ТРда Covid-19дан зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча проект старт алды
"Работа России" кадрлар үзәге Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге инфраструктурасын җәлеп итеп, яңа коронавирус инфекциясе таралудан зыян күргән затларга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру буенча яңа проект старт алуы турында хәбәр итә.
40 төрле юнәлеш буенча түләүсез белем алуны түбәндәге өч категория гражданнары узарга хокуклы:
1) Белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар;
2) Эштән китү куркынычы астында булган затлар;
3) Эш эзләүче гражданнар.
Укырга теләүчеләр мөстәкыйль рәвештә теркәлергә мөмкин. Укуларга теркәлү "Ворлдскиллс Россия" берлеге платформасында түбәндәге адрес буенча уза: express.worldskills.ru, һәркем үзенең шәхси кабинетында компетенция (укыту программасы) һәм укыту үзәген (уку йорты) сайлап алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа