Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Ватан Геройлары көненә багышланган митинг булды

Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында «Татнефть» компаниясе профсоюз комитеты тарафыннан Ватан Геройлары көненә багышланган митинг оештырылды.

Тантаналы митингта "Татнефть" компаниясе профсоюзы рәисе Гомәр Яруллин, "Татнефть"  компаниясе профсоюзы рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдьяров, район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, профсоюз комитетлары, "Татнефть" компаниясе һәм "ТаграС" нефтесервис холдингы предприятиеләренең яшьләр комитетлары рәисләре катнашты.

"Татнефть" компаниясе ярдәме белән нефтьчеләр, төзүчеләр, завод хезмәткәрләре, табиблар, укытучыларыбызның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә яраткан шәһәребез төзелде. Чын геройларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә саклана. Безнең бурыч - аны буыннан-буынга тапшыру, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Роза Әфләтунова.

Митинг Геройлар аллеясына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Фото: ӘМР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса