Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изгелеккә киртәләр юк

Салкын һава торышына һәм пандемиянең «котыруына» карамастан, нефтьчеләр шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды.

«Игелек бүләк ит» фонды волонтерлары челләдә дә, суыкта да үзенчәлекле балаларны сөендерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйлар.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан менә инде унынчы ел рәттән Игелек фестивале үткәрелә. Дөрес, бу юлы аның форматы бераз үзгәрде: чараны ике өлешкә бүлделәр.

Бер ай элек «Минем Әлмәтем» темасына рәсем һәм кул эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның да үзләрен чын рәссам итеп тою мөмкинлеге барлыкка килде. Оештыручыларга барлыгы 268 эш керде. Алар барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Бүләк җыелмаларын аларга битараф булмаган эшмәкәрләр һәм шәһәребез хәйриячеләре әзерләде.

Шәһәребезнең бер яшүсмерләр клубында узган рәсем эшләре күргәзмәсе Игелек фестиваленең беренче өлеше иде. Икенчесе Әлмәтнең сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе территориясендә узды. Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, театральләштерелгән тамаша урамда үткәрелде. Уку йортында тәрбияләнүчеләр андагы манзараны бинадан торып, тәрәзә аша гына күзәттеләр.

Балаларга иң элек кышкы сезонны ачып җибәргән «Легкие крылья» урам театрының беренче тапкыр тамашачылар белән турыдан-туры аралашмыйча үткәргән куелышы тәкъдим ителде. «Радужка» курчак театры артистлары, Әлмәт музыка көллияте студентлары, әкият җәнлекләре һәм мультфильм персонажлары булып киенгән аниматорлар чыгышлары да балаларның йөзләрендә елмаю уятты. Һичсүзсез, тамашадан Кыш Бабай белән Кар кызы да читтә калмады.

- Без бәйрәм ясарга теләдек. Һәм моңа ирештек дип уйлыйм, балалар да канәгать калды. Минемчә, тәрәзәдән генә булса да, мондый тамашаны күрү - зур бәхет. Безгә ярдәм итүчеләрнең барысына да бик зур рәхмәт. Бергә булганда без көчле! - дип йомгак ясады «Игелек бүләк ит» фонды директоры Гөлнара Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса