Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

28 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов матбугат конференциясе уздырды

Район җитәкчесе журналистлар белән узып баручы елның төп темалары турында фикер алышты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

- Безнең быелгы очрашу коронавирус форматында уза, - дип шаяртты район һәм шәһәр башлыгы. - Шулай да без елны төгәлләгәндә очрашмыйча булдыра алмыйбыз. Бөтен чаралар онлайн форматта узса да, сезнең белән очрашуны андый форматка күчермәдек.

Тимур Нагуманов узып баручы елда журналистларның башка югарылыкта булуларын, халыкның алардан тиз һәм дөрес мәгълүмат алуга өметләнеп торуын ассызыклап үтте. «Сезгә - журналистларга зур җаваплылык йөкләнә. Пандемиянең язгы чорында бу бигрәк тә нык сизелде. Журналист осталыгыннан бик күп нәрсә тора», - диде ул. Очрашу нигездә сорау-җавап рәвешендә барды.

Әлбәттә, кешенең уңайлы тормыш-көнкүреше өчен илдәге икътисад һәм социаль мәсьәләләрнең уңай хәл ителүе шарт. Шуңа да беренче сорау пандемиянең шәһәр икътисадына һәм социаль өлкәләргә ничек тәэсир итүе турында булды. Әлеге сорауга җавап биреп, Тимур Нагуманов:

- Дөресен әйтергә кирәк, пандемия әлеге өлкәләргә шактый тәэсир итте. Шулай булса да, без республикада социаль-икътисади күрсәткечләр ягыннан лидерлык позициясен бирмәдек. Район буенча уртача хезмәт хакы 5,5 % ка үсте. Күзәтүләр буенча, эшен югалтучылар саны да узган ел белән чагыштырганда кимегән, - диде. - Кызганычка каршы, бюджет үтәлеше шактый түбән. Без якынча 200 миллион сум район бюджетын югалттык. Гомумән, кризистан беренче чиратта республика һәм безнең район зыян күрде. Чөнки республика һәм шәһәр бюджетына нефть сәнәгатенә керткән чикләүләр тәэсир итте, - дип үзенең борчылуын белдерде.

Елның уңай ягы итеп «Алнас» заводының экспортны берьярым тапкырга арттыруын, үз продукцияләрен АКШка чыгаруларын җиткерде. Тагын бер кызыклы факт: быел «Алнас»ның Мәскәүдәге баш идарәче компаниясе Әлмәткә күчкән. Авыл хуҗалыгы да елны шактый уңышлы тәмамлый, диде район башлыгы.

Әлбәттә, узып баручы елның иң төп вакыйгасы - ул пандемия. «Ничек уйлыйсыз, Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе үз бурычларын үти алдымы, хәзер ничегрәк?» - диде «Альметьевск ТВ» журналисты Елена Мәрданшина.

Тимур Нагуманов журналистларның әлеге сорауны кузгатуларына рәхмәтен белдерде.

- Медицина хезмәткәрләренә таякның иң авыр башы төште. Бу безнең өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә яңалык. Ә карарларны инде кичә кабул итәргә, бүген исә эшләргә кирәк иде. Медикларыбыз үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Ә беренче дулкын вакытында без Татарстанның көньяк-көнчыгышында резерв госпиталь идек. Һәм безгә бөтен күрше районнардан авыруларны кабул итәргә туры килде, - диде ул. Онкодиспансер һәм тире-венерология авырулары диспансерының коронавируслы авыруларны кабул итүләрен, баш табибларның оператив эшчәнлекләрен әйтеп, аларга рәхмәт хисләрен җиткерде. «Татнефть» ААҖнең әлеге көрәштә әлмәтлеләргә генә түгел, ә бөтен көньяк-көнчыгыш төбәккә зур ярдәм күрсәтүен, медицина җиһазлары, саклану чаралары, транспорт һәм башкалар белән тәэмин итүен атап китте.

Очрашуда шәһәр үсеше, торак йортлар төзү программаларының үтәлеше, күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү турында да сораулар күтәрелде. Тимур Нагуманов һәр сорауга тәфсилле җавап бирде. «Төзелеш ул икътисад локомотивы булып санала. «Торак» республика программасы куйган бурычларны үтәдек, 120 мең кв. м торак тапшырылды, - диде. - Ә җир бирү мәсьәләсендә, бу бүген шактый катлаулы. Инфраструктура булган урыннарда инде җирләр калмады, ә мөмкинлекләр булмаган урыннарда җир бирү күтәрә алмаслык чыгымнар сорый».

Район башлыгы кечкенә чагында Кыш бабайдан нинди бүләк сораганы, гаиләдә Яңа ел бәйрәмен ничек каршылаулары, нинди традицияләр булуы белән дә уртаклашты.

2021 елда, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак, шәһәр һәм район күләмендә шактый зур чаралар үткәрү күздә тотылуын, шәһәрдә эшләп килүче диаспораларның нәтиҗәле эшчәнлекләре турында Тимур Нагуманов тулы җаваплар бирде.

«Татмедиа» АҖ филиалы директоры Наилә Аль-Айюбинең: «Бу ел сезнең үзегезне нәрсәләргә өйрәтте? Үзегез нинди сабак алдыгыз?» - дигән соравына башлык болай дип җавап бирде:

- Мин алган сабак башкаларныкыннан әллә ни аерылмыйдыр. Беренчедән, безнең әллә нинди фантастик хыял да тормышка ашарга мөмкин. Әгәр дә безгә бер ел элек кенә менә шундый хәлләр буласын әйтсәләр, без көлгән булыр идек. Чыннан да, безнең тормыш нык үзгәрде, без башка дөньяда яшибез. Без корган теләсә нинди план сәгате-минуты белән үзгәрергә, юкка чыгарга мөмкин. Һәм без көтелмәгән хәлләргә әзер булырга тиеш.

Икенчедән, мине сөендергәне - кирәк вакытта без берләшеп, шәхси мәнфәгатьләрне читкә куеп, бер булып, зур эшләр башкара алабыз икән. Яз көне төрле чикләүләр керткәндә, шулай ук бүген дә, әлбәттә, без, халык ничек кабул итәр дип шикләнгән идек. Билгеле инде, күбрәк ризасызлык ишеттек. Бүген полиция хезмәткәрләре бу эшне үз өсләренә алды. Алар саклану чарасы буларак битлек режимын контрольдә тоталар. Әлбәттә, административ җавапка тарту, штраф түләтү халыкка ошамый. Ләкин бит саклану чараларын кулланмаучылар үзләренең сәламәтлекләрен генә түгел, ә башкаларның да гомерләрен куркыныч астына куялар. Кешенең үзенә кагылса, авырып китсә, җитәкчелек нәрсә карады дип, хакимиятне гаепләячәкләр.

Өченчедән, чыннан да яхшы кешеләр, яхшылык эшләргә теләүчеләр бездә аз түгел. «Ярдәм янәшәдә» акциясе моны ачык күрсәтте. Кешеләр чын күңелдән, бушка, эчкерсез рәвештә үзләренең ярдәмнәрен, хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. 2020 елның безгә биргән сабагы - бер-береңә эчкерсез ярдәм итү.

Мин барлык шәһәр һәм район халкын киләчәк Яңа еллар белән котлыйм. Алдагы елда да шулай кешелекле, ярдәмчел булып калырга язсын. Бәхетләр сезгә!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса