Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә семинар-киңәшмә узды

Чара барышында семинар-киңәшмәдә катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлегенә ия булдылар.

11 декабрьдә шәһәрнең мәшгульлек үзәге «БИНК» Казан социаль-эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр, зона эш төркемнәре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен «2020-2021 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе» темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

Очрашуда республиканың көньяк-көнчыгышындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре һәм 80 нән артык эш бирүче катнашты. Чарада катнашучыларга хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында буклет бирелде.

Чара битлек режимын һәм катнашучылар арасында социаль дистанцияне саклап уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса