Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Никахлашу сараенда ирле-хатынлы Луиза һәм Фәрит Мөхәммәтшиннарны хөрмәтләделәр

Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның хатынына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Кичә шәһәрнең Никахлашу сараенда ирле-хатынлы Луиза һәм Фәрит Мөхәммәтшиннар булды.  Алар моннан нәкъ ярты гасыр элек нефтьчеләр шәһәрендә гаилә корып җибәргән.

Ул вакытта Фәрит Мөхәммәтшин «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә слесарь булып эшләгән, ә хатыны Луиза Миңнебай газ эшкәртү заводының икътисад бүлегендә хезмәт куйган. Мөхәммәтшиннар ике бала тәрбияләп үстергән.

 Мөхәммәтшиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырылды. Әлеге бүләк 25 елдан артык бергә гомер итүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә нигезенең ныклыгы белән дан казанган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләргә тапшырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса