Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3,1 млрд. сум 0%ка – Татарстанда процентсыз кредит бирү программасы тәмамланды

1 октябрьдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, пандемия чорында һәм аңа китергән кризис вакытында хезмәткәрләрнең хезмәт хакын түләүгә юнәлдерелгән ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру тәмамланды. Республикада әлеге кризиска каршы ярдәмнән 6 ай эчендә 1159 эшкуар файдаланган, бу аларга 3,1 млрд.сумлык кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Программа агымдагы елның апрелендә эшләтеп җибәрелгән иде, чөнки Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия банклары белән процентсыз кредит бирүне финанслау турында килешүгә кул куйды.

Үз чиратында, коронавирус пандемиясеннән зыян күргән тармаклардагы юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәт хакын түләүгә ташламалы процентсыз кредит алуга дәгъва итә ала иде. Программа шартлары нигезендә, кредит буенча процентлар федераль бюджеттан түләнде, ә бурычка алучы өчен алар нульгә тиң иде. Кредит 6 айдан артык вакытка озайтылган очракта, алтынчы елдан соң ставканы субсидияләү туктатылды.

Кредит күләме түбәндәгечә исәпләнә: 1 төбәктә минималь хезмәт хакы күләме (Татарстан өчен бу күрсәткеч 12 130 сум + социаль взносларга тиң) * хезмәткәрләр саны * 6 ай.

Программага республикада тәкъдим ителгән 17дән артык әйдәп баручы банк кертелгән. Пандемия чорында әлеге чара үз вакытында һәм кирәкле булды, чөнки ил җитәкчелеге алдында эшләүче халыкның санын һәм мәшгульлеген максималь дәрәҗәдә саклап калу бурычы тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса