Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чыршы бәйрәме: яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр

Әлмәттә Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү мәсьәләсе кабыргасы белән тора.

Балалар өчен кышкы чараларны Кыш Бабай һәм Кар кызы, төрле әкият персонажлары, җыр-бию һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уеннарыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, ни кызганыч, пандемия үзенең төзәтмәләрен кертә. Быел балалар бәйрәмнәрен оештыручыларга төп таләп - анда катнашучыларны коронавирус йоктыру ихтималыннан мөмкин кадәр саклау. Кечкенәләрнең сәламәтлеге өчен борчылып, кайберәүләр Чыршы бәйрәмнәрен үткәрмәскә карар итте. Әмма бу идеядән баш тартмаучылар да бар.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Яңа ел чараларын үткәрү буенча яңа кагыйдәләрнең берсе - аларда ата-аналар, аниматорлар, фотографлар һәм видеога төшерүчеләрнең катнашмавы. Моннан тыш, ТР буенча баш санитар табиб Марина Патяшина бәйрәмнәрне төрле төркемнәр һәм параллель сыйныфларны берләштереп үткәрүне тыюларын да игълан итте.

Безнең шәһәрдә Яңа ел иртәләрен үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен хәл итү белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре ихтыярында калачак. Чараны үткәрергә карар кылучыларның барысы да аларны тиеш булганча, Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләренә таянып үткәрәчәк.

- Улым йөри торган бакчада Яңа ел чарасын үткәрү уеннан кире кайтмадылар. Балалар һәм тәрбиячеләр аңа ныклап әзерләнә, шигырьләр ятлыйбыз, - дип сөйли газета укучыбыз Наталья Ганиева. - Тик боларның барысын да без күрә алмаячакбыз. Әти-әниләрне кертмәячәкләр.

- Кызым укый торган мәктәптә дә шундый ук хәл, - ди Эльвира Гарифуллина. - Бәйрәм һәр сыйныф өчен аерым һәм ябык булачак.

Ә менә ике баласы булган Ольга Куленкованың 18 нче мәктәптә укучы улына һәм сыйныфташларына быел Яңа ел чарасы булмаячагын алдан ук игълан иткәннәр. Аның урынына сыйныф җитәкчесе чәй табыны оештырырга тәкъдим иткән. Инициативаны хуплаганнар. Ә менә Ольганың балалар бакчасына йөрүче кызы өчен Чыршы бәйрәме булмаска охшаган. Һәрхәлдә, әлеге чара турында әле берәү дә берни әйтмәгән. Тик, билгеле инде, һәрбер ата-ананың үз баласына тылсымлы Яңа ел әкияте бүләк итәсе килә.

Шәһәрдә үткәрелә торган Яңа ел тамашалары моңа яхшы альтернатива була ала, тик алар өчен дә катгый кагыйдәләр күздә тотылган. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренә караганда, чараларда бактерицид нурлаткычлар булу мәҗбүри, ә бинада һәр кешегә кимендә дүрт квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән уеннары булмаячак, чөнки моның өчен катнашучыларга кулга-кул тотынышырга кирәк булачак, ә бу инфекция йоктыру куркынычын арттыра.

Шулай ук оештыручылар бәйрәмгә килүчеләр өчен санитайзерлар куярга һәм кул юу урыннары булдырырга тиеш. Керү юлында тән температурасын үлчәү мәҗбүри. 7 яшьтән зуррак балаларны да кертеп, барлык кунаклар да индивидуаль саклану чараларыннан булырга (битлек кияргә) тиеш. Моннан тыш, социаль дистанцияне саклау зарур. Бәйрәмдә һәр бала белән бер генә кеше катнаша ала һәм ул 65 яшьтән дә өлкәнрәк булырга тиеш түгел.

Быел Әлмәттә Чыршы бәйрәмнәре бөтен җирдә дә уздырылмаячак. Әйтик, балалар-үсмерләр иҗаты үзәгендә һәм «Нефтьче» Мәдәният сараенда алардан баш тартканнар инде. Әмма Мәдәният сарае директоры Валерий Саматов билгеләп үткәнчә, Нефтьчеләр мәйданында, барлык санитар кагыйдәләрне үтәп, күңел ачулар барыбер узачак. Ә менә «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында һәм драмтеатрда бәйрәмгә әзерләнәләр. Өстәвенә, театрда ике чара узачак: берсе - кечкенәләр өчен, икенчесе - 5 яшьтән зуррак балалар өчен. Тик соңгылары белән әти-әни чарада катнашмый.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса