Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда ниләр үзгәрә?

Курантлар сукканнан соң ук Россиядә яшәүчеләрне, шул исәптән әлмәтлеләрне дә законнарда дистәләгән үзгәрешләр көтә.

Иминият пенсияләрен арттыру, ана капиталы белән эш итү, авыл ипотекасы, ау, кунакханә хезмәтләре, автомобильдә балаларны йөртүдә үзгәрешләр - түбәндәге күзәтүдә бу һәм башка яңалыклар турында җентекләбрәк сөйләрбез.

Өстәмә кемнәргә тиеш?

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак. Түләүләр суммасы 6,3% ка арта. Пенсия фондында хәбәр итүләренә караганда, бу 36 миллионнан артык россиялегә кагыла. Шул ук вакытта гыйнвар аенда арттырып түләнергә тиешле пенсия бәйрәмнәр аркасында декабрь аенда ук киләчәк.

Гади дә, тиз дә

Ана капиталы белән эш итү турындагы заявкаларны карау вакыты үзгәрә. Хәзер бер ай урынына Пенсия фонды 10 көн дәвамында карар кабул итәчәк. Әмма мөрәҗәгатьләрне тикшерү вакыты 15-20 көнгә кадәр арттырылырга мөмкин: мәсәлән, әгәр башка ведомстволардан өстәмә мәгълүмат соратып алырга кирәк булса. Уңай карар чыгарылган очракта гариза бирүчегә Пенсия фонды акчаларны өч эш көне дәвамында күчерәчәк.

Цифрлыга күчерелә

Гыйнвардан башлап пациентларга электрон медицина белешмәләре һәм бәяләмәләре бирелә башлый. Аны алу өчен гаризаны дәвалау учреждениесендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә: Дәүләт хезмәтләре порталында «Минем сәламәтлегем» сервисы ярдәмендә калдырырга мөмкин. Һәр онлайн-документ, һичшиксез, табибның цифрлы имзасы белән расланган булырга тиеш. Медицина белешмәсенең кәгазьдәгесен, элеккеге кебек үк, паспорт буенча алырга була. Анда табибның шәхси имзасы һәм мөһере, медицина учреждениесенең мөһере һәм штампы булу мәҗбүри.

Калдыкларны эшкәртү

1 гыйнвардан эшкәртү мәҗбүри булган калдыкларның исемлеге арта. Әлеге документ хөкүмәт тарафыннан дүрт ел диярлек элек кабул ителгән иде. Исемлеккә металл ватыклары, макулатура һәм пластик кергән инде. Киләсе елда бирегә техника һәм туендыру элементларын да кертәчәкләр. Хәзер каты көнкүреш калдыкларының гомуми күләменең 20% тан артыгы сортировкага китә. 2024 елга бу күрсәткеч 50% ка кадәр артыр дип планлаштырыла. 2024 елга каты коммуналь калдыкларның 12% ы утильләштереләчәк, 2030 елга бу сан 50% ка җитәчәк.

Аучылар өчен

Яңа елдан ау яратучыларны мөһим үзгәрешләр көтә. Хәзер аучылар үз арсеналларын арбалетлар һәм җәяләр белән тулыландыра алачак. Элек бу төр кораллар алар өчен тыелганнар исемлегендә иде. Тояклы җәнлекләргә, аю, бүре, шакал, төлке, янутсыман эт, бурсык һәм кондызларга төнге ау кагыйдәләренә җитди үзгәрешләр кертелә. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык девайсларыннан, тепловизорлардан һәм төнге күрү приборларыннан файдалану легальләштерелә. Шул ук вакытта аучыларга яктылык кайтаручы элементлар булган кием кияргә туры киләчәк. Күз күреме начар булган шартларда бу чара ауда катнашучыларның берәрсен очраклы рәвештә яралау куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

Акыллы счетчиклар

1 гыйнвардан башлап төзелешкә рөхсәт бирелгән һәр йортта электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль приборлары куелачак. Аларны урнаштыру өчен җаваплылык йортларны төзүчеләр җилкәсенә төшә. Акыллы счетчиклар интернетка тоташтырылачак. Алар электр энергиясен куллану турында күрсәткечләрне электр энергиясен поставкалаучыларга мөстәкыйль рәвештә җибәрәчәк.

Ташламалы дарулар арта

Яңа ел башлану белән тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлеге киңәйтеләчәк. Хәзер аңа 800 гә якын атама керә. Исемлеккә таркаулык склерозы, гемофилия һәм Гоше авыруларыннан интегүчеләр өчен дарулар кертелгән. Шушында ук «Ремдесивир» исеме астында патентланган вируска каршы чара да өстәләчәк, ул коронавирус инфекциясен дәвалау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгының вакытлы рекомендацияләренә кертелгән.

Өс киемнәре өчен кодлар

1 гыйнвардан җиңел сәнәгать продукциясе мәҗбүри маркировкаланырга тиеш. Табигый яки композицион тиредән җитештерелгән өс киемнәре предметлары, бәйләм блузкалар, хатын-кызлар һәм кызлар өчен машинада яки кулдан бәйләнгән блузалар һәм блузоннар; пальто, ярымпальто, япмалар, плащлар, курткалар (чаңгычыларга билгеләнгәнен дә кертеп), ветровкалар, штормовкалар һәм шуңа охшашлы эшләнмәләр, урын-җир, ашханә, бәдрәф һәм кухня чүпрәкләре уникаль код алачак.

Авылда өй

Гыйнвардан авыл ипотекасын алу шартлары үзгәрә. Инде җире булган һәм йорт төзү өчен кредит алырга теләгән затларга әлеге участокка милек хокукына ия булу мәҗбүри түгел. Аренда килешүе дә җитеп тора. Шулай ук биш каттан да артык булмаган күпфатирлы йортларда торак сатып алырга мөмкин булачак. Тагын бер яңалык - авыл ипотекасы буенча төзелгән яки сатып алынган торакта прописка булу мәҗбүри.

Кагыйдәләр үзгәрә

Яңа елдан балаларны оешкан төстә ташу кагыйдәләре үзгәрә. Беренчедән, 10 елдан да артык куллануда булган автобусларда ташуны тыю гамәлдән чыгарылган. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешлары булу мәҗбүри. Кайбер башка таләпләр дә бар. Оештыручы балаларны шәһәр эчендә яки шәһәр янында йөртүне планлаштыра икән, ул бу хакта йөртәсе көннән кимендә бер тәүлек алдан дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсенә хәбәр итәргә тиеш. Әгәр бу башка шәһәргә яки төбәккә бару булса, тиешле хәбәр кузгалып киткәнче 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш. Автобуслар өч һәм аннан күбрәк булса, аларны дәүләт автоинспекциясенең патруль автомобиле озата барырга тиеш. Моның өчен координаторга заявка бирергә кирәк. Мөһим төгәллек: җиде яшьтән кечерәк балалар юлда дүрт сәгатьтән артык булырга тиеш түгел.

Ата-ана рөхсәте кирәк

Балигъ булмаган яшьтәге балаларны кунакханәгә һәм отельгә урнаштыру аларның ата-аналары яки законлы вәкилләре ризалыгыннан башка мөмкин түгел. Нотариаль расланган рөхсәт язуы һәр отельерның мәҗбүри таләбе булачак.

 

Таня Шамбер әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса