Әлмәт таңнары

Әлмәтнең экология департаменты инспекторлары кар чүплекләрен булдырмау өстендә эшли

Кар махсус билгеләнгән урыннарга чыгарылырга тиеш, анда тиешле барлык таләпләр исәпкә алынган һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян килми.

Экология департаменты карны санкциясез җыю урыннарын булдырмау буенча көчәйтелгән эш режимына күчте. Яз көне, кар эрегәндә, реагентлар, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләр туфракка, су объектларына эләгергә мөмкин, моны булдырырга ярамый, дип аңлата алар.

Реклама


Бу кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган очракта, хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартыла: гражданнарга 2000 сумнан алып 3300 сумга кадәр, вазифаи затларга 15 000 сумнан алып 30 000 сумга кадәр, юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: