Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзара салым акчалары авылларга яңа сулыш өрәме?

Авыл халкыннан еш кына: «Юл юк, су юк, урамда ут юк», – дигәнне ишетергә туры килә.

Ләкин район берьюлы барлык авылларның да таләпләрен канәгатьләндерә алмый шул. Сәбәбе – бюджет резина түгел, сузылмый. Авыл халкына нишләргә? «Үзара салым түләргә кирәк», – ди хакимият.

Республикада үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле авылларда зур күләмле эшләрне уңай хәл итү мөмкинлеге ачылды. 2014 елдан башлап Әлмәт районы авыл җирлекләре территорияләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдумнар үткәрелә. Әлеге яңалык 2019 елда кертелде. Хәзер бу мәсьәлә халык җыеннарында хәл ителә.

Былтыр 2019 һәм аннан алдагы елларның үзара салым акчалары үзләштерелде. Барлыгы 43 миллион сум. 2020 елда районның 77 торак пунктында җыеннар үткәрелде һәм үткән дип танылды.

Үзара салым суммасын халык үзе билгели. 300 сумнан алып 20 меңгә кадәр. Мәсәлән, максималь түләү күләмен Кәске авылында яшәүчеләр үзләре билгеләгән. Алар авылга трактор һәм аңа тагылма җиһазлар сатып алу өчен 20 мең сум җыярга килешкәннәр.

Кичүчат авыл җирлегендә үзара салым 500 сумны тәшкил итә. 2020 елда җыелган акчалар трактор һәм шулай ук тагылма җиһазлар алуга юнәлтеләчәк. Әлегә торглар бара. Быел тупланган салым акчалары балалар бакчасы һәм мәктәпкә йөри торган юлларны норматив хәлгә китерүгә барачак.

Габдрахман авыл җирлегендә үзара салым акчасын 400 сум итеп җыярга килешенгән.Узган ике елда кергән акчалар юлларны асфальтлау өчен кулланыла.

– 2021 елда, халык актив катнашса, 16 миллион сумга якын акча җыярга мөмкин. Шулай ук республика бюджетыннан көтелгән акчаларны да исәпкә алырга кирәк. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Бу очракта 63 миллион сумнан артык акча туплана. Бу авыл җирлекләрендә социаль әһәмиятле эшләрне башкару өчен җитди сумма, – ди Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре буенча урынбасары Олег Шабалин.

Алга таба да үзара салым программасы буенча акчаларны авыл халкы тормышы өчен кирәк булган мөһим мәсьәләләргә тоту планлаштырыла. Алар арасында – су белән тәэмин итү системаларын норматив хәлгә китерү, юлларны, зиратлар, һәйкәлләр, чишмәләрне төзекләндерү, урам яктырткычларын ремонтлау һ.б.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса