Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлегә – 100 яшь!

Әлмәттә яшәүче тыл хезмәтчәне Пелагея Гурченкова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Әлмәт районындагы социаль яклау идарәсе башлыгы Кадрия Гыйматдинова, район Мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Беляева Пелагея Ивановнаны котладылар һәм Россия Президенты Владимир Путинның һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


Пелагея Гурченкова 1920 елның 30 ноябрендә Воронеж өлкәсенең Түбән Мамун авылында туган, шунда ук 7 нче сыйныфны тәмамлаган. 17 яше тулгач, абыйсы янына Куйбышев хәрби частена китә, анда гарнизон каршында телефонист булып эшли.
Хәрби частьта хезмәт итеп, 1939 елда Пелагея Ивановна булачак ирен –энесенең дустын каршы ала һәм аңа кияүгә чыга. Алар төрле гарнизоннарда яшиләр, ире эчке эшләр халык комиссариатында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы елларында Гурченковлар гаиләсе фронт сызыгыннан 15 чакрым ераклыкта яши. Пелагея Ивановна гарнизонның башка хатын-кызлары белән бергә фронт солдатлары өчен бияләйләр тегә. 1953 елда аның тормыш иптәше Әлмәткә җибәрелә. Пелагея Ивановна кино челтәрендә кассир булып эшли башлый.


Алар ире белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Юбиляр белән янәшә ике кызы, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса