Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле ялгыш картасына күчерелгән акчаны кире кайтарырга мәҗбүр булган

Әлмәт суды аны нигезсез баеган дип тапкан.

Бер әлмәтле 2018 елның февралендә банкның мобиль кушымтасы аша 100 мең сум күләмендә акчаны башка кешенең банк картасына күчергән. Берничә тапкыр акчаларны кире кайтаруын сораса да, теге кеше аларны кайтарырга ашыкмый. Шуннан соң ул аларны кайтару максатыннан судка мөрәҗәгать итә.
Әлмәт шәһәр суды 100 мең сумны һәм алар белән файдаланган өчен 18 424,37 сумны кире хуҗасына кайтарту турында карар чыгарган.


Суд утырышында җавап бирүче гаебен танымаган.


Карар законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Бу хакта Әлмәт шәһәр суды хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса