Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов: Квадрат метрлар саны арта, әмма тормыш сыйфаты начарлана

Торак мәйданын арттыруга гына түгел, бөтен шәһәрдә уңайлы шартлар булдыруга да игътибар итәргә кирәк, дип ассызыклады район башлыгы Тимур Нагуманов.

Әлмәттә торак йортлар төзүне дәвам итәләр, әмма шәһәр халкының тормыш сыйфаты моның белән генә яхшырмый. Бу хакта 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2021 нче елга бурычлар билгеләүгә багышланган муниципаль район Советы утырышында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.


Әйе, квадрат метрлар саны арта, әмма шәһәрдә яшәү сыйфаты начарлана. Кешенең үз квадрат метрларында гына түгел, ә шәһәрдә яшәве, күп вакытны өйдән читтә уздыруы турында аңларга кирәк. Яшәү тирәлеге мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш”, — дип билгеләп үтте Нагуманов.


Ул архитекторлар арасында Әлмәт районын үстерү максатыннан халыкара конкурс үткәрелүен дә өстәде.


Әлеге проектларны дәвам итү өчен шәһәрне дөрес итеп планлаштырырга кирәк. Ул генераль концепциягә туры килергә тиеш— бу уңайлы яшәү өчен компактлы шәһәр”, - дип өстәде район башлыгы.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса