Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булган

15 февральдә Хуҗиәхмәт Мәхмүтовка 88 яшь тулган.

17 февральдә, озакка сузылган каты авырудан соң, галим, язучы, шагыйрь Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов вафат булды, дип хәбәр итте Татарстан Язучылар берлеге. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме бүген — 18 февральдә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Карбышев урамы 40нчы йорт 74 фатир адресы буенча була, диелә социаль челтәрдәге хәбәрдә.

 

 

 

1933 елның 15 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылы крестьяннары Мөһибҗамал һәм Шаһиәхмәт Мәхмүтовлар гаиләсендә дөньяга килгән. Мамадыш шәһәре урта мәктәбендә өлгергәнлек аттестаты алгач, районның Көек Ерыкса мәктәбендә ике ел математика, физика укыта.

1953 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә (хәзерге татар филологиясе һәм тарихы факультеты) белем алганда ук, студент университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасына өлкән лаборант булып эшкә урнаша.

Вакытлы хезмәткәр сыйфатында СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) тарафыннан җәй айларында оештырылган фольклор экспедицияләрендә катнаша.

1958 елда университетны «кызыл диплом»га тәмамлагач, ул Буа районының «Яңа юл» (соңрак – «Байрак») газетасында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип, бүлек мөдире булып 6 елдан артык эшли. Аның 1966 елдан соңгы эшчәнлеге исә тулысынча әлеге институт белән бәйле. Биредә ул аспиранттан алып баш фәнни хезмәткәргә кадәр үсү юлы үтә.

1969 елда «Татар халык табышмаклары» темасына кандидатлык һәм 1995 елда «Татар фольклорының афористик жанрлары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

Әдәби телебезнең матурлыгы, сафлыгы, сурәтлелеге мәсьәләләрен күз уңында тотып, ул менә инде 30 елдан артык вакыт Татарстан радиосындагы «Тел күрке – сүз» тапшыруының даими авторларының берсе була.

Х.Мәхмүтовның «Җомак әйтәм», «Кечкенә дә төш кенә», «Ел тәүлеге – 12 ай», «Язылмаган кануннар», «Канатлы сүз – хикмәтле сүз» кебек хезмәтләре күпләрнең өстәл китабына әйләнә. 12 томнан торган «Татар халык иҗаты» җыелмасының «Табышмаклар», «Мәзәкләр», «Мәкальләр һәм әйтемнәр» китаплары өчен, аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Йөзләгән фәнни мәкалә, 28 китап язган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса