Янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар ярдәмендә 103 кеше котылган
2016 елдан башлап республика буенча 49 җайланманың янгын турында хәбәр итү очрагы теркәлгән.
Мондый җайланма ярдәмендә Алексеевск районында яшәүчеләрнең дә фаҗигадән котылып калуы билгеле. Аның тавышын ишетеп, 14 яшьлек яшүсмер янгыннан өч энесен коткарган.
Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа