Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә анализга алынган карның нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак

Карда ярамаган матдәләр табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Әлмәттә пычрак кар түгелгән урын табылды. Ул кар шәһәрнең бер предприятиесе территориясеннән чыгарылган. Хәзер экспертлар карда табигатьне пычратучы матдәләр бармы-юкмы икәнен билгели. Әгәр алар табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.


Татарстанның Экология министрлыгының өлкән белгече Ләйсән Гыйсмәтуллина сүзләренчә, СУ-5 районы тикшерелгән. Анда санкциясез кар ташу факты расланган. 75 квадрат метр мәйданда 72 кубометр кар табылган.


«Нефть продуктлары су объектларын пычратырга мөмкин. Анда химик матдәләр булуга пробалар алынды», — диде Ләйсән Гыйсмәтуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса