Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Казан утлары” журналы чыгарган кесә форматындагы китапны алырга теләүчеләр арта

“Казан утлары” журналы Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” китабын бастырды.

Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.


Без журналда чыккан иң кызыклы һәм укучы яратып укыган әсәрне кесә китабы форматында чыгарырга булдык. Беренче булып Нәбирә Гыйматдинованың „Уйламаган көнем юк“ повесте аерым китап булып чыкты. Социаль челтәрләрдә китап турында мәгълүмат таралгач ук, Татарстан районнарында яшәүче укучылардан күп шалтыратулар, заказлар килде”, — диде ул.


Баш мөхәррир кесә китабы форматының уңайлы, кесәгә дә сыярлык икәнен әйтте. Китап тышлыгындагы QR-кодны кулланып, фикерләшүгә дә күчәргә дә була икән. 


Китапның эчтәлегенә килгәндә, баш мөхәррир сүзләренчә, төп геройлар — хәзерге заман кешеләре.

Хәзерге заманда мәхәббәткә урын бармы, ул мәңгелек хисне укучы таный беләме сорауларына җавап эзләнә.


Кичә “Татар-информ” агентлыгы “Казан утлары” журналының яңа форматтагы китаплар чыгара башлавы турында хәбәр иткән иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса