Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлыларны Айрат Хәйруллин белән туры эфирга чакыралар

Ул Татарстанда IT-индустрия үсеше турында сөйләячәк.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан рәсми берләшмәләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында турыдан-туры эфир уздырачак.

Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм цифрлы карарларның татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен ничек арттыруы турында сөйләячәк. Шулай ук ул эфир вакытында интернет-кулланучылардан килгән сорауларга да җавап бирәчәк.

Очрашу 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube платформасында узачак.

#Татарстан Онлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Проект ярдәмендә татарстанлылар актуаль темалар буенча кунакларга онлайн режимда үз сорауларын бирәләр. Студиядә 20дән артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре кунак булган инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса