Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы башлана

Агымдагы елның 24 декабреннән яңа елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә балаларның юл-транспорт травматизмын киметүгә юнәлдерелгән “Кышкы каникуллар” чарасы узачак.

Бу елның 11 ае эчендә республика юлларында 431 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 бала һәлак булган һәм 459ы төрле тән җәрәхәтләре алган.


2020 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республика юлларында 7 пассажир-бала һәлак булган.
Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.


ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләрне дә игътибардан читтә калдырмаячак. Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “ата-аналар патруле”, шулай ук “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмалары кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат профилактик эш алып бару өчен балаларның уку урынына биреләчәк.

Шулай ук белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр узачак.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса