Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне “Яшерен Кыш бабай” акциясендә катнашырга чакыралар

Акция 14 декабрьдә башланган һәм киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Балачакта һәркем Кыш бабайга иң якты хыяллары турында хат язгандыр. Яңа ел бәйрәме - балачакны искә алу һәм башка кешегә могҗиза бүләк итү өчен тылсымчы булырга менә дигән мөмкинлек.


Акциядә катнашу өчен тайныйдедмороз. рф сайтында теркәлергә кирәк.


Теркәлгәннән соң һәр катнашучы бүләк җибәрәчәк кеше турында мәгълүмат ала, шул кешене Яңа ел белән котларга кирәк була.


Бүләкләр алмашу катнашучылар теләге буенча онлайн һәм офлайн форматларда бара, шулай ук катнашучылар үзләренең катнашу географиясен үзләре билгели ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса