Татарстанда җил парклары төзү мәсьәләсе якындагы елда хәл ителәчәк
Потенциаль мәйданчыкларның һәркайсы 60тан 200 мВтка кадәр “яшел” энергия җитештерәчәк.
Республикада беренче җил паркларын төзү якындагы елда башланырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер инвесторлар киләчәктә электр энергиясе җитештерәчәк җил паркларын булдыру өчен республикадагы берничә мәйданчыкны актив өйрәнә.
Элегрәк “Татар-информ” республикада җил парклары проектының потенциаль инвесторлары Enel, Fortum һәм Росатом икәнен хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа