Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүп кенә димәгез...

Авыл җирлекләрендә җыелган чүп-чарны яндыру катгый тыелган.

Шуңа күрә авылларның һәммәсендә диярлек бункер мәйданчыклары яки евроконтейнерлар булдыралар.

Әлмәт районы авыл җирлекләренең күбесендә бункер мәй-данчыклары урнаштырылды. 2020 елда «Гринта» ҖЧҖ төбәк операторы тарафыннан Рус Акташы, Кузайкино, Зәй-Чишмә, Березовка, Кама-Елга авылларына, Кәләй һәм Колшәрип станцияләренә өстәмә евроконтейнерлар бү-леп бирелгән.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре буенча урынбасары Олег Шабалин хәбәр итүенчә, 2021 елда өстәмә бункер мәйданчыклары һәм контейнерлар булдыру өчен төбәк операторына тәкъдимнәр җибәрелгән.

Авыл җирендә яшәүче халык калдыкларны бер урынга җыеп барырга һәм махсус контейнерларга ташларга тиеш. Әгәр дә андый савытлар юк икән, авылларга махсус машина беркетелә. Ул билгеле бер вакытта килеп, халыктан барлык төр чүпне җыеп китә.

Мәсәлән, Кичүчат авылында чүп җыюның югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклыйлар.

Авылыбызда дүрт урында сигез кублы махсус бункерлар урнаштырылган. Шуларның берсе челтәр белән әйләндереп алынган. График буенча махсус машина килеп, чүпне алып китә. Бу бик уңайлы. Планда – чүпне сортларга аерып җыю өчен 16 данә евроконтейнер урнаштыру. Аларга заявка бирелде, – диде Кичүчат авыл җирлеге башлыгы Равил Шәйхетдинов.

Габдрахман авылында да халык чүп мәсьәләсе белән интекми. Ике урында бункер мәйданчыгы ясалган. Һәр якшәмбе чүпне җыеп чыгалар.

Чисталык чистарткан урында түгел, пычратмаган урында икәнне онытмасак иде.

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса