Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшьләр өчен психологик ярдәм телефоны булдырылачак

Кайнар линия тәүлек буе эшләячәк.

2021 елда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының максатларыннан берсе - яшьләр өчен тәүлек буе эшли торган психологик ярдәм телефонын эшләтеп җибәрү. Проект киләсе елның икенче яртысында гамәлгә ашырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына ведомство башлыгының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов сөйләде.

«Безнең балалар өчен ышаныч телефоны тәҗрибәсе бар, анда тиз арада квалификацияле ярдәм алырга мөмкин. Аерым муниципалитетларда бөтен яшьләр өчен шундый кайнар линия булдыру тәҗрибәсе бар, әмма республика масштабында мондый тәҗрибә юк әле», – дип билгеләп үтте ул.
Республика муниципалитетларының бөтен тәҗрибәсен берләштерү һәм проектны 2021 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип өстәде ул. Кайнар линия III кварталдан да иртәрәк эшли башлар дип көтелә.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 2021 елга куелган максатлары һәм бурычларының тулы исемлеге белән «Татар-информ» МА сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса