Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы 4 яшьлек Кириллның һәм 6 яшьлек Азалиянең хыялын чынга ашырды

Тимур Нагуманов “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты.

Район башлыгы, ирекле Яңа ел акциясендә катнашып, Кириллга - швед стенасы, ә Азалиягә матур күлмәк бүләк итте.

Тимур Нагуманов балаларны һәм аларның ата-аналарын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм киләсе елда барлык теләкләрнең чынга ашуын теләде.

Бу акция  “Игелекле Әлмәт”  штабы тарафыннан 24 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Яңа ел чыршысы район башкарма комитеты бинасының 1 катында урнашкан.

“Теләкләр чыршысы” акциясе бөтен Россия буенча уза. Сирәк авырулары булган һәм авыр хәлдәге гаиләләрдә яшәүче балалар үз хыяллары турында открыткаларга язалар һәм  алар тормышка аша.

 

Фото: ӘМР матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса