Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Нихәл, балам» диюләре олы бәхет

Әни! Никадәр җылылык, яктылык, рәхәтлек, наз бу сүздә. «Җәннәт аналарның аяк астында» дигән хәдис күпне сөйли.

Ул сине тугыз ай буе күкрәк астында күтәрүче, авыр газаплар эчендә якты дөньяга китерүче, җан җылысын биреп, күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып сине үстерүче, кулыңнан тотып йөрергә өйрәтүче, ана телендә әйткән беренче сүзеңә куанучы.

Борчуларны бүлешергә, шатлыкларыңны уртаклашырга, «Нихәл, балам» дип хәлеңне сорарга, кайтканыңны күреп, капка төбенә кадәр чыгып каршы алырга, күзләреңә карап җаныңны аңларга әни кирәк. Әниләр бу дөньядан китсәләр дә, күңелдән китмиләр. Алар гел безнең белән. Безнең бүгенге геройларыбыз әниләре турында ниләр уйлый икән?

 

Резеда ЛАСКОВА, филология фәннәре кандидаты:

- Әнием Сәрия искиткеч эчкерсез, ачык холыклы кеше. Башкалар белән уртак телне тиз таба. Кешеләр аңа тартыла, чөнки ул һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер. Әни ачу саклый белми. Чын татар хатыннары кебек, ничек кенә үпкәләсә дә, күңеленә никадәр авыр булса да, аны тышка чыгармый. Әни кулы тигән гөлләр матуррак, җәелебрәк үсә, шаулап чәчәк ата. Әни безне татар җанлы итеп тәрбияләде. Татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерүгә дә, аннары татар әдәбиятыннан диссертация яклауга да шул китап укуларның йогынтысы зур булгандыр, күрәсең.

 

Зинаида ЗАХАРОВА, язучы:

- Безнең әнинең талканы коры иде, бик таләпчән кеше. Ә мин шук булдым. Мәктәптә бик яхшы укыдым. Әни җыелышлардан шатланып кайта иде. Әти йомшак күңелле булса да, ярамаганны эшләгәндә әни безне «Әтиегез белсә...» дип куркыта иде. Әнигә 86 яшь тулды. Шөкер, үз-үзен карый. Җәй көне бакчада казынырга ярата. Иң яратканы да бакча. Ташчы булып эшләп пенсиягә чыкты. Авыр эшләрдә чыныккангадыр, бирешми.

 

Рафик ТАҺИРОВ, ТРның халык артисты:

- Әнием Рәйсә бөтен гомерен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган кеше. Сугыштан соң Мамадыш педагогия училищесын, аннан Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Гомере буе Кукмара районы Арбаш мәктәбендә физика-математика укытучысы, завуч, директор булып эшләде. Безне эш, уку белән тәрбияләде. Абруе бик зур иде. Ул атаклы Мөхлисә Бубиның асрамага алган кызы Наҗия оныгы. Өйдә ярату, җылылык, ә мәктәптә катгый, кырыс иде. Гомер буе китап укыды, үз белемен күтәрү өстендә эшләде. Бүгенге көндә безгә дин гыйлемен төшендерергә тырыша. Дингә бүгенге заман күзлегеннән чыгып карый. Әнинең оныкларына тәэсире нык булды. Бөтен онык аның тәрбиясендә үсте. Бүген дә безнең иманлы булуыбыз өчен тырышып яши.

Миңзифа ӘХМӘТШИНА, язучы:

- И, газиз җаным! Син еламаска өйрәттең. Түзәргә, сабыр булырга кирәклеген кечкенәдән күңелгә сеңдердең. Гел җырлап йөри идең. «Әни, нигә син гел җырлап йөрисең?» - дип сорагач: «И, кызым, җырламасаң, уйлата бит, уйламас өчен дә җырлый торганмындыр инде!» - дип әйтә идең. Безнең өйдә каты куллы, кырыс сүзле син идең, Әни. Тормышта авыр хәлләр килеп чыкканда да тыныч кына үткәреп җибәрергә син өйрәттең. Мең рәхмәт сиңа! Урының җәннәттә булсын!

 

Нәфисә САБИРҖАНОВА, шагыйрә:

- Минем әнкәй Әхәт мулланың бердәнбер кызы. Әнкәйгә Ходай матурлыкны мулдан бирә: зифа гәүдәле, түгәрәк йөзле, зәңгәр күзле, озын кара чәчле иде ул. Аңа үсмер чагында ук гармун, тегү машинасы алып бирәләр. Колхоз эшеннән тыш, әнкәй үзенең дүрт баласына, әткәйгә, туганнарына гына түгел, бөтен тирә-яктагы авыл кешеләренә киемнәр текте. Без апаларым белән Сабантуйларда әнкәй теккән күлмәкләрдән иң матурлары булып йөри идек. Әнкәйнең саратский яшел гармунда өздереп уйнавы, шигъри юллар, әйтемнәр белән кызык итеп җавап бирүләре хәтердә. Әнкәй горур, артык күп сөйләшми, кирәген генә өздереп әйтә, иркәләп-назлап маташмый, әмма яхшы эш эшләсәң, мактарга онытмый торган иде. Ачуы чыкса, кычкырмый, зур зәңгәр күзләрен тагын да зуррак ачып бер генә карый. Бүгенге хатирәләрем аның рухына дога булып барсын.

 

Лилия һәм Резеда ФӘРХЕТДИНОВАЛАР, балалар язучылары:

- Ике балалар язучысы үстергән әниебез бала чагыннан ук әдәбият, мәдәният белән кызыксынган, зур шәхесләр күреп үскән. Кечкенәдән үк дүртәүләп театрларга йөрү дисеңме, һәр кичне бергә-бергә кычкырып китап, газета-журналлар уку дисеңме, барысы да туган телебезгә мәхәббәт, әдәбият белән кызыксыну уятуга юнәлгән иде. Әниебез безнең кечкенә уңышыбызга да шатланып яшәде. Ул аз сүзле, бер кычкырмас, ачуланмас, ләкин аның карашы... Бер шелтәләп карап куйса, шунда ук үзеңнең хата җибәргәнеңне тоеп аласың. Ул бик сабыр, түзем кеше иде. Нинди генә бәхетле чагында да әниебез шаркылдап көлмәс, татар хатыннарына гына хас булганча тыйнак итеп елмаер иде.

 

Альбина ШӘЙДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы:

- Минем әни фельдмаршал сыман - безнең белән командалар биреп кенә яши. Чөнки шунсыз ике профессорны үстереп булмый. Хезмәт юлын чәчтараш булып башлаган. Мин тугач кына АГНИның кичке бүлегенә укырга кергән. Нефть өлкәсендә фәнни оешмада эшләде. Бәйрәм уңаеннан бөтен әниләргә дә шундый теләк әйтәсем килә. Дөньяда өч матур әйбер бар, диләр: иртән кояш чыгу, чабып баручы ат һәм әни кеше баласын имезгән вакыт. Балаларының «чаба торган» юллары тигез булсын, һәр көнне кояш чыккан кебек балаларына уңышлар юлдаш булсын һәм һәр ана үз баласын имезгәндә теләгән изге теләкләр әниләрнең үзләренә кайтсын, язмыш аларга мәрхәмәтле булсын.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса