Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЗАГСында алтын туй үтте

12 февральдә, гашыйклар көне алдыннан Әлмәт шәһәре ЗАГСында Дәрҗемановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте.

11 сыйныфта укучы Рәхимҗан сигезенче сыйныфта укучы Мөсәлия белән таныша. Шул вакыттан бирле аларның язмышы бергә үрелә. Мәктәптән соң Рәхимҗан армиягә чакырылганчы колхозда тракторда эшли. Мөсәлия мәктәпне тәмамлый һәм Самарага пешекче һөнәрен үзләштерергә китә. Укуын тәмамлагач, шунда ук эшләргә дә кала. Рәхимҗан армиядә хезмәт итеп кайткач, Мөсәлия артыннан, төрле маҗараларга эләгеп, Чирмешән аша Самарага поездда бара. Аларның мәхәббәте көннән-көн көчәя бара. Ял көннәрендә туган авылларына кайтып китәләр. Мөсәлия, өенә кайтып кергәч, әнисе белән сөйләшергә дә өлгерми, ишектә яучы пәйда була. Шулай итеп, 3 көннән соң 1971 елның 12 февралендә Әлмәт районының Елховой авылында Дәрҗемановлар гаиләсе туа.


1973 елда май аенда яшь гаилә Әлмәткә күченә. Мөсәлия 11 нче ашханәдә эшли башлый, аның хезмәт кенәгәсе бүләкләр, рәхмәт хатлары турында язмалар белән тулган, ә Рәхимҗан 52 нче төзелеш-монтаж идарәсенә тракторчы булып урнаша. Намус белән эшли, һәрвакыт җәмәгать эшендә актив катнаша, 12 ел халык утырышчысы булып тора.44 ел буе Рәхимҗан Сәлим улы эсседә, яңгырда, салкында иртән торып торакторына утыра. Авыр хезмәт яшьләрнең хисләрен ныгыту белән бергә, бер-берен аңларга, сакларга һәм кайгыртырга өйрәтә.


Ике йөрәк бергә кушылганга нәкъ 50 ел тулды. Бер шатлык һәм бер кайгы, бер сулыш һәм бер йөрәк ритмы, бер мәхәббәт һәм бер язмыш.


Тантаналы шартларда ирле-хатынлы Дәрҗемановлар беренче очрашу, беренче үбешү турында сөйләделәр. Ә туй вальсы юбилярларның кәефләрен күтәрде.


ЗАГС хезмәткәрләре тантана сәбәпчеләренә үзләре 50 ел элек кул куйган акт язуын да күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса