Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ришвәтчелек киң таралган өлкәләрне атадылар

Торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм медицина республикада ришвәтчелек киң таралган өлкәләр дип табылды.

 «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек бүлеге башлыгы Дмитрий Козлов әйткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары мөдирләре ришвәтчелектә берничә мәртәбә тотылган. Кагыйдә буларак, алар акча өчен баланы бакчага урнаштырырга вәгъдә итәләр.

«Күрәсең, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күреп бетерми торган юллары бар», — диде Дмитрий Козлов.

Шулай ук университет укытучылары һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ришвәтчелектә тотыла.

«Хәрби комиссариатларга килгәндә исә, аларда үз хезмәтләрен тәкъдим итә торган арадашчылар, төркемнәр эшли», — диде Козлов.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса