Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Музейда очрашу

Традицион «Үлемсез полк» акциясе, парад, концертлар үткәрелмәсә дә, һәрбер сугыш һәм тыл каһарманын яшәгән урыннарына барып тәбрикләделәр, рәхмәтләр җиткерделәр. Ә менә эзләнү отрядлары эшләрен туктатмады.

Быелның 23 гыйнварында Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләрен алып барганда «Шлиссенбург» отряды тарафыннан совет сугышчысы сөякләре табыла. Әйберләр арасында якташыбыз - 63 нче гвардияле укчы дивизия кече сержанты Михаил Иванович Токаревның адресы күрсәтелгән язу да була. Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивы документларында Михаил Ивановичның 1943 елның 23 июлендә Ленинград өлкәсе Мгинск районы Арбузово бистәсендә һәлак булуы теркәлгән.

Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда «Татнефть-Поиск» отряды җитәкчесе Миләүшә Котенкова документларны тантаналы рәвештә Михаил Токаревның туганы Людмила Фокинага тапшырды. Миләүшә Муллахмәт кызы әйтүенчә, эзләнүчеләр ярдәмендә 3500 дән артык Кызыл Армия солдатының сөякләре казып алынып, өч меңгә якын солдатның исеме билгеле булды. Исемнәр сугышчыларның шәхси әйберләре ярдәмендә генә түгел, РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы документлары белән эшләгәндә дә ачыклана.

Безнең хәбәрләргә, шалтыратуларга битараф булмаган туганнарына рәхмәт. Кызганыч, быел Украинада туып, фронтка киткән ике солдатның документларын алырга теләүчеләр булмады, ди Миләүшә Котенкова.

Туган якны өйрәнү музеенда узган очрашуда Әлмәт хәрби комиссариаты, «Татнефть-Поиск» эзләнү отряды, Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе, «Память», «Юнармия» берләшмәләре һәм Михаил Токаревның туганнары катнашты.

- Соңгы сугышчының җәсәде җирләнмичә, сугыш беткән дип саналмый, дигән гыйбарә бар. Хәбәрсез югалган бик күп якташларыбызның исемнәрен ачыклыйсы бар, эзләнү төркемнәрендә әлеге игелекле эш белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да рәхмәт, - диде Әлмәт хәрби комиссары урынбасары, подполковник Нәфис Гыйззәтуллин.

Михаил Иванович Токарев 1923 елда элеккеге Акташ районы Илтән-Бута авылында туган.

- Ниһаять, абыебыз хәбәрсез югалганнар исемлегеннән алынды, шундый батыр ул тәрбияләп үстергәннәре өчен әби белән бабайга зур рәхмәт. Шушы чараны оештыручыларның барчасына да рәхмәтлебез, - диде Людмила Григорьевна. Ул музейга туганының фоторәсемен һәм шулай ук эзләнү отряды тапкан язуны тапшырды.

Бу көнне музей фондлары шулай ук тагын ике экспонат - «Татнефть-Поиск» отряды һәм «Ватан» берләшмәсе тарафыннан нәшер ителгән китаплар белән тулыланды.

«Татнефть-Поиск» вәкилләре эзләнү эшләрен алып баруда ярдәм өчен «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Вакыт елгасы даталарны, вакыйгаларны үзе белән алып китә тора. Әмма ничә генә ел узса да, миллионлаган кешенең язмышын тирән яралаган Бөек Ватан сугышы халык хәтереннән җуелмый. Чөнки инде үлән каплаган чокырлар, окоплар, ә иң мөһиме - әле һаман алгы сызыкта булган, табылмаган, җирләнмәгән исемсез солдатлар аны онытуга юл куймый.

Очрашу Әлмәтнең «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

НАИЛӘ ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса