Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Ватан Геройларын котладылар

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата — сугыш кырларында үзләрен күрсәткән, тыныч тормышта батырлыклар кылган кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтү билгесе.

Әлмәтлеләр дә үз геройларын хөрмәтлиләр. Шәһәрдә Россия Герое Александр Супонинский яшәве белән горурланабыз.

Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, азәрбайҗан диаспорасы рәисе Фикрәт Бакиров бүген Социалистик Хезмәт Геройлары, аларның тол хатыннары белән очрашты. Котлаулар барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү шартларында узды.


Бу кешеләрнең батырлыгы, тугрылыгы һәм Ватан иминлеге өчен үз-үзләрен корбан итәргә әзерлеге аларның төп сыйфатлары булып тора.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса