Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сатучы балигъ булмаган үсмергә сыра саткан өчен җавапка тартылган

Шәһәр кибетләренең берсендә эшләүче сатучыга карата гаепләү карары чыгарылды.

Ул балигъ булмаган үсмергә сыра саткан. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды хәбәр итә.


Сатучы үз гаебен танып, үсмердән яшен һәм документларын сорамавын әйткән.


Җәмәгать судьясы карары белән ул административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа дәүләт кеременә 30 000 (утыз мең) сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләнде.


Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса