Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Россиядә тиңдәше булмаган бердәнбер үзәк ачыла

Якын араларда Әлмәттә «Татнефть» тарафыннан бөтен нефть төбәгендә яшәүчеләр өчен төзелгән Иҗтимагый үзәк үз ишекләрен ачачак.

Бу - бөтен Россия территориясендә беренче һәм тиңдәше булмаган бердәнбер күпфункцияле комплекс. Без әлеге биналар комплексының үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләре хакында «Арканика» архитектура остаханәсе җитәкчесе, объектның генераль проектлаучысы Никита Выходцев белән сөйләштек. Ул ассызыклаганча, аларның эшендә иң мөһиме - заказчы һәм проектлаучының җайга салынып, бердәм эшләве.

- Проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен «Татнефть»кә һәм шәхсән Наил Магановка зур рәхмәт, - дип билгеләп үтте Никита Выходцев. - Шуны төгәл әйтә алам: илебезнең бер генә шәһәрендә дә мондый ансамбль юк. Бу проект бизнес, башка моношәһәрләр өчен үрнәк һәм кешеләр өчен төзергә мөмкин һәм кирәк тә булуын аңларга ярдәм итүче сигнал буларак хезмәт итәр дип ышанам. Дөрес, монда чыгымнарның тиз акланачагына өметләнергә кирәкми, әмма иң мөһиме, бу - киләчәккә инвестицияләр. Нефтьчеләрнең моны яхшы аңлавына шатланып бетә алмыйм.

Ленин урамы, билгеле булганча, шәһәрнең үзәк урамы. Әмма заманча күзлектән чыгып бәяләгәндә, соңгы вакытка кадәр Әлмәтнең нефтьчеләр каласы булуына басым ясалган, төрле яшьтәге һәм төрле социаль хәлдәге кешеләрне үзенә тартып торырдай үзенчәлекле үзәге юк иде. Европада бу, гадәттә, шәһәр үзидарәсе биләмәләре булса, Әлмәттә бизнес-мәйдан булачак. Һәм бу шулай булырга тиеш тә: шәһәр нәкъ менә нефть бәрабәренә яши һәм шуның ярдәмендә үсә.

Бер яктан, бу «Татнефть»нең кара төстәге биналары - алар дөнья нефть базарында көндәшлеккә сәләтле компаниянең җитди абруен гәүдәләндерә, ә алар янында - шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан урынына әйләнә баручы парк. Парк зонасы булу һәм җир өсте автостоянкасы (баксаң, ансыз тагын да яхшы икән) булмау аркасында инде хәзердән үк биредә кешеләр шактый күп йөри. Һәм, әлбәттә, Иҗтимагый үзәк. Анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табардай урыннар: музей, «Альметрика» фәнни-техник үзәге, лингвистик үзәк (үзе үк ачыклык һәм яңа уңышка омтылыш символы), китап кибетләре һәм кафелар булачак. Соңгысында хәтта мәктәп укучылары да камыр ризыгы белән чәй эчә һәм шунда ук, әйтик, өй эшләрен эшли алачак.

«Татнефть» элеккеге универмаг бинасын гадәттәгечә реконструкцияләү белән генә чикләнмәскә карар итә. Никита Выходцев сүзләренә караганда, баштагы халәтендә ул җәелеп киткән коймакка охшаган була һәм гомуми композициягә тәңгәл килми.

Моннан тыш, өстәмә катлар мәйданнарны киңәйтергә һәм биредә, мисалга, универсаль концерт залы һәм шәһәрнең матур күренешләре белән хозурланырга мөмкин булган ресторан урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Гомумән, универмаг бинасын реконструкцияләү гаять катлаулы бурыч булып чыга. Ул 6 метрга 6 метр адымлы эчке колонналар кулланыла торган сове заманындагы типовой проект буенча төзелгән. Бу фактны үзгәртү яки төзәтү мөмкин булмый: шуңа җайлашырга, шулай ук нигезне ныгытуга күп көч куярга туры килә. Шулай итеп, Иҗтимагый үзәк инде булган бинаны реконструкцияләү нәтиҗәсендә генә барлыкка килми, ә бөтен яклап диярлек өр-яңа корылма булып тора.

- Архитектура субъектив, - дип фикер йөртә Никита Выходцев, - гәрчә матурлык законнары кебегрәк төшенчә яшәп килсә дә. Ышаныгыз, без үз амбицияләребезгә генә таянып эш итмәдек. Дөньяның теләсә кайсы почмагында кешеләргә кояш баешы яки табигый яшәү мохитындагы җәнлекләр ошый - чөнки болар барысы да тормышка максималь дәрәҗәдә якын. Урбанистикада исә биналар шәһәр мохитының бер өлеше булырга тиеш. Безнең команда һәм «Татнефть» шулай эшләргә тырышты да. Шушы вакыт эчендә без Әлмәтне яратып өлгердек, ул тормышыбызның бер өлешенә әверелде. Барыгызга да рәхмәт.

Сүз уңаенда

«Татнефть» компаниясенең административ кластерын реконструкцияләү проекты абруйлы «Проект Россия» журналы версиясе буенча «Редевелопментның иң яхшы проектлары» исемлегенә кергән.

Рәмис ӘМИНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса