«Татнефть» Хәйрия фонды «Рухият» программасының чираттагы уникаль басмасы дөнья күрде
Күренекле якташыбызга багышланган китап «Нефть сәнәгатьчесе Нәдер Уразмәтов һәм Татарстан нефте» дип атала.
Ни кызганыч, авторларның берсе - Татарстанның атказанган нефтьчесе, танылган уйлап табучы, республикабыз нефть төбәге тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән, «Әлмәтнефть» идарәсенең «Әлмәт энциклопедиясе» иҗат төркеме җитәкчесе Рафик Әмирханов яңа табадан төшкән басманы күрә алмады. Каты авыру быелның 9 ноябрендә аны арабыздан алып китте. Әлеге хезмәтне ул танылган туган якны өйрәнүче Илдус Габдуллин белән бергә башкарды. Ә басманың мөхәррире - каләмдәшебез, озак еллар компаниянең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибә тарату бүлегендә эшләгән София Гарифуллина.
Китапның үзенчәлеге шунда: тәүге тапкыр тарихның әле моңа кадәр өйрәнелмәгән битләре киң катлау укучылар алдында ачыла. Иң беренче чиратта, әлбәттә, якташыбыз, безнең якта гына түгел, Урал-Идел буе төбәгендә нефть эшенең чишмә башында торган Нәдер Уразмәтов турында мәгълүматлар. Зур гаилә башлыгы, тирә-юньдә олы хөрмәткә ия Нәдер Уразмәт җирле халык өчен гадәти булмаган матдәгә игътибар итеп кенә калмый, әлеге җир маеның пробаларын Петербургка - Берг-коллегиягә җибәрә. Императрицага юллаган хатында нефтьне җыярга, нефть кудыру заводлары төзергә рөхсәт бирүен үтенә һәм ризалыгын ала да. Әлеге китапта, тарихи документларга нигезләнеп, әлеге үзенчәлекле шәхеснең бәхетле дә, фаҗигале дә язмышы сурәтләнә. Заман белән бергә атлаган гына түгел, бик күпкә узып киткән Нәдер Уразмәт белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Нәкъ менә ул волостька нигез сала, соңыннан ул Нәдер волосте дип атала башлый.
Озак еллар буена Нәдер Уразмәтнең исеме дә, кылган гамәлләре дә бүгенге буын кешеләренә билгеле түгел иде. Без легендар шәхес турында печән эскертеннән энә эзләгән кебек, Россиянең төрле архивларында җентекләп мәгълүматлар туплаган Рафик Хаҗим улы Әмирханов аркасында белә алдык.
Китап язу бер хәл, аны бит әле дөньяга чыгарасы - нәшер итәсе дә бар. Хәзерге катлаулы вакытта «Татнефть» җитәкчелеге уникаль басманы укучылар хозурына тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде.
Наилә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа