Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 500 яңа электрон юл йөрү билеты сатуга чыкты

Юл йөрү билетларын автовокзал кассасында һәм шәһәрнең биш почта бүлекчәсендә сатып алырга мөмкин.

Юл йөрү билетлары ике төрле, икесен дә автобусларда һәм троллейбусларда кулланырга була. Аена 1300 сумга 65 тапкыр йөрергә мөмкин, ул чакта бер юл бәясе 20 сум тәшкил итәчәк. Ничә тапкыр йөргәнне шәхси кабинетта карап барырга була.

1900 сумга чикләнмәгән күләмдә йөрергә була. Исегезгә төшерәбез, яңа юл йөрү билетлары 1 ноябрьдән бәяләр артуга бәйле рәвештә гамәлгә керде. 1 тапкыр йөрү хәзер 25 сум торачак.

Ташламалы категориягә ия булган 41 меңнән артык кеше гадәттәгечә бердәм социаль билетлар сатып ала ала. Ташламалы юл йөрү билеты 505 сум тора, күпбалалы һәм ятим балалар өчен ул 307 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: автобус троллейбус билет