Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мошенниклар корбаны булмас өчен паспортны 3-4 ел саен алыштырырга кирәк

Кешеләрнең паспорт мәгълүматлары ярдәмендә аферист зур күләмдәге мәгълүматлардан (фатир, машина, җир кишәрлекләре; кредит, штраф, бурычлар) файдалану мөмкинлегенә ия була.

Телефон номеры ярдәмендә мошенниклар аның хуҗасының паспорт белешмәсен, исемен, фамилиясен белә ала. Ә бу мәгълүматны белгәч, хуҗаның транспорт чарасы, күчемсез милке барлыгын да ачыкларга мөмкин.  Моны «Прайм» агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.

Гражданнар турындагы мәгълүмат базасының күп өлешенең ачык булуы мошенникларның эшен җиңеләйтә. Шәхси мәгълүматлар куркыныч астында икәнлеген аңлатты эксперт.  Законсыз рәвештә шәхси мәгълүматларның кулланылуына каршы дәүләт органнары күптән көрәшә. Барлык системалар һәм хезмәтләр санын системага салучы иминлек кагыйдәләре эшләнгән. Әмма контрольдә мәгълүматларның саклануы гына тотыла. Мошенниклар моннан бик оста файдалана икән.

«Теориядә әле һаман да шундый очраклар билгеле: телефон номеры буенча сим-картаны теркәгән вакытта күрсәтелгән паспорт мәгълүматларын һәм хуҗаның исем-фамилиясен билгеләргә мөмкин», — дип белдерде эксперт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса