Безнең яраткан, кадерле кешебез - Иске Михайловка авылында яшәүче әниебез Мортазина Флера Гатуф кызына 60 яшь тула
Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булыштыгыз, яратып-сөеп, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез.
Яныгызга кунакка кайту безнең өчен зур шатлык, төпле киңәшегез, җылы сүзегез, нурлы йөзегез - зур бәхет. Сезгә һәр көнне күңел җылылыгы бирергә, киләчәккә якты өметегез, ныклы таянычыгыз булырга тырышырбыз.
Чиксез хөрмәт итеп, кызың Ландыш, киявең Равил, оныкларың Рената, Самат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа