ә Закирә апасы тавыкларга пешергән бәрәнге төя иде.  – Нихәл, Закирә апа? Әнә, кара әле кызым, безнең әби тавыклар сыйларга йөри бугай, – диде Гайшә. – Атакаем, кемнәр килгән безгә, – дип сөйләнә-сөйләнә Закирә алъяпкычына кулларын сөртеп, Нәсимәне кулына алды. – Әйдәгез өйгә узыгыз. – Әти өйдә юкмы әллә? – диде Гайшә, туган йортының ишек алдын күзәтеп. Шактый вакыт узса да, шунда килгән саен әнисенең төсен эзли ул. Өй каршындагы алмагачны алар өчәү: әтисе, әнисе һәм ул утырканнар иде. Инде ул да картаеп килә икән.   – Бабасы, кайда йөрисең син? Кызларыңны каршыла, – диде Закирә бакча якка таба карап. – Монда, монда... О-о-о, кем килгән безгә?! Минем кызым елагын калдырып килгәндер инде бу юлы, зур үсеп килгәндер, – дип сөйләнеп бакча яктан әтисе килеп чыкты. – Нихәл, кызыл, – диде ул, ике кулын сузып. Өйдәгеләрең исән-саулармы? – Аллага шөкер. Әни сәлам әйтте. – Үзенǝ дǝ Ходай сǝлǝмǝтлек бирсен, – диде Хөсǝен. – Әйдәгез, өйдә дә сөйләшеп була, – диде Закирә, Нәсимәне җитәкләп. – Закирә апа, менә бу катыкны алып куярсың әле, әни бирде, – диде ул, галошын салып. Өйдә таныш ис иде. Һаман шул балачак исе. Әле дә югалмаган, бетмәгән.   – Менә, син килергә булган икән. Кабакны кырып, шуңардан коймак пешергән идем. Авыз итеп кара әле. Без картларның хәзер йомшак нәрсә ашыйсы килә бит. Әзрәк аш төрләндерү булсын дигән идем, әтиеңә дә. Көн саен умач белән токмач та туйдыра, – дип Закирә чәй табыны көйләргә тотынды.    Чәйләр эчкәч, Гайшә тиз генә идәннәрне юып алды. Әтисе кечкенә Нәсимәне күтәреп бакча якка чыгып киткән иде. “Картаеп киләләр инде, дип уйлап куйды Гайшә. “Яшь хатын яшәртә ул” дисәләр дә, әтисе әллә ни яшәрмәде. Җиткән кызың белән ялгызың калу да үзенекен иткәндер. Баштагы елларда Закирә апасы да бик баш бирәсе килмәде кебек. Ярар, начармы-яхшымы, олыгайган көннәрендә бер-берсенә иптәш инде. Гайшә идән мунчаласын чайкап киртәгә кибәргә элде дә, көянтә-чиләкләрен асып, Ташкоега суга төшеп китте. Әтисе һаман шулай киртә буена кабаклар төртеп чыга икән. Бакча киртәсенә үрмәләп-асылынып үскән кабак сабаклары үргән читән кебек, бакчаны су буендагы казлардан саклыйлар.   Гайшә галошларын салып аръякка чыкты. Зур ташлар ышыгына йөзле кадаклар кебек тезелеп яткан балыклар, аңардан куркып көтүләре белән таллыкка таба йөзеп киттеләр. Чишмә читенә басып Гайшә кайнап чыккан суга карап торды. Ул бала чакта ничек кайнап утырса, һаман да шулай, төптә яткан алтынсу комнарны уйнатып, кайнап утыра. Инеше дә шулай, ташлары да, яр буендагы таллары да. Гайшә кулларын чайкады да куш учлап су эчте. Шушы Ташкоеның суы! Тешләрне камаштыра! Аннан чиләкләрен чайкагач, тутырып су алды да тыкрыктан менеп китте.   – И- и ызым, кирәкмәс иде. Ник нужаланасың?! Кодагый югалткандыр үзеңне. Суга гына үзебез дә төшәбез әле, – диде әтисе, капканы ачып. – Безнең Гайшә ут белән бер инде, рәхмәт яугыры, – дип сөйләнә-сөйләнә, Нәсимәне күтәреп, өйдән Закирә дә чыкты. – Куй шунда, баскычка гына, үзем уртнаштырырмын Гайшә. – Ярар алайса, китим мин. Кызым кил әйдә, – дип ул кызын кулына алды. – Кунак ошап китте моңа, бер тавышы чыкмый. – Бабай, бар менә бу сеткага алмалар өзеп чык әле, буш банка тоттырып җибәрү килешми. Кияү бик ярата безнең алмаларны. Вакытың булса, я үзең алма бәлеше салырсың. Син аның ишегә оста, – дип, Закирә келәт стенасына элгән сетканы картына алып бирде.   “Кирәк түгел инде” дисә дә, Гайшә бик шатланып алды алмаларны. Хуш ис аңкытып торган антоновкалар авыздан суларны китерә иде.  – Озак булдым инде, әбиең югалткандыр да. Ярар, киттек, исән булып торыгыз, – дип ул бер кулына кызын, икенчесенә алмалар салган сеткасын күтәреп йөгерә-атлый Хафиз тыкрыгыннан гына өйләренә ашыкты. – Без бу, әни. Югалттыңмы? – диде ул керә-керешкә. Аннан, Нәсимәсен караватына утыртты да, алмаларын почмак як өстәленә куеп, кайнанасы яткан түр якка узды.  – Өйдән чыгып китсәң вакыт үтә шул. Ничек хәлләрең, әни?  Гайшә Гадилә карчыкка таба иелде. Ул юрганын башыннан ук бөркәнеп яткан иде. Карчык Гайшәнең тавышына юрган астыннан башын чыгарды. – И-и-и, монда сез китүгә әллә ниткән кешеләр кереп тулды. “Тәхәрәтең бармы?” дип әллә кай җирләргә үреләләр. Берсе басып ятмакчы була, – дип Гадилә карчык, гомер булмаганны, әшәке сүз әйтеп куйды. Гайшә куркып як-ягына каранды. Кайнанасының күзләре тоныкланып нурын югалтканнар иде.  – Беркем дә юк бит, әни. Йокымсырап китеп төшләнгәнсең генәдер.   Үзе әле һаман өйне күзәтә иде. – Күрмисеңмени, әнә бит бер юаны һаман сандык өстендә утыра, – диде Гадилә карчык, өеп куелган мендәрләргә төртеп күрсәтеп. – Юк, юк әни, анда мендәрләр генә. Син әшәке төш кенә күргәнсең, – дип Гайшә кайнанасының юрганын рәтләп куйды да, тиз генә Сǝкинǝгә йөгерде. Гайшә кергәндә Сǝкинǝ кичке савымга барганчы дип, чәй эчәргә җыенып йөри иде.    – Иртәрәк түгелме соң? Әллә кызый сәгать арттамы безнең? – диде Сǝкинǝ Гайшә ишектән күренүгә. – Юк, юк, эч чәеңне, әле вакыт бар. Сǝкинǝ апа, мин бүген кичкесенә бара алмыйм. Зинһар, кызлар белән минем сыерларны гына савыгыз әле, ярыймы. Әни авырып китте, – дигәндә Гайшәнең иякләре дерелдәп куйды. – Ай Аллам, авырып китте ди. “Терелде” дисәң, менә анысы гаҗәп булыр иде. Мин белә-белгәннән бирле чирли торган Гадилә карчык бит инде ул. Ярар, юкка борчылма. Бүген синекен саусак, иртәгә син безнекеләрне саварсың, – диде ул чәй ясый-ясый. – Әйдә утыр. – Юк, рәхмәт, – диде Гайшә. – Эчкәч әйтерсең рәхмәтне. Әйдә инде, берәрне генә эч. – Чынлап, Сǝкинǝ апа, рәхмәт, – дип чыгып китте. Гайшә әйләнеп кергәндә Гадилә карчык, берни булмагандай, яны белән борылып, тәрәзә буендагы караватында уйнап утырган җиреннән йоклап киткән Нәсимәгә карап, авызын кыймылдатып нидер укып ята иде. Нәсимә балакай шунда уйнаган җиредә башын кырын салып йоклап киткән. – Чәй кертимме үзеңә, әни, – диде Гайшә шыпырт кына, кызын уятудан куркып. Гадилә карчыкның ул әйткән сүзләргә ничек тәэсир иткәнен беләсе килә иде аның. – Юк әле, эчәсем килми. Син кызымны бүген Мәдинәгә кертеп торма инде. Әле генә йоклап китте. Әтисе кайтканчы йоклар әле. Уянса минем янга килеп ята ул, бәбекәем. Эшеңә киткәнче аңа гына ашарга әзерлә, – диде әнисе. Бүген бармыйм дип ничек кенә әйтергә инде, дип аптырап уйланып куйды Гайшә.  – Әни, бүген мин эшкә бармыйм. Шулай берәр-берәр ял итәргә сөйләштек, – диде ул, кинәт кенә шундый фикернең башына килүенә куанып. Кызының өстенә япты да, урындык куеп, кайнанасы кырыена килеп утырды. – Ничек соң хәлең? Алай бер җирең дә авыртмыймы үзеңнең? Бая бит куркыттың, – диде Гайшә. – Ник? Нәрсә булды Ходаем? – диде карчык, күзләрен кыса төшеп, кинәт кенә башы авырткан кеше кебек. – Куркыттың. Нәрсәдер саташып алдың, – диде Гайшә кайнанасының юрганын төзәткәләп. Карчык, телсез кеше кебек, кулы белән изәп, Гайшәгә үзенә таба иелергә кушты да, ике кулы белән беләгеннән тотып: – Балам, Гайшә. Эшеңә дә барасың булмагач, Миневәли кайтканчы бер гозеремне үтә әле алайса. Коръән укып өшкер әле үземне, – диде пышылдап. – И-и-и әни, мин булдыра алырмынмы икән соң? – Булдырасың. Син булдыра алмаган эш юк. Аллага тапшыр да, эшлә әле шуны.   Гайшә аптырап калды. Юк дияргә дә уңайсызланды, абыстай урынына, кулына Коръән тотып, каенанасын өшкереп утырурырга да читенсенде. Берәрсе килеп керсә, дип тә курка иде ул. Тик каенанасына булган хөрмәте шул кадәр зур иде, һәм ул тәвәкәлләргә булды. – Хәзер, юынып керим инде, алайса, – дип Гайшә урынынна күтәрелде.   Көтү керергә дә, Миневәлие кайтырга да әле иртәрәк иде. Гайшә мунчадагы талгын су белән юынды да, күлмәк яулыкларын алыштырып, сак кына сандыгыннан әнисенең суккан намазлыгына төргән Коръәнен алды. Һәм, ике куллап күкрәгенә, кысты. Аңардан килгән җылылык күкрәкләрен пешереп алган кебек булды. Шулвакыт бөтен эчен бер калтырау биләде, куллары дерелди иде. Капкада кеше юкмы икән дип тәрәзәгә күз салды да, бисмилласын әйтеп, каенанасы янына килеп утырды. Бер мәлгә өйдә тынлык урнашты. Гайшә бөтен күңеле белән дөньядан китеп, бар булмышын бер ноктага җыйнап тынып калды. “Әйдә” дигәнне аңлатып, Гадилә карчык килененә карап ым какты. Гайшә, кинәт берәрсе керә калса күрмәсен дип, артындагы күтәреп куйган чаршауны тартып төшерде. Эчтән генә пышылдап ниятләде дә, бисмилласын әйтеп Гайшә китабын ачты. Өй эченә талгын гына булып моңлы Коръән мәкаме таралды. Гадилә карчык килененең авызына керердәй булып, һәр сулышын җанына сеңдерергә тырышып ятты. Карчыкның бөтен җанын, күңелен әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык бер рәхәтлек биләп алды. Ул Гайшәнең тавышын ишетми, ә шундый килене булуга шөкерана кылып кына ята иде. Гайшә аның бит-кулларыннан сыпырып, җылы куллары белән чәчләрен рәтләгәнне тоеп яту аңа бик рәхәт иде. Әйтерсең, Гадилә сабый бала. Әнисенең иркәләвенә изрәп йоклаган баладай, иреннәрен чәпелдәтеп куйды. Ул бераз тын ятканнан соң күзләрен ачты.   – Шифасы тисен, әни, – диде дә Гайшә, күзләрен мөлдерәтеп каенанасына карады. Үз әнисенә күрсәтә алмыйча, сарыф ителмәгән хөрмәт иде ул. Гайшә урыныннан торды. Коръәнен, намазлыгына төреп, киредән сандыгына салды. Чаршауны, сыдырып, кырыйга җыйдыргач: – Хәзер кура җиләге яфрагы салып чәй ясап бирермен. Шуны эчкәннән соң әзрәк ял итәрсең. Йоклап алсаң да әйбәт булыр, – дип Гайшә урыныннан торды.    Гайшә чәйнегенә ут элдереп, җәй башыннан киптереп, тутырып куйган үлән капчыгын алырга келәткә чыгып китте. Ишек алдына бер чыккач, тиз генә уралып керәсеңме инде... Өйләренә кергәндә чәй кайнаган, Нәсимә дә йокысыннан уянып әбисе кораваты янына килеп сөялгән иде. Әнисен күргәч, Нәсимә йөгереп алгы якка чыкты.   – Минем кызым бер кич йоклап та торды менә. Хәзер без әбисенә тәмле чәй пешереп бирәбез. Әйеме, кызым?! – дип сөйләнә-сөйләнә Гайшә чәйнекне сүндерде. – Менә бу банкага үләннәрне салыйк әле кызым. М-м-м, исләре нинди! Кая, читкәрәк кит, пешә күрмә, – дип кызын кырыйга этте дә, кипкән үләннәр өстенә кайнаган су агызып, каплап куйды. – Менә шулай итеп без аны калын сөлге белән томалап та куейк, яхшы итеп пешсен.  Ул арада Нәсимә эчке якка кереп, үзенә уен табып уйнап утыра иде. Гайшә юып куйган җирдән чынаяк алып, берәүгә дә әйтеп тормыйча, тиз генә Мәдинәләргә кереп китте. – Мәдинә апа, бер-ике кашык кына бал бир әле, зинһар, – диде ул исәнләшкәч. Мәдинә мәктәптән төяп кайткан дәфтәрләрен алып өстәле янына утырган гына иде. – Хәзер, Гайшә. Улым, бар әле чоланнан бал салган мискине генǝ алып кер, – диде Мәдинә, ишектән кереп килүче Наилгә. Ул тиз генә кире борылды.  – Бәләкәч авырып киттеме әллә? – диде ул, ярты литрлы калай кружка алып.  – Юк, Алла сакласын, Нәсимә түгел. Әбиебез әллә нишләп китте бит әле, Мәдинә апа, – дип сөйли генә башлаган иде, өч литрлы миски белән бал күтәреп Наил керде дә, аны өстәлгә китереп куйды.  – Әйдә, тот Гайшә, – дип Мәдинә кружкасын сузды. – Мин алып кергән идем салырга, – дип Гайшә алъяпкыч кесәсеннән чынаяк чыгарды. – Кит моннан, тагы да бәләкәйрәк савыт таба алмадыңмы? Тот менә бу кружканы, – дип әзерләп куйган савытны Гайшәгә бирде дә, куера башлаган балны агызды. – Ай, бу бик күп була бит инде, Мәдинә апа. Миңа бит чәйгә генә, – диде Гайшә. – Мин дә ашка димим, шифасы тисен Гадилә апага, терелегез, – диде ул.   – Шулай гына булсын инде, берүк терелсен. Бөтен карап торганыбыз шул әни бит. Бөтенебезгә бер әни. Рәхмәт, Мәдинә апа.  – Кара әле, Гайшә, чәйне яңа сүндердем, Зөфәр кайтып җитәр дип кайнаттым гына. Әйдә, берәрне генә булса да, чәй эчик әле, – дип Мәдинә чәйникне алып өстәлгә куйды. – Әле дә ярый син бар, берәр нәрсә булса чаптырабыз да сиңа керәбез. Рәхмәт сиңа, чәй эчеп тораммы соң, – дип ишеккә юнәлде. Гайшә өйләренә йөгерде. Банка капкачын ачып җибәрүгә өйгә җәй исе – мǝтрүшкǝ, бөтнек, кура җиләге исләре таралды. Ул банкадагы чәйне йомрыга салды да, балкашык, Мәдинәдән алып чыккан балын тотып әнисе ята торган якка керде. Гадилә карчык, күзләрен гадәттәгедән зур ачып, түбә тактасына карап ята иде. – Әни, әйдә чәй эчеп җибәр әле. Менә үләннәр салып кына чәй пешердем. Мәдинә ападан бал да алып чыктым. Җаннарың тынычланып, җиңел булып китәр, – диде Гайшә.   – Мин дә эчим әле, – дип Нәсимә дә йөгереп килде. – Ә? – диде карчык, кисәк кенә уйларыннан бүленгән кеше кебек. Һәм, беренче тапкыр күргән кеше төсле, Гайшә белән Нәсимәгә карап тора башлады. Ул караш Гайшәне үтәләй чыгып, билгесезлеккә юнәлгән иде. Гайшәнең эче жу итеп китте.   – Әни, чәй эчеп алмыйсыңмы? – диде ул яңадан каенанасына таба иелеп. – Менә Мәдинә ападан бал да алып чыккан идем. Гадилә карчык карашын бушлыктан әкрен генә Гайшәгә күчерде, аннан сузылып, күзләрен кыса төшеп Нәсимәгә карады. – Әллә нәрсә буталып киттем әле мин, балам. Бүген эшкә барма син яме. Нәрсәдер куркам мин. Син янымда булгач куркытмый. Син бит әнием кебек миңа. Гел әни дип әйтәсем килә, – диде ул.   – И-и-и, – дип кечкенә балаларны сөйгән кебек, иелеп каенанасын кочып алды. – Менә, чәй эчеп ал әле. Гайшә салып биргән чәйне дә, балны да Гадилә карчык ничектер хаптыр-хоптыр китереп, тәмен сизмичә, чүбек чәйнәгән кебек капты. Аның болай ашаганын-эчкәнен Гайшәнең бер дә күргәне юк иде. Эчкән чәе дә буш торбага су салган кебек төшә. – Кызым, бар син уйный тор, мин хәзер сиңа да чәй ясап бирәм, – диде һаман әбисенең кораваты янында ышкынып йөргән кызына. Нәсимә теләмичә генә уенчыклары янына китте.   Гадилә карчык үлән чәен голт-голт китереп аз гына эчте дә, рәхмәт әйтеп чынаягын килененә бирде. – Мине шулай сыйлаган өчен сине Ходай үзе сыйласын, – дип битен сыпырды һǝм юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. – Кызым, әйдә сиңа да чәй эчерәм, – дип Гайшә Нәсимәне кулына алды да, каенанасына борылып карый-карый алгы якка чыкты. Кызына үлән чәе салып биргәндә дә һаман каенанасын күзәтте. Нәрсәдер җаны тыныч түгел иде аның.  Сарыклар кычкырган тавышлар ишетелә башлауга, әзерләп куйган ипи кисәкләрен алып, Гайшә тизрәк урамга ашыкты. Каршы чыгып ипигә алдап кертмәсәң, аннан эзлǝп алырмын димә үзлǝрен.   – Килегез, кил, кил. Чуар бит, чуар бит, кил. Тукта, өскә үк менмǝ инде, хәерсез. Сарыкларын утар ягына кертте дә, Гайшә, кайтырга уңай булсын дип алдан турап куйган бәрәңгене алларына салып, тизрәк өенә ашыкты. Сарыклар артыннан ук сыер көтүе дә керде. Гадилә карчык, бая ничек капланып яткан булса, һаман шулай ята иде. Буталанып йөреп, аш куярга да оныткан. Гайшә, ире кайтканчы дип, тиз генә аш куйды. Сыер савылып беткәндә капкада Миневәли дә күренде. – Уху... тулы чиләккә очрадым мин, – дип авызын ерды ул. Аннан бераз аптырап, – Ә син нишләп өйдә соң әле бу вакытта, эштә түгел? – диде, хатыны кулыннан сөтле чиләкне алып. – Нәсимә чирләмәгәндер бит?   – Юк, Нәсимә әйбәт. Гайшә күтәрелеп иренә карады. – Хәтерлисеңме, теге вакытта, печәнгә баргач мин сиңа әйткән идем бит, ǝни ничектер ялгышкан кебек дип. Бүген мин, төш вакытында, әтиләргә барып килгән идем. Нәсимәне алып. Мин киткәндә әйбәт кенә калган иде. “Буш кул белән барма, килешмәс. Кичә оеткан катыгыңны булса да ал” дип калды.  Өйгә кергәнче көндезге хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр тезеп сөйләп чыкты. – Әле хәзер ничегерәк соң? – диде Миневәли бик борчылып.  – Чәй эчкәннән бирле болай тыныч кына ятып калган иде, – дип алар өйгә кереп киттеләр.   Миневәли өсләрен дә чишенеп тормыйча әнисе яткан якка узды. Ишектән әтисе күренүгә Нәсимә йөгереп әтисен кочаклап алды.  – Минем кызым сагынып беткән ахрысы, әйеме?! Мин дә бит шушы йомгакны сагынып кайтам. Кызын битеннән үпте дә, – кая әле, мин әбиеңнең хәлен белем, – дип, Нәсимәне идәнгә бастырды. Әнисе кораватның кырыена ук килеп яткан иде. – Нихәл, әни. Менә мин дә кайтып җиттем, – дип Миневәли әнисе янындагы урындыкны тартып, аяк очынарак утырды. – Ы-ы-ы, – дип сузды Гадилә, Миневәлигә карамыйча гына. Малае аңа әллә бар, әллә юк иде. – Әни, син бик кырыйга килеп яткансың, эчкәрәк ятарга иде. Егылып төшә күрмә дим. – Анда кая ятыйм инде. Артта ике бала, алар өстенә ятмам бит, – дип әнисе артына борылып карады. Бераздан “атлар, арбалар” дип ниндидер буталчык нәрсәләр сөйләнде дә, көлеп җибәрде. Аннан соң, Миневәлине яңа гына күргән, хәзер генә таныган кебек бик текәлеп, җентекләп карап торгач:   – И-и, нәрсәдер бутылып китә башладым бит әле мин улым, хәерле булсын. Вакыты җитеп килә торгандыр, – диде дә, чәчләрен яулык астына кыстыргалап, стенага таба карап ятты. Гайшә ишек яңагына сөялеп әниле-уллы бу ике якын кешеләрен карап тора иде. Миневәли, идәннән югалткан әйберен эзләгәндәй, башын күтәрми генә алгы якка атлады. Ишектә хатынына бәрелә язып, күтәрелеп Гайшәгә карады. Ул күзләрдә әйтеп аңлата алмаслык сагыш, чарасызлык. Аның ирен бервакытта да мондый хәлдә күргәне юк иде.  – Әйдә, юын да утыр, аша, – диде Гайшә иренә шыпырт кына. – Әйтеп карыйм әле, әни дә ашамас микән.   – Әни, әз генә шулпа салам, ашап ал, – дип Гайшә каенанасына иелде. – Кит инде, әле генә ашадык ләбаса. Гел ашап торырга бирән зәхмәте түгел бит миндә. Әнә кунакларыңны ашат, баядан бирле, тыз-быз, бер өйдән бер өйгә йөриләр. Утырмага алырга килдек дип, мине дә кыстыйлар. Барыйм микән әллә, әни?  Гайшә, ни дияргә дә белмичә, баскан урынында аптырап калды. Ул арада булмады: - И, кайтыйм инде. Югалтканнардыр. Шул гомер кешедә кем утыра инде, әптеки хәерчесе кебек. Әти дә килештермәс, – дип әйберләр җыйнаган хәрәкәтләр ясап алды. Гайшә аяк очларына гына басып ире янына чыкты. – Ялгыша бит бу, нишлик икән? – дип чәйне кайнарлатырга куйды.   Миневәли чарасызлыктан аптырап калган иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Бер ноктага карап сүзсез торганнан соң: – Узмаса, иртәгә кич-кырын булса да, Барый абый белән Әлмәткә төшеп, апаларга әйтеп кайтырга кирәк булыр инде, – диде Миневәли. Артык сөйләшми генә ашаганнан соң, үрелеп әнисен карады да, бакчага чыгып китте. Гайшә исә, кызының бит кулларын югач, җылырак киендереп ире янына чыкты. Миневәли бәрәңге сабакларына ут төртеп, бакчаны чистартып йөри иде. Коры бәрәңге сабаклары күкерт кебек гөлтләп кабына да сыек кына төтен чыгарып янып та бетәләр. Бакчадагы тук, куе бәрәңге сабагы исләре, Чагылтау итәкләрен иркәләп, көзге салкынча тынлыкта талгын инеш өстендә эреп тарала. Төтен, бәрәңге сабагы, билчән, бакча башындагы карт таллардан килгән черек катыш яфрак исләре көзге авыл киченә рәхәтлек өстәсәләр дә Миневәли белән Гайшәнең икесенең дә эчләре пошып тора иде.   – Әйдә, кер инде. Арыган килеш һаман интегеп йөрмә. Бетми торган нәрсә түгел, – диде, бәрәңге сабаклары арасында адашып калган, бер кабакны култык астына кыстырып. – Әллә мин әйтәм кергәч әзрәк укып карамыйсыңмы? Син бит укый беләсең, – диде Миневәли, бакча капкасының келәсен эләктереп, моңа кадәр дин белән алыш-биреше булмаса да. – Ярар, – диде Гайшә тыныч кына. Көндез укыганы турында иренә әйтеп тормады. Алар кергәндә әниләре үз-үзенә нидер сөйләнеп ята иде. Гайшә үрелеп эчке якка карады. Гадилә карчык карашын билгесез бер ноктага төбәгән килеш бер елмаеп, бер йөзенә җитди төс чыгарып сөйләнә. Әйтерсең лә Гайшә белән Миневәли, Нәсимә – берсе дә юк. Ул үзе белгән дөньяда иде. Миневәлинең тирән итеп тын алганда сулышы өзелеп-өзелеп китте.   – Нәсимәне бүген үзебезнең янга гына салырбыз әле. Аннан соң, я йоклап киткәч, күчереп яткырырбыз, – дип Гайшә чәйнекне плитǝгǝ утыртты да урын җәяргә тотынды. Нәсимәнең инде утырган килеш күзләре йомыла. Гайшә урыннарны җәеп мендәрләрне рәтләп куйган арада, чәйнек пар бөрки башлады. – Иртән идарәдә Әхәт абыйга әйтеп, Барый беләнме, апаларга төшеп менмичә булмас. Белмәссең, ул-бу була калса, сүзе чыгар. Кая, берәрне чәй эчим дǝ, ятарга кирәк. Син шулай да, авырсынма инде. Укы.   Шулай диде дә, Миневәли хатыны ясап куйган чәйгә ике шакмак шикер салып, чылтыр-чылтыр китереп бутады да, башка нәрсә кабып тормыйча күтәреп эчеп куйды. Нәсимә, көне буе уйнап, терек-терек әнисе артыннан ияреп йөреп арып беткәнлектән, йомшак түшәккә чумып йоклап китте. Миневәли капкаларны бикләп кергәндә Гайшә өстәлне җыештырып, комганга җылы су салып йөри иде. – Ят инде, Нәсимә уянып курыкмасын. Ишекне үзем бикләрмен. Хәзер юынып кына керим, – дип ире керүгә чыгып китте.   Миневәли, идәнне шыгырдатмаска тырышып, әкрен генә әнисе яткан якка узды. Аның күзләре йомык, почмак яктан төшкән ут яктысында күкрәгенең еш-еш күтәрелгәне һәм тын алганы сизелә иде. Никадәр генә игътибар белән карап торса да Миневәли аңламады. Әллә йоклап, әллә йокламыйча күзләрен генә йомып ята иде әнисе.    Ул алгы якка чыгып чишенде һǝм үзенең йомшак йомгагын – Нәсимәсен кочаклап күзләрен йомды. Гайшә чаршау артында өсләрен алыштырды да, сандык өстенә өеп куйган мендәрләрне идәнгә генә алып, сандык капкачын күтәрде. Бисмилласын әйтеп, Коръәнен, бер тын күкрәгенә кысып торды. Шулай итеп ул эченең калтыравын баскан кебек булды да, шыпырт кына каенанасының аяк очына утырды. Юк, ул китапны ачмады да. Чөнки ясинны, әнисе әйткәндәй, әллә кайчан битләп куйган иде. Тик аны кулына алмаса ихласлыгы кими кебек. Ясин тәмамланганчы тип-тын яткан кайнанасы, Гайшә торып китүгә, “Атлар, арбалар” дип тагын саташа башлады. Аннан тагын тынып калды. Гайшә ишектән иренә борылып карады да, киредән урынына утырды. Миневәли йоклап киткән иде. “Әни, уян әле, саташасың бугай. Әйләнеп ят” дияргә уйлаган иде, яхшылабрак караса кайнанасы күзләрен шар ачып, түбә тактасына карап ята иде. Гайшә ни утырырга, ни ире янына чыгып ятарга белми аптырап калды. Шулай беркавым тын утыргач, Коръәнен сандык өстенә генә куеп, ире янына чыгып ятты.   Гайшә каенанасының сызланулы ыңгырашуына уянып киткәндә, Чүрәгәй чокырында аксыл-тонык таң яктысы сизелә башлаган иде инде. Ул башта төшләнеп аңышмый торды. Аннан, ире белән кызын уятмаска тырышып, әкрен генә тормакчы иде, тик тимер кораватның сиртмәсе ямьсез шыгырдап куйды. Гайшә каенанасы яткан якка узды.Тавышка Миневәли дә күзләрен ачты. – Ни булды? Әллә?  Йокысы бик тиз ачылды иренең. Урындыктан чалбарын алып киде дә, тиз генә әнисе янына керде. – Гайшә, кил әле якынрак, – диде әниләре, кипкән иреннәрен ялап. Әйтерсең лә улын күрми дә танымыйда. Ул Гайшәне генә күрә иде кебек.  – Эчәсең килдеме әллә әни? Хәзер, – дип чыгарга борылам дигәндә, каенанасы кул изәп туктатты. Миневәли ни эшләргә белми ишек яңагына сөялгән килеш басып тора иде. Гайшә каенанасына таба иелде. Гадилә карчык, сак кына, кечкенә бала әнисеннән әйбер сораган кебек, күзләрен мөлдерәтеп карап: – Гайшә, балам, сиңа да рәхәт булсын, миңа да рәхәт булсын! – диде. Гайшәнең тәннәре чымырдап китте. Ул күзләрдә кичәге саташуның әсәре дә калмаган. Алардагы наз, алардагы җылылык бөтен дөньяны җылытырга җитәрлек иде.  – Шулай булсын әни. Берүк шулай гына була күрсен. Амин, – диде Гайшә. Каенанасы аның кулларын сыйпап сыпырды да: – Мин үләм инде, – диде. Гадилә карчыкның ак яулыклы башы ястык читенә таба салынып төште. Гайшә мондый борылышны көтмәгән иде. – Миневәли! Әни! – дип кычкырды Гайшә. Тик тавышы гына ни елау, ни кычкыру булмады. Ә Миневәли исә боларның барысын да күреп, ишетеп хатынының артында ук тораташ кебек бер хәрәкәтсез басып тора иде. Ул коелды да төште. Гайшә үзен бик тиз кулга алды.  Авыл фельдшеры Ленизалар күршедә, урам аша гына торалар.  – Бар, Ленизаны чакрып кер инде, – диде ул аптырап басып торган Миневәлигә.   Миневәли Ленизаны ияртеп әйләнеп кергәндә, Гайшә, каенанасының кулларын суздырып, күзләрен йомдырып куйган иде. Лениза, бер сүз дәшмичә, Гадилә карчыкның пульсын капшап карады да, кулын җайлап куйгач, күз кабагын ачтырып киредән япты. – Ахры хәерле булсын. Гайшә, берәр яулык алып бир әле, авызы ачылып китмәсен, бәйләп куярга кирәк. Ә син бар, Әхәт абыйга әйт тә, берәр машина табып Әлмәткә апаңнар артыннан. Көтәр кешегез булмаса, бүген куяргадыр инде, – диде ул, әбинең ияген яулык белән тарттырып бәйли-бәйли.   – Әйе шул. Тукта, Барый бара алса, үзен генә җибәр. Ул бит апаларның кайда торганын белә. Син монда кирәк булырсың. Мин үзем генә нишлим. Әхәт абыйга барып кил инде башта, – диде Гайшә . Миневәли, каударланып, өйдән чыгып китте. – И-и Миневәлине чыгарып җибәрдек, ике юләр. Астындагы түшәкләрен алырга иде бит. Ярар, хәзер үземнекен дәшеп керим әле. Әнвәрне ияртеп керсен, – дип Лениза да чыгып китте. Нәсимә, берни белми, изрәп йоклый иде. Уразай урамыннан көтү төшеп килгәне ишетелде. Ул арада ишектә Мәдинә күренде. – Хәерле каза булсын. Кая, нәрсә эшләргә? – диде ул, керә керешкә.  – Башым да эшләми тора бит әле, Мәдинә апа. Нишләргә дә белмим. – Сыерың саумагандыр бит? Кая чиләгең? – диде дә, Гайшәнең әйткәнен көтеп тормыйча чыгып та китте.    Авыл халкы бик бердәм бит ул. Өйләгә кадәр, авылдашлары, Гадилә карчыкны мәңгелек йортына уртанаштырып та кайттылар. Мәетне озатып өйләрне юып чыгаргач өйнең бөтен почмагын бушлык сарып алды. Тәрәзә эленгеләренең, чаршау-кашагаларның булмавы бу бушлыкны тагын да куертып җибәрде кебек. Өйдә шыксыз, салкын иде.   Эшләр тәмамлануга Гайшәнең апасы туганнарны, кардәш-ыруны чәйгә алып китте. Өйне ялгыз калдырмыйк дип, Миневәли бер үзе капка төбендәге утыргычта утырып калды. Күңелен әйтеп-аңлата алмаслык ялгызлык, ятимлек ачысы көйдерде. Инде үзең әти булгач та әнисез калу бик авыр иде. “Гайшǝ ничек яши икǝн ǝнисез?” дип уйлап куйды ул. Миневәлинең кычкырып-кычкырып елыйсы килде. Тик үз яшеннән уңайсызланды. Шул вакыт, әрнегән җанны тагын да әрнетеп, зәңгәр күкне ярып очкан казлар тавышы ишетелде. Миневәли казлар тавышы килгән күккә башын күтәрүгә, мөлдерәп торган яшьләре бите буйлап тәгәрәде. Ишек алдына керде дә, капканың калын җепсәсенә башын салып, киң җилкәләрен калтырата-калтырата рәхәтләнеп елады. Шул кирәк булган икән. Ул тынычланып калды. Казлар, түгәрәк ясап Салих буасы өстендә әйләнделәр-әйләнделәр дә, җырларын ертык болытларга урап, сыек күгелҗем төтен булып күздән югалдылар. Миневәли, озак итеп, аларның артыннан карап торды. Тынычланып, яшьләре кибеп беткән иде инде, капкада хатыны белән апалары күренде.   Һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкате. Апалары да китте. Миневәли хатыны һәм кызы белән буш, шыксыз өйдә  утырып калды. Үлемнең көтелгәне булмыйдыр инде. Каенанасының үлемен икесе дә авыр кичерсәләр дә, ашын ашаган, яшен яшәгән дип, акыл белән килешергә тырыштылар. Күрше Мәдинә апалары әйткәндәй, Гадилә карчыкның үлеме килергә тиешле, көтелгән иде инде. Кай берәүләргә бит көтмәгәндә, бөтен тормышларын җимереп килеп керә.    Гайшәләргә үлем икенче тапкырында шулай килде. Әниләрен юган карчыклар “Тәне бик йомшак, хәерле булсын. Мәетнең тәне йомшак булса, артыннан тагын мәет була инде”, дип сөйләнгәннәр иде. Ул көнне Гайшә андый сүзләргә игътибар да итмәде.  Октябрь төгәлләнеп килә. Быел көз коры килде. Яфраклар да тигез генә саргаеп утырдылар да, бер-ике көн эчендә коелып беттеләр. Миневәли, сарыклар астына җәяргә әйбәт була дип, капка төбендәге тополь яфракларын капчыкларга тутырып бәрәннәр лапасындагы киштәләргә кертеп тезде. Озакламый әниләренең кырыгы җитә. Шуңа күрә Миневәли каралты-кура тирәләрен җыештырып, тәртипләп куйды. Көзге эшләр дә бетүгә таба бара. Сыер торакларын, соң булса да, карап-төзәтеп бетергәч Гайшәләр дә кардадан фермага кайттылар.  Бер көнне, кичке якта, Миневәли янына Хәниф килеп, капка төбендә сөйләшеп торганнар иде.   – Хәниф нәрсәгә килгән ул? – диде Гайшә, ире өйгә кереп өсләрен чишенгәндә, аш бүлеп. – Ташлы борын өстендә еккан имәннәр бар, шуларны сөйрәтеп кайтып булмасмы, дип килгән.  – Нәрсә дидең соң? – диде Гайшә, хатын-кызларга хас кызыксыну белән. – Ай Аллам, чистый сорау ала. Нәрсә дием инде. Әнвәргә әйтерсең, андый-мондый эш килеп чыкмаса төштән соң барып кайтырбыз дидем. Кеше гозерләнеп килгән бит, – дип, Миневәли табынга утырды.   Ашына катык туглап дүрт-биш кашык капты да, Миневәли күтәрелеп хатынына карады. Гайшә, беренче тапкыр күргәндәй, йотлыгып, керфекләрен дә селкетми иренә карап тора иде. Ул акыллы, зур коңгырт күзләргә җылылык, ярату, наз тулган. Аларда әйтеп бетергесез якынлык, хөрмәт. Урталай аерып тараган кара чәчләрен пәрәмәчләп артка җыеп куйган. Муенына таккан сары гәрәбә төймәсе түгәрәк йөзен тагын да балкытып җибәргән. Гайшәнең карашы Миневәлинеке белән очрашкач, ул уңайсызланып китте. Шулай карап торуыннан оялган сыманрак:   – Миневәли, мин сина моның кадәр дә ияләнермен дип уйламаган идем. Синсез нишләр идем икән мин хәзер!? – дип, елап җибәрде. – Ай алла, нәрсә булды сиңа? Тик торганнан кем инде елап утыра?! - дисә дә, Миневәлигә бу сүзләрне ишетү рәхәт иде. Әйе, җырларда җырланган, хатлар язып, хатлар көтеп килгән ярату түгел иде аларның мәхәббәте. Сандугачлар моңын тыңлап таңнар да аттырмадылар. Тик алар мәхәббәтнең “бер-береңне хөрмәт итү” дигән ягын, тормыш итәргә лаеклы икәнлекләрен аңлап кавыштылар. Картлар әйткән “Никах мәхәббәт тудыра” дигән сүз аларга бик тә туры килә иде. Андый сүзләргә әллә ни исе китә торган булмаса да, Миневәли яши-яши төшенгән иде бу сүзләрнең хаклыгына. Шуңа да, эчтән генә сөенеп, чын йөрәге белән яратып яши ул хатынын. Ә авыз ачып “яратам” дип әйтергә, үзенең яратуын күрсәтергә ничектер җай тапмый. Матур итеп сөйли белми шул. – И-и-и, тапкан елап утырырга, – дип, Миневәли ашавыннан бүленеп, гомер булмаганны, хатынын үбеп алды. – Мин дә, әле ярый син бар дип яшим.    Ул, Гайшәнең кулларыннан тотып, озаклап күзләренә карап торды. Гайшә иртән эшкә киткәндә Миневәли уянып калды.  – Ят әле, иртәнге өчтән үк тормасаң да өлгерерсең. Алай янып килгән эшең юк, – диде Гайшә иренә.  – И, хатын-кыз торып эшкә киткәндә, урын өстендә аунап калу оят инде. Уянмаган булсам бер хәл, – дип Миневәли дә торып киенә башлады. – Ярар алайса. Мин кайтып җитмәсәм, ашны җылытып ашап китәрсең, мин җылытып тормаган идем. Әле син эшкә киткәнче, бәлки, кайтып та өлгерермен, – дип, ишекне ачкач, иренә тагын бер кат борылып карады. Кораватка утырып йон оекбашларын киеп торучы Миневәлинең майкасы тыгыз, нык тәненә сыланып, тартылып тора иде. Майка уемыннан кап-кара күкрәк йоннары бөдрәләнеп күренә. Оекбашка үрелгәндә генә дә беләк мускуллары уйнаклап-уйнаклап ала.   Син иртәрәк кайтам дисәң булмый әле ул. Шомырты бозаулады. Шуны урнаштырып йөреп вакыт үткәне сизелмәде. Гайшә кайтканда Миневәли эшкә киткән иде. Көне тегесен-монысын эшләп үтте. Миневәли төшке ашка да кайтып тормады. “Хәниф белән киткәндер инде” дип уйлады Гайшә, кызы белән чәй эчкәндә.  Кичке савымга барганда, урамны чыккач, Минзилә очрады да, сөйләшә-сөйләшә бергә атладылар. Минзилә белән Гайшә бер урам кызлары. Тормышка да бер урам егетләренә чыктылар. Гайшә урталыкта, Минзилә исә урамның каршы ягында, кырый йортта яшәүче Рәхимә карчының олы улы Рәшиткә килде. Каенаналарына каршы йорт салып башка чыктылар. Бер-бер артлы ике бала табып бәхетле генә яшәп ятканда, юктан гына гаеп тагып, өч елга утыртып куйдылар Рәшитен.   – Рәшиттән хат-хәбәр бармы соң? – диде Гайшә, Минзиләнең авырткан җиренә тиюдән куркып кына. – Аллага шөкер, менә бүген Миңниса калдырып китте, – дип Минзилә кесәсеннән конверт чыгарып күрсәтте. Конверт ачылмаган иде. Гайшә күтәрелеп аңа карады. Минзиләнең елмайган күзләреннән мөлдерәп яшьләре чыкты. – Укымадым әле, кайткач балалар белән бергә утырып укырбыз дип салып куйдым, - диде дә куфайка кесәсен сыйпап алды. – Ну үзеңдә көч, Минзилә! – диде Гайшә соклануын яшермичә. – Мин алай түзеп торма алмас идем! – Башыңа төшсә, түзәсең икән ул, малай. Тешеңне кысасың да, түзәсең.   – Бүген минеке төшкә дә кайтып тормады. Кичә, утын алып кайтырга дип, Хәниф килгән иде. Әнвәр җибәрсә, төштән соң шунда киткәндер. И-и, ыштансыз да инде минеке. Берәрсе йомыш белән килсә, йөгерергә генә тора. Гадилә әни каенатай әтине “Кеше эшенә җан фәрман, үз эшемә һич бармам” иде безнеке, дип сөйли иде мәрхүмә. Миневәли дә шуңа әйләнеп бара бугай. Беркөнне үзе, мунчаны яңартырга кирәк. Хафиз абый белән бүрәнәлек сөйләшәм әле, дигән иде. Һаман сузып йөри, – дип, юри генә, Минзилә алдында ирен мактап һаман җанына тимәс өчен, зарланып алды.   – Кәпи Миңнурые, исән генә йөрсен беткере, ди бит. Дөрес инде малай, – дип елмайды Гайшә. – Ир бирмәк – җан бирмәк, дип элеккеләр белми әйтми шул. Исән булсыннар инде, – диде дә Минзилә авыр итеп тын алды. Ул арада фермага да килеп җиттеләр. Авыр ишекне көчкә каерып эчкә узуга, биткә җылы пар бәрелде. Кемнәр өчендер бу ис, дөресен генә әйткәндә, сасыдыр инде. Ә менә мәктәп партасыннан соң ук фермага килгән кызларга ул яңа сауган сөт, фураж, силос, сыерларга кайнаткан аш исе. Минзилә, ишек кырыенда ук, үзенең сыерлары янында калды, Гайшә үз сыерлары янына китте.   Зоотехник Әнәс килгәндә Гайшәнең ике генә сыеры калган иде савылмыйча. Әнәс исәнләште дә, аргы башта савучы хатыны Саҗидә янына атлады. Тик озак тормады, башын аска иеп, тиз генә чыгып та китте. Бик гади, бик кешелекле инде ул. Күтәрелеп, бер савымчыга, авыр сүз әйтмәс. Исергән скотникларга да каты бәрелә белми. Кай вакытта Гайшә, кызганып куя Әнәсне. Әнәс китеп өлгермәде, Саҗидә янына Фәһимә белән Наҗия, алар янына Җинан апай белән Сания дә килделәр. Нәрсәдер чышан-пышан аптырашып басып торгач, Җинан апай Гайшәгә таба атлады. Аңа калганнар иярде. Гайшә бер кулына чиләк, икенче кулына Миневәлие ясап биргән утыргачын тотып Күбәләге яныннан чыгып килә иде.   – Пленный нимесләр урынына, башларыгызны түбән иеп кая юл тоттыгыз? Кайтабыз дигәндә генә кызыл почмакка тагын берәрсе доклад укырга килгәнме инде, Ходаем. Гел кеше ясап бетерәләр үзебезне. Әлмәткә алып китмәсәләр ярый, – диде ул елмаеп. – Гайшә, балам, – диде Җинан апай, карашын читкә борып. – Миневәли... Миневәли ауган бит... трактор белән. Гайшәнең сөт тулы чиләге кулыннан төшеп китте. Куе, җылы сөт җәелеп тирес тарта торган чокырга акты. Калтыр-колтыр тонык тавыш чыгарып, чиләк тәгәрәде.  ДӘВАМЫ БАР. 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса