Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каһарманнар

Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге паркның Геройлар аллеясында Социалистик Хезмәт Геройларының һәм Хезмәт Даны ордены тулы кавалерларының бюстлары куелган.

Нефть төбәгендә иң беренчеләрдән булып - 1958 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә Мәмәт авылында туып-үскән, «Әлмәтнефтестрой» трестының 42 нче төзү-монтаж идарәсе ташчылар бригадиры Рәшит Саттар улы Саттаров лаек була. Әлмәттәге «Татарстан» кинотеатры, универмаг, мәктәпләр, балалар бакчалары биналары, дистәләрчә күпкатлы йортлар - болар барысы да Рәшит Саттаров бригадасы тарафыннан төзелгән.

Ә нефтьчеләр арасында Социалистик Хезмәт Герое исеменә беренче булып Корбан Ваһап улы Вәлиев лаек була. Корбан Вәлиев тумышы белән хәзерге Әлки районы Иске Чаллы авылыннан. 1950 елдан «Әлмәтнефть», «Әлкинефть», «Җәлилнефть», «Сөләйнефть» идарәләрендә хезмәт куя. 1961 елда аның бригадасы нефтьчеләрнең Бөтенсоюз ярышында беренче урынны яулый.

Вакыт бертуктамый алга чаба. Татарстанның нефть тарихына исемнәре алтын хәрефләр белән язылган каһарманнарыбызның сафлары да сирәгәя бара. Бүгенге көндә бердәнбер исән-сау Социалистик Хезмәт Герое Галимҗан Мөхәммәтша улы Хаҗиев. Ул Башкортстанда туа. Данлыклы «Бигәш академиясе»н тәмамлый, Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә хезмәт куя. 1968 елда «Әлмәтбурнефть»нең артта калган бригадасын җитәкли, аны алдынгылар сафына чыгара, соңга таба коллективка иң авыр участокларда бораулауны һәм иң алдынгы хезмәт алымнарын үзләштерүне йөклиләр. Коллектив «Иң яхшы сыйфат бригадасы» исеменә лаек була.

1974 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Хезмәт Даны ордены дигән дәүләт бүләге гамәлгә куела. Бу - фидакарь хезмәт өчен бирелүче совет бүләкләре арасында дәрәҗәләр белән аерылып торган бердәнбер орден. Нефтьчеләр арасында әлеге бүләккә Нәфис Афзалтдинов һәм Валентина Дорофеева лаек булалар.

Нәфис Әбелгата улы 40 елдан артык гомерен «Елховнефть» идарәсенә багышлый. Нәкъ биредә барлык бүләкләрне ала. Әмма коллективка ул 1966 елда гына килеп кушыла. Аның бригадасы планнарны һәрвакыт арттырып үти. Нефть чыгару объектларына рациональ хезмәт күрсәтеп, скважиналарның ремонтара эшләү чорын арттыра. Нәфис Әбелгата улы дистәләрчә яшь операторны әлеге һөнәргә өйрәтә.

Геройлар арасында иң яше - Александр Супонинский. РФ Герое дигән дәрәҗәле исем аңа 2000 елда бирелә. Россия Герое йолдызы Александр Анатольевич өчен бүләк кенә түгел, ә Шатой районында ятып калган 84 сугышчы турында истәлек тә.

2000 елның 29 февралендә 6 нчы рота Улус-Керт торак пунктыннан ерак түгел 7760 метр биеклектә, Аргун тарлавыгыннан юлны каплап, позицияләрне били. Хәлиткеч бәрелеш вакытында Александр Супонинский батырлык үрнәге күрсәтә, тезе каты яралануга һәм контузия алуга карамастан, сафта кала.

Дәваланганнан соң, 104 нче гвардия парашют-десант полкында хезмәтен дәвам итә. 2000 елның 3 августында запаска китә. Әлмәт нефть институтын тәмамлый. «Татнефть»нең куркынычсызлык хезмәтендә эшли. 2007 елның февралендә Әлмәтнең 16 нчы мәктәбенә Россия Герое Александр Супонинский исеме бирелә.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса