Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәте гражданнарны кабул итәчәк

Аларга мөрәҗәгать итәргә теләгәннәр алдан (843) 236-41-80 телефоны аша языла ала.

16 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләгән кешеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса