Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар ТР Роспотребнадзор идарәсенә 5G вышкалар буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлаган

Республикада 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясе ел саен гражданнарның сизгерлеге аркасында ачыклана.

Татарстан халкы 5G вышкалары һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчыла, әмма борчылулар еш кына урынсыз, чөнки кәрәзле элемтәнең барлык станцияләре дә  урнаштыру алдыннан җентекле тикшерү уза. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.


Хәзер без бу өлкәдә мөрәҗәгатьләрнең артуны күзәтәбез. 5G буенча шуны әйтә алам, бүгенге көндә урнаштыру буенча бер генә документ та килешенмәгән. Аларның эксперименталь рәвештә урнаштырылганнары бар. Әлегә 5G вышкасы нурланышы күләме буенча норматив та юк", - дип билгеләп үтте ул.


Башка кәрәзле элемтә база станцияләрен урнаштыру кагыйдәләре дә бар, алар Роспотребнадзор рөхсәте белән генә урнаштырылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса